Беренче тапкыр үткәрелгән «Туган тел» форумы тәмам: 5 укытучы фикере
Беренче тапкыр үткәрелгән Бөтенроссия «Туган тел» форумының пленар утырышы узды. Пленар утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты. «Интертат» трибунадан чыгыш ясаган 5 укытучының фикерләрен тәкъдим итә.
«Туган тел укытучысы оптимист булса иде»
Казанның Яңа Савин районындагы татар телендә белем бирүче 13нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе Алинә Шәгәрәева чыгышыннан өзекләр:
Туган тел укытучысы оптимист булса иде. Татар теле укытучысына җәмгыять тарафыннан таләпләр дә, игътибар да зур. Аеруча журналист халкы «татар теле бетә», «татар теле укытучысының дәрәҗәсе төшә», «туган телне укытуда проблемалар бихисап» дип яңгыратырга оста. Бу – пессимистик караш. Туган тел укытучысының абруе үзебездән тора. Татар телен югары дәрәҗәдә укыту өчен бездә бөтен шартлар да бар. Монда мескенләнеп утырырга кирәкми;
Укучылар да хәзер күпне белә. Алар белгәнне укытучы белмәсә, замана белән атламаса, укучыга кызык булмый.
Бүгенге көндә туган тел белән бәйле күп кенә чаралар еш кына милли кием кию, калфак чигү һәм бишек яисә сандык күрсәтүгә кайтып кала. Әлбәттә, аларны белү кирәк. Безнең төп бурыч укучыларда хәзерге тиз үзгәрүчән дөнья шартларында уңышлы яшәү һәм эшләү өчен актуаль булган сыйфат һәм күнекмәләр формалаштыру булырга тиеш;
Без глобаль мөмкинлекләр чорында яшибез. Туган тел укытучысы да, шушы шартларга яраклашып, үз һөнәрендә алдынгылар сафында булырга тиеш. Тәнәфес вакытында укучыны кызыксындырган темага берничә минут әңгәмә кора алсаң – шәп. Укытучының бу сыйфатын укучылар якын итә. Бу сыйфат һәр укучы белән уртак тел табарга мөмкинлек бирә. Үз эшенең фанаты булган укытучы мәктәпкә дәрес үткәрү өчен генә килми. Ул һәркөнне биредә балалар белән бергә яши һәр вакыйганы үз күңеле аша үткәрә.
«Татар балаларына татарча дин мәдәниятен өйрәтү өстәмә татар теле дәресе булып торыр иде»
Чувашия Республикасы Комсомол муниципаль округы Тукай авылы мәхәлләсе имам-хатыйбы, «Мәхәллә йорты» мөдире Наил Ямалетдинов:
Россиянең барлык мәктәпләрендә 4нче классларда закон буенча «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» дигән дәүләт фәне укытыла. Мәктәптә татар телен сайлап алып булган кебек, бу фәннән дә сайлап алып була. Теләгәне – православие, теләгәне – будда, теләгәне ислам нигезләре дигәнне сайлап ала. Ислам мәдәнияте буенча федераль белем стандартларында расланган яхшы гына китап бар, әмма ул рус телендә.
Чит төбәкләрдә бу – бигрәк тә мөһим мәсьәлә. Югыйсә, балалар пәйгамбәрне – «пророк», иманны – «вера» дип өйрәнәчәк, башка төшенчәләрне дә чит телдә кабул итәчәк. Моны без генә булдыра алмыйбыз, бу – дәүләт эше. Бу фән татар балаларына татарча укытылсын иде. Татар балаларына татарча дин мәдәниятен өйрәтү өстәмә татар теле дәресе булып торыр иде. Татарстан, федераль органнар белән бергәләшеп, мондый дәреслекне федераль исемлеккә кертсә, бик яхшы булыр иде.
«Татар теле һәм әдәбияты бүлекләрен саклау, студентлар җыю югары уку йорты укытучыларының шәхси эшенә әверелеп бара»
Уфа фән һәм технология университеты Стәрлетамак филиалының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Илсур Мансуров:
Милли бүлекләрдә укырга теләүчеләр элеккеге еллардагы кебек түгел. Төркемнәрне җыю кыенлык белән бара. Моның өчен укытучылардан зур тырышлык сорала. Төбәк укытучыларына фәнни-методик ярдәм күрсәтелә, бәйгеләр оештырабыз, студентларны фәнни-иҗади яктан үстерәбез, имидж өчен төрле заманча чаралар оештырабыз, әмма абитуриентлар чират тормый. Безнең татар теле һәм әдәбияты бүлекләрен саклау, студентлар җыю югары уку йорты укытучыларының шәхси эшенә әверелеп бара. Кайвакыт милли мәсьәләләр белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмалар да, җирле җитәкчеләр дә бу мәсьәләдән читләшә.
Татар теле укытучылары, милли хәрәкәт вәкилләре, югары уку йортлары сезнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Киләчәк буын туган тел укытучыларын әзерләүдә бергәләп эшләү бик мөһим.
«Безгә Татарстан ярдәмен, кайгыртуын тою бик кирәк»
Төмән шәһәренең 52нче гомуми урта белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе Халидә Кирамова:
Мондый чаралар безгә бик кирәк, алар безгә көч, ышаныч бирә. Без ул ышанычны аклар өчен бөтен мөмкинлекләрне кулланабыз. Төбәкләрдә татар телен, әдәбиятын укыту, телне саклау, нигездә, гомерен шушы эшкә багышлаган ана теле укытучыларыннан тора. Безгә Татарстан ярдәмен, кайгыртуын тою бик кирәк. Чит төбәкләрдә яшәсәк тә, без бергә һәм бердәм булып яшибез.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Казан нәшриятларында бастырылган һәм федераль исемлеккә кергән дәреслекләрне кулланабыз. Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәм итеп тора.
«Туган телне саклауны татар теле укытучысына гына йөкләү – зур хата»
Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе рәисе, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты Рузилә Фәттахова:
– Туган тел укытучысы хезмәте күпкырлы, аннан энергия һәм ихтыяр көче таләп итә, шуңа күрә бу җаваплы эштә татар теле укытучысына һәр яктан ярдәм кирәк. Туган телне саклауны аңа гына йөкләп калдыру – зур хата. Бу юнәлештә, беренче чиратта, без ата-ана ярдәменә таянырга тиеш. Федераль закон нигезендә, әти-әниләр туган телләрне сайлау хокукына ия. Ата-аналар белән тиешле аңлату-агарту эшләрен оештыру аеруча игътибарны сорый.
Туган телне кадерләп саклау, аның сафлыгы өчен көрәшү эше нигездә ана теле укытучыларына йөкләнә. Татарстанда, Россия төбәкләрендә хезмәт итүче мөгаллимнәр эшчәнлеге татар телен, әдәбиятын предмет буларак укыту белән генә чикләнми. Татар теле укытучылары балаларга милли тәрбия бирүче, халкыбыз мирасын киләчәк буынга тапшыручы төп шәхес булып тора. Бу юнәлештә зур эш башкарыла.