«Бер йодрык булып тупланырбыз»: Казанда шигырь бәйрәме
Казанда Шигырь бәйрәме 57нче тапкыр узды.
Казандагы Шигырь бәйрәменә — Тукай һәйкәле янындагы урындыкларга иң беренчеләрдән булып Гәрәй Рәхим килеп утырган иде. Кырлайга барып йөрмәгән, күрәсең.
Мәйдан әле буш иде. Бер почмакта палатка корылып китап сәүдәсе көйләнгән. Палатка тирәсендә Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин йөреп тора. «Икедә генә башлана диделәр. Без ул вакытка калабызмыни инде?! Без иртә килдек», диде ул, горурланып. Палатка янында Марсель Галиев китаплар карап тора иде.
— Тукай премиясе лауреатларын монда игълан итәләрме? — дип сорадым бер коллегамнан.
— Монда да итәләр, Кырлайда да иттеләр, кич тә итәләр, — диде ул.
Шактый җилле көн. Салкын. Сәхнә тирәсенә берәм-берәм Эльмира Шәрифуллина, Нәбирә Гыйматдинова, Рәдиф Гаташ, Камил Кәримовлар килеп басты. Мәйданга халык җыелды.
«Ничек бассаң, дөрес булыр икән? Тукайга карап бассаң, халыкка арт кую була, халыкка карап бассаң, Тукайга арт белән торган кебек. Иң артка барып бассаң гына инде…»
Менә быелгы Тукай премиясе лауреаты Факил Сафин да күренде. Йөзендә елмаю гына түгел, нур балкый. Тукай премиясе алган көннәрдә нур иңә язучы йөзенә.
«Бу бөтен Чаллы язучылары өчен мәртәбә инде. Мин бит үземне мактанып куючылардан түгел. Мине Чаллы язучылары мәҗбүр итәләр. Югыйсә, ярты миллионнан артык халкы булган Чаллыда бер Тукай премиясе лауреаты да юк иде. Бездә лаеклылар бар бит инде ул. Мине төрткәли башладылар да, менә шундый хәл килеп чыкты. Минемчә, нормально гына килеп чыкты. Бездә лаеклылар бик күп, шулар арасында мин дә булганмын икән — бик хуп», — диде ул.
ххх
Шигырь бәйрәме бөтен шартын китереп оештырылган иде. Балалардан башланды. Алар «Пар ат» ны җырлады, шигырьләр сөйләде. Алып баручылар Резеда Гобәева белән Рифат Сәлах һәр елдагыча быел да бөек шагыйребез Тукай һәйкәле янында җыйналуыбызны искәртеп үттеләр. «Бу мәйдан халкыбыз өчен аеруча якын. Чөнки монда ел саен Тукай кайта», диде Рифат Сәлах, сценарийны укып.
Программа буенча, Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды. «Кызым, бир әле чәчәгеңнең берсен. Мин дә салыйм», дип дәште бер абзый. Өчесен дә бирдем — салсын.
«Шәригать буенча хатын-кыздан алдан йөрергә кирәк», дип сөйләшеп калды һәйкәл янына чәчәкләр куярга чират көткән ике ир-ат.
Микрофон алдына шактый арганлыгы сизелсә дә, көр күренергә тырышкан халык шагыйре, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла чыкты.
«Бүген бөек, газиз шагыйребезнең туган көне. Ул 100 елдан артык татар милләтен туплап тора. Иншалла, киләчәктә дә шулай булыр, — диде Ркаил Зәйдулла рәислек вазифасын башкарып һәм, трибун шагыйрь образына кереп, шигырь укыды.
«...Язгы ташу булып кузгалырбыз,
Бер йодрык булып тупланырбыз.
Без бергә дип, бергә, иңгә-иң».
Тукай премиясе лауреатларын ТР Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев игълан итте.
«Санкт-Петербург, Мәскәү, Чиләбе, Әстерхан, Төркиядә, Казахстанда һәм бүтән урыннарда Тукайга куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салына. Казанда иртә таңнан башлап Тукайга багышланган чаралар үтә. Әле яңа гына Арча районыннан кайттык. Анда Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич кул астында берничә чара үтте: һәйкәлгә чәчәкләр салдык, музейларында очрашып кире Казанга кайттык. Анда чаралар дәвам итә. Очрашу монда да. Бу дөнья буйлап сибелеп яшәгән 8 миллион татар өчен иң кирәк бәйрәмнәрнең берсе. Телебез, динебез, гореф-гадәтләребез, бәйрәмнәребез өчен җан атып, рухыбызны күтәреп алга барсак, без мәңгелек милләт булырбыз».
Түргә Факил Сафин, Дания Нуруллина һәм Григорий Эйдинов чыкты.
— Аллага шөкер, Даниягә бирделәр. Шул Мөхлисә Бубый роле өчендер. Караган идеңме? — дип куйды янәшәмдә торган ханым икенчесенә.
— Әллә кайчан инде. Хәзер уйналмый ич, — диде икенчесе.
— Уйналмаса соң… Чираты хәзер җиткәндер.
Дөрес, Васил Шәйхразиев Дания ханымның күп рольләре арасында Мөхлисә Бубыйны әйтмәде.
Икенче ягымнан: «Даниянең чын исеме Фидания икән», — дип сөйләнеп куйдылар. Чөнки ул Фидания Нургаяз кызы Нуруллина дип игълан ителде.
Һәйкәл алдына халык шагыйре Рәдиф Гаташ чыкты:
«Өч Тукай яшен яшәгән Гаташ мин
Үземне даһи дип инде саташмыйм».
Халык шагыйре Ренат Харис дәвам итте: «…Тукай җанын сыйдырырлык татар да табылачак».
Сүзне Гәрәй Рәхим алды. Шигыре Тукай исеме бирелгән аэропорт турында иде:
«Очкычыбыз гөрләп оча
Татарстан җирләрен,
Бөтен илгә танытабыз
Татарстан ирләрен».
Микрофон алдына яшьләрчә җидел-җиңел атлап Марсель Галиев чыкты:
«…хәзер инде заман узган,
Кенәз, морза туны тузган.
Җыйган малы, казганганы,
Атын, даны, затлы каны
Бүтән нәселләргә күчкән…»
Һәйкәл алдына Америкадан кайткан кунак — татар шагыйрьләрен рус теленә тәрҗемә итүче буларак таныш Сүрәйә Гайнуллина чыгып, Америка татарлары турында мәгълүмат бирде. «Тукай хәзер исән булса, бик зур экология яклаучы булыр иде», диде Сүрәйә ханым.
Сүз шагыйрә Эльмира Шәрифуллинага бирелде. Ул үзенең исеме классикага әверелгән «Без — Тукайлы халык» шигырен укыды. «Без бәхетле, без шагыйрьле халык. Без Тукайлы халык мәңгегә!»
Чаллыдан Фәүзия Бәйрәмова килгән иде. «Бер кеше булса да артык булсын дип мин Чаллыдан килеп бастым. Казанга шигърият бәйрәме кирәк!» — диде ул һәм шигърият белән дәвам итте: «Минем телем Алтын Урда теле, ханнар теле, гавам, галәм теле…»
Микрофон алдына Нәҗибә Сафина чыкты: «…кайда безгә аргамаклар булу, без эш аты әле һаман да».
Сәхнәгә шагыйрь Рәкыйп Аллабирде, Фирдәвес Әһлия, Ибраһим Биектаулы чыкты. Мәйдан аша Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшиннар үтеп китте — мөгаен, алар Кырлай исемлегендә булганнардыр, аларның тавышын ишетү насыйп булмады.
Яшь шагыйрәләр Эльвира Һадиева, Ләйлә Хәбибуллина чыкты, аларны «Иделем акчарлагы» әдәби конкурсы җиңүчеләре булган яңа буын шагыйрьләр алыштырды.
Бу вакытта инде Тукай һәйкәле янында Дания Нуруллина белән Факил Сафин гына калган, язучылардан бушап калган урындыкларда Абдулла Дубин гына утыра иде.
Җыйнак кына кичә шулай тәмамланды. Иң мөһиме — ул булды, халык җыелды.
Ә бит Казанда өч татар дәүләт театры, ике филармония, дәүләт ансамбле һәм башкалар эшли. Күпме эстрада артисты мәдәният министрлыгы белән аралашып эшли — хөкүмәт концертларында, сабантуйларда катнашалар, дәрәҗәле исемнәр алалар. Ни өчен ул театрларга, филармонияләргә һәм артистларга шигырь бәйрәменә килү зарурлыгын аңлатмаска! Элек анда өлкән буын артистлар була иде, ярар, быел аларны вирус куркытты дип саныйк.
Ә яшь буын? Килсеннәр! Шигырь бәйрәмендә милләтебезнең асыл артистлары булуын белеп халык та күбрәк килер иде кебек. Халык артисты буласың килә икән — бул халкың янында, и артист!
Рәсми бәйрәмнең йомгаклау өлеше Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында иде. Ниндидер галәмәт кәттә креатив фикер белән быел сәхнәдә «Алтын Казан» мюзиклы булырга тиеш дип саналган. Шул сәбәпле, микрофон тоткан Камал театры артистлары залда төрле урыннарга таралып утырганнар иде. Алар үз чиратларында татар шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр. Чыннан да креатив иде. Аннары, декорация корылган сәхнәнең алгы өлешенә басып, Тинчурин театрының 24 артисты җырлады.
Сәхнәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты — лауреатларны котлады.
«Бу бәйрәм республикадан читтә дә, республиканың бик күп районнарында да узды. Кырлайда бик матур бәйрәм оешкан иде. Безнең анда шагыйрьләр, рәссамнар белән аралашу мөмкинлеге булды», — диде ул.
Тукай премиясе лауреатларының сүзләре:
Факил Сафин: «Тукаебызның туган көнендә дәүләтебез бүләген алу зур мәртәбә. Мин — татар язучысы, теләгем шул — Татарстан чәчәк атсын, халкыбыз мәңге яшәсен!»
Дания Нуруллина: «Республика җитәкчесе кулыннан Дәүләт бүләген алу — зур горурлык, иҗатыма зур бәя. Бу Камал театры өчен зур мәртәбә».
Григорий Эйдинов: «Биредә рус телле кешенең булуы Габдулла Тукайның башка халыклар өчен дә бөек шәхес булуын күрсәтә. Тукай премиясе лауреаты дигән исем бу дәрәҗәне намус белән йөртүне сорый».
Шуның белән шул. Ярты сәгать чамасы барган әдәби-музыкаль һәм рәсми кичә тәмам. Чакыру билетына ия булучылар «Алтын Казан» мюзиклы күрсәтелде. «Аш ашка, урыны башка» ди татар. Белмим, югары сәнгатьнең җиңелрәк жанры саналган мюзикл ни дәрәҗәдә Туган телләр көненә туры килгәндер. Креатив…