Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин - татар»: Әнвәр Нургалиев үзен «башкорт мишәре» дип атауны провокация дип бәяләде

news_top_970_100
«Мин - татар»: Әнвәр Нургалиев үзен «башкорт мишәре» дип атауны провокация дип бәяләде
"Татар-информ" архивы

 

«Без башкортлар» хәрәкәте лидеры Радик Бәхтиев социаль челтәрләрдә җырчы Әнвәр Нургалиев турында пост урнаштырган. Ул җырчының үзенә сылтама белән аны «Башкорт мишәре» дип атый. 

 «Мин Альшәй егете, башҡалам минем Уфа, мин башҡорт мишаре» - дип, ғорурланып әйтә Әнвәр Нургалиев», - дип сөенә Радик Бәхтиев әлеге видеоны шәрехләп. Чынлыкта, видео нибары дүрт секунд дәвам итә һәм аның контексттан кисеп алынганлыгы, «башкорт мишәре» дигән сүзгә басым ясау максатыннан гына кулланылганлыгы көн кебек ачык. Җырчының бу сүзтезмәгә нинди мәгънә салганлыгын сиздермәү максатыннан, шушы өзек кенә кисеп алынган.

Радик Бәхтиев җанисәп вакытында Башкортстанда яшәүче татарларны «төньяк-көнбатыш башкортлар» дип агитация алып баруы белән билгеле кеше, Бөтендөнья башкорт корылтае хезмәткәре. Җанисәп вакытында Башкортстандагы татарлардан мишәрләрне аерым милләт итеп аерып чыгару максатыннан актив эш алып барылды, Балтач районында мишәр үзәге дә ачтылар, халыкны мишәр булып язылырга өндәделәр, мишәр һәм татарлар бөтенләй икесе ике халык дип пропаганда алып бардылар, татарҗырчыларына концертлар кую да ярамады. Татар кешеләрен башкорт дип турыдан-туры атый алмагач, төрле төшенчәләр дә кертергә тырыштылар, хәтта «урман башкорты» дигән көлкелесе дә булды. «Мишәр башкорты» дигәне әле булганы юк иде шикелле.

Радик Бәхтиевнең ВКонтактедагы аккаунтыннан скриншот

Фото: © https://vk.com/id33586397

Әнвәр Нургалиев: «Мин татар һәм татар булып калачакмын»

Һәрвакыт үзенең татар икәнлеген искәртеп торучы Әнвәр Нургалиевнең кисәк кенә үзен дөньяда булмаган милләт вәкиле – «башкорт мишәре» дип атавы гаҗәп тоелды. Җырчыга әлеге сүзләргә ачыклык кертүен сорап шалтыраттык. Әнвәр Нургалиев әлеге видеоны провокация дип атады һәм үзенең һәрвакыт татар булуын һәм татар булып калачагын әйтте.

«Башкорт мишәре» дигән сүзем үземә күрә бер шаярту иде. Бу җөмләне безнекеләр эләктереп алган инде, хәзер шуны сөйлиләр, шул теманы болгаталар. Мин һәрвакыт татар булдым һәм татар булып калачакмын!

Мин әлеге видеоның кайсы елгы видео икәнен дә хәтерләмим, пандемиягә хәтле булырга тиеш. Мишәрләр күп яши торган Нижгар, бәлки Нурлат якларыдыр. Халыкны якын итеп: «О, мин дә мишәр, Башкортстан мишәре» дип әйтәсем килгән иде. Башкортстан татары дигән кебек. Шундый контекстта аңларга кирәк.

Милләтчеләр интернетта тарата бит шул видеоны.

Кайсы пабликта чыккан ул? Миңа җибәрегез әле. Беркөнне Перьмдә дә: «Сез башкорт мишәре дип саныйсызмы үзегезне?» - дип сорадылар. «Юк, мин – татар, сәхнәдә шаярып әйткән сүз ул», - дидем.

