Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер гаиләдән 7 мәет» – Тукай районында янгын корбаннары белән хушлаштылар

Тукай районы Сәет авылында 18 июньдәге коточкыч янгын корбаннарын соңгы юлга озаттылар. Гаиләдән исән калган бердәнбер кеше – Эльмира Гарданова ире Айнур, кечкенә сабыйлары Илнур, Илназ, Илдус, Алинә, әнисе Гүзәлия һәм бертуган абыйсы Илмир белән бәхилләште. «Интертат» хәбәрчесе хушлашу мәрасименнән репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Бер гаиләдән 7 мәет» – Тукай районында янгын корбаннары белән хушлаштылар
Гөлназ Хәбибуллина фото-видеолары

«Җиде мәет бит ул… җиде кабер…»

Мин килеп җиткәндә, Сәет авылы зираты янына халык җыела башлаган иде инде. Ир-атлар «мәңгелек йорт»ның коймасы янынарак елыша төшкән. Хатын-кызлар да алардан ерак түгел. Үзара: «Ничәдә алып кайталар икән?», «Эльмира килә алырмы икән, балакаем?» – дип сөйләшәләр.

Мәрасимгә Чаллы һәм тирә-күрше авыллардан да бик күп кеше килгән, юл кырыйларын тутырып, машиналар тезелешкән.

«Каберне дә Сәмәкәй, Күгеш, Оргыды, Иске Абдул, Сәет – биш авыл ир-атлары җыелышып казыды. Чөнки авылыбызда күбесе карт-коры, аның өстенә атна уртасы.  Җиде мәет бит ул… җиде кабер…. Шуңа кичә үк казып куйдылар», – ди Сәет авылына кайтып йөрүче Резидә апа Хәмидуллина.

Авыл халкы, кайгы килгән гаиләнең күршеләре бүген дә сүзсез. Журналистларга тәнкыйди караш ташлыйлар, аралашырга теләмиләр. Күрше авылда яшәүче социаль хезмәткәр Альбина Ахарисова гына, көрсенеп, Эльмира һәм балаларын бик еш машинасы белән өйләренә кайтарып куюын искә ала.

«Кечкенәләре күрше авылга балалар бакчасына йөрде бит. Машиналары булмады, кайтырга дип, кышкы салкыннарда урамга чыгып баса торганнар иде. Туры килгәндә гел кайтарып куя идем. Балалар барысы да шат күңелле, ут кебек иде. Юлда утыртканда да чиста-пөхтә киенгән булырлар иде, караусыз йөрделәр дип әйтә алмыйм. Шулай да социаль яклау бүлеге кызларының килеп, гаиләне контрольдә тотуларын беләм», – диде ул.

Ул арада авыл фельдшеры янына йөгереп килеп, кемнеңдер хәле начараюы хакында хәбәр иттеләр. Зур сумкасын күтәргән фельдшер белән берничә ханым авыл ягына таба чапты. Озак та үтмәде, аларның әлеге янгында исән калган Эльмира Гарданова һәм аның әтисе Нияз абый Гайнетдиновны култыклап, зиратка таба килгәннәре күренде.

Бер мизгелдә ирен, әнисен һәм берсеннән-берсе кечкенә 4 баласын югалткан Эльмираны күргәннән соң, әни кеше буларак, әлеге фаҗиганең тирәнлеген тагын бер тапкыр үзем аша үткәрдем. Бер көндә 4 сабыеңны җир куенына иңдерсеннәр әле… Эльмирага әледән-әле тынычландыра торган дару каптыралар, су эчертәләр. Ул исә тораташтай катып калган, күзләрен бер ноктага текәгән... Хәтта өзгәләнеп еларлык халәттә дә түгел.

Фото: © Интертат, Гөлназ Хәбибуллина

Эльмираның әтисе исә күз яшьләрен яшерми. Вакыт-вакыт чайкалып китә, башын тотып җиргә чүгәли…

«Оныкларын бик яратты ул, Гүзәлия белән бергә яшәмәсәләр дә, балалары белән аралашып торды», – ди аның турында авылдашлары. Япа-ялгыз калган кызы Эльмираны да Нияз абый үз йортына сыендырган.

 

Фото: © Интертат, Гөлназ Хәбибуллина

«Ни өчен? Ни өчен шушы сабыйлар?»

Мәрхүмнәрне моргтан кара катафалк һәм бер «Газель» машинасы алып кайтты. Катафалк йөртүчесе: «Газүткәргеч торбага тиям», – дип, машинасын зиратка якын китермичә, юл кырыенда ук туктады. Бу вакытта игътибарымны бер авыл кешесе белән район башлыгы Фаил Камаев арасындагы кыска гына «сөйләшү» җәлеп итте. Машина үтә алмагач, авыл абзые җитәкчегә: «Газ торбаларын күтәртебрәк урнаштырырга кирәк иде», – дип әйтте булса кирәк. «Күтәр менә, халык белән җыел да. Причем мин монда? Миңа мөрәҗәгать иткән кеше бармы соң әле? Мондый мәет киткән урында син мәгънәсез сүзләр сөйләп торма. Күтәрергә кирәк булгач, мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тоттырырмын мин сиңа, авызыңны үлчәп ачмасаң», – дип ачуланып ташлады аны башлык. Авыл халкына гына түгел, район җитәкчелегенә дә 7 мәет, шуларның 4 се балалар булган әлеге фаҗига яшен суккандай тәэсир иткән, күрәсең. Барысының да нерв кыллары «менә өзеләм, менә өзеләм» дип тора. Авыл җитәкчелегенә дә якын килерлек түгел иде, җирлек башлыгы комментарий бирүдән баш тартты. Башка газетада эшләүче хезмәттәшемә хәтта авылда ничә кеше яшәгәнлеген дә әйтергә теләмәгәннәр.

Машинадан төшергәннән соң, мәрхүмнәрне җирләү чиратында зират кырыена тезеп куйдылар. Иң беренче булып Гүзәлия апа Гайнетдинова ята, аннары улы Илмир, кияве Айнур. Икенче очка таба мәрхүмнәрнең җәсәдләре кечерәйгәннән кечерәя бара… 10 яшьлек Илнур, 9 яшьлек Илназ, 7 яшьлек Илдус һәм 4 яшьлек Алинә «мәңгелек йортыбыз»га керергә чиратка баскан… Ни өчен? Әле яшисе дә яшисе иде бит бу сабыйларга.

«Ни өчен? Ни өчен шушы сабыйлар?» – дип сыктый янәшәмдә хуҗалыкта Гүзәлия Гайнетдинова һәм Айнур Гарданов белән бергә эшләгән Лилия Поднозова.

«Гүзәлия олысын – Илнурын аеруча якын итә иде. Үзе дә, кияве Айнур да беркайчан да кешегә «юк» дип әйтмәгән, күңелләрендә башкаларга карата аз гына да начарлык булмаган кешеләр иде. Алинәсе бигрәк сабый бит әле. Ни өчен Аллаһы Тәгалә бу балаларга мондый язмыш насыйп иткән, аңламыйм», – ди ул.

«Моның өчен без барыбыз да гаепле. Бу – өлкәннәрнең карап бетермәү нәтиҗәсе»

Матәм чарасын Тукай районы башлыгы Фаил Камаев башлады. Ул әлеге бөтен республика халкын тетрәндерерлек фаҗигадә сабыйлар гомере өзелү аеруча кызганыч булуын әйтте.

«Соңгы юлга озатылучы кешеләребезнең дүртесе – әле яңа гына аякка басып, дөньяны таный башлаган сабыйлар. Моның өчен без барыбыз да гаепле. Бу – өлкәннәрнең карап бетермәү нәтиҗәсе. Башка мондый фаҗигалар булмасын иде. Дөньяга килгән балаларыбызның сабыйлыкны үтеп, өлкәнәеп, үзләре тормыш корып, балалар үстереп яшәгәнен күрүдән дә шатлыклы әйбер юк», – диде ул.

Фаил Камаев ялгыз калган Эльмира Гарданова һәм аның һәлак булган ире Айнур Гардановларның эчү белән мавыкмыйча, үз тырышлыклары белән яшәгән гаилә булуын билгеләп үтте.

«Икесе дә – «Ирек» хуҗалыгында эшләп, гаилә алып барып, керем кертеп яшәгән кешеләр. Тормышта кеше сөртенми генә тормый. Андый чаклары да булды. Ул вакытта район хакимияте дә, хуҗалык җитәкчелеге дә, авылдашлары да ярдәмгә килделәр, бергәләп проблемалары хәл ителде», – диде ул.

Район җитәкчелеге кайгы килгән гаиләгә алга таба да ярдәм күрсәтәчәк.

«Ирек» хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев та үзенең кул астында эшләгән мәрхүмнәрне яхшы сүзләр белән генә искә алды.

«Гүзәлия дә, Айнур белән Илмир да яхшы хезмәткәрләр иде. Балалары актив иде, безнең кооператив аларны игътибарыннан калдырмады. Нишләргә кирәк, бик зур кайгы. Бөтен авылдашларыбыз белән мондый фаҗигане күрмәс өчен тырыштык, балалары кырларында булсын дип, кул астыбызга алып... Бик яхшы эшчеләр иде, һәрвакыт сүзне тыңлыйлар иде. Балаларны вакытында бакчага да йөрттеләр, ата-анасы карады, гөнаһысына кермик. Барысының да авыр туфраклары җиңел булсын, безне бәхилләп китсеннәр иде», – диде ул.

Хуҗалык Эльмира Гардановага якыннарының Коръән ашларын үткәрешергә булышачак.

«Чынлыкта без барыбыз да Аллаһы Тәгаләдән һәм Аллаһы Тәгалә тарафына кайтачакбыз»

Җитәкчелек сөйләгән вакытта җил мәрхүмнәр өстендәге яшел япмаларны ачып-ачып ташлады, җанны өшетеп, ак кәфенлекләр күренеп китте. Алдагы рәттәге кешеләр чыгып, япмаларны тиз-тиз рәтләп куйды. Аяк астында әллә каян гына килеп чыккан кара эт буталып йөрде...

Мәрхүмнәрнең һәрберсе янына күчә барып, җиде җеназа намазын районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов укыды. Аятьләр яңгыраганда, өстән пыскаклап яңгыр сибәләргә тотынды.

Ахырдан имам әлеге хәсрәт турыдан-туры кагылган барлык кешеләргә дә сабырлык теләде. «Аллаһы Раббыбыз: «Һичшиксез без сезне сынарбыз. Һичшиксез сабыр итегез», – диде. Чынлыкта без барыбыз да Аллаһы Тәгаләдән һәм Аллаһы Тәгалә тарафына кайтачакбыз, – диде ул. – Киләчәктә Аллаһы Тәгалә безне мондый сынаулардан саклый күрсен. Мөселман кардәшләребезнең урыннары оҗмах бакчаларында була күрсен иде», – диде Инсаф хәзрәт.

Җеназа укылганнан соң ир-атлар мәрхүмнәрне җирләргә кузгалды. Бер-бер артлы зиратка агылган мәетләргә хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да тыныч кына карый алмады... Хәтта хәсрәт, соңгы юлга озату чараларында ешрак булып, мондый хәсрәтләр белән башкалардан ешрак  очрашкан дин әһелләренә кадәр күз яшьләрен сөртеп-сөртеп алдылар.

Без, хатын-кызлар, зиратның тышкы ягында калдык. Беркем дә таралырга ашыкмады. Эльмира Гарданованың өстенә алып килеп кидерделәр, каяндыр урындык табып утырттылар.

 

Фото: © Интертат, Гөлназ Хәбибуллина

«Арабызда иң тынычы, иң йомшагы, иң эчкерсезе Айнур иде»

Бер кырыйда кызыл курткалы ханым өзгәләнә, аны тагын берничә хатын-кыз әйләндереп алган. Алар мәрхүм Айнур Гардановның бертуганнары һәм әнисе ягыннан туган сеңелләре булып чыкты.

Айнур – тумышы белән Актаныш районы Пучы авылыннан. Алар биш бертуган үскәннәр. «Арабызда иң тынычы, иң йомшагы, иң эчкерсезе Айнур иде», – диде сеңелләре аның турында.

«Айнур – безнең абый, без биш бала идек. Абый китте, үзебез генә калдык. Балаларын, хатынын ярата иде, эшли иде, бернәрсәгә «юк» дип әйтми иде. Аның шулай китүенә ышанып та булмый», – ди Айнурның сеңлесе Алсу Галиуллина.

Аралашып яшәдегез инде?

Әйе.

Әти-әниләрегез?

Әти-әниләребез юк безнең.

«Иң йомшагы, иң тынычы Айнур иде инде, эчкерсез иде», – дип сүзгә кушыла әнисе ягыннан туганы Миләүшә Гыйниятуллина.

Алсу, Айнур Эльмира белән кунакларга кайтып йөриләр идеме?

Без килә идек. Алар Пучыга кайталар иде. Эльмира да әйбәт эшли иде. Өйләрендә эшли иде. Балаларын ярата иде. «Матурым» диешеп кенә тордылар бер-берсенә.

Миләүшә:

Аның беренче малае җәй көне туды. Мин аларны роддомнан каршы алырга бардым. Чаллыда алып кайттылар алар Илнурны.

Балалар