Мин гомумән аңламыйм, аларга әлеге теманы куертыр өчен ризык кирәкме соң? Әтием, әнием татар, авылыбыз чиста татар авылы. Кеше татар икән – татар була, башкорт икән – башкорт.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Видеоны кискәннәрдер. Менә концерт вакытында Фирдүс тә кычкыра бит «Мишәрләр, алга» дип. Мин дә кешене якын итеп «мин мишәр» дип сөйләшәм инде. Дөресен әйткәндә, мин мишәр диалекты бар икәнен дә бер ун ел элек кенә белдем. Шаяртуны шулай җитди итеп кабул итәргә кешенең эрудициясе җитмиме соң?

Безгә шаяртырга да ярамыйдыр инде. Концерт вакытында без кайвакыт уйлап чыгарылган әйберләр дә сөйлибез бит. Аларны да чын итеп языгыз инде алайса.

Авызымны  тутырып әйтә алам - мин татар булдым һәм татар булып калачакмын. Бөтен концертларым татар телендә, мин бит башка телдә сөйләшмим. Минем әти-әнием гомерләре буе татар булып яшәделәр, татар булып җирләнделәр. Тел әни сөте белән бирелә кешегә. Әни һәм тел – аерылмас төшенчәләр.

Бу сезгә шалтыратып, аклану түгел, әмма флаг күтәреп, кычкырып йөрмәсәм дә, концертларым, җырларым белән милләтем үсешенә өлеш кертәм дип саныйм үземне.

Мин һәр милләтне хөрмәт итәм. Мин һәр милләткә дә тигез карыйм. Һәрберсе үзенчәлекле. Чуваш, рус милләтеннән булган якын дусларым бик күп. Ярты Башкортстан белән аралашам. Мин барысын да тигез күрәм, барыбыз да Алла бәндәләре, - диде Әнвәр Нургалиев.

Илдар Габдрафыйков: «Милләтчеләр генә күпертә бу проблеманы, үзләренең йөзен күрсәтә»

Бу турыда Тарих фәннәре кандидаты, Уфаның Р.Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтының этнополитология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Илдар Габдрафыйковның фикерен сорадык. Аның сүзләренчә, Әнвәр Нургалиевны «башкорт мишәре» дип атау бары тик башкорт милләтчеләренә генә кирәк.

Әнвәр Нургалиев үзенең Башкортстанда яшәүче мишәр икәнен әйтергә теләгән. Башкорт дигәннән генә бернәрсә дә үзгәрми бит. Милли аң да үзгәрми. Менә безгә дә Казанга кунакка килгәч, «сез башкортлар» дип әйтәләр. Образлы сүз генә бит инде ул. Татар инде ул Әнвәр Нургалиев, нинди башкорт булсын?!

Бу видеоны чыгару – сүз юктан сүз булсын дип сөйләү, кычытмаган җирне кашу. Хәзер дөньяда икенче мәсьәләләр күп. Мишәрме, типтәрме, башкортмы - барыбызга да тату яшәргә кирәк. Барыбызның да проблемалары уртак - ничек көн күрергә, балалар үстерергә, киендерергә, аларны башлы-күзле итәргә. Юктан проблема уйлап чыгаралар.

Без барыбыз да белемле, культуралы кешеләр – болардан өстен булырга тиеш. Милләтчеләр генә күпертә бу проблеманы, үзләренең йөзен күрсәтә. Аларга барысы да татарлар башкортның дошманы булып күренә. Милләтчеләргә милли теманы куертырга кирәк. Ләкин башкортка да, татарга да кирәкми ул, - диде галим.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 18 июль 2022
    Исемсез
    Башкортлар цепляются за любую возможность, үзләренең горурланыр әйберләре юкмы соң... Бигрәк мескенлек инде бу.
  • 14 июль 2022
    Исемсез
    Үз сүзе бит, башта ирәеп сөйлиләр дә, аннан койрыкларын боралар. Сәхнәгә менгәч, авыз нәрсә әйткәнне колак ишетергә тиеш.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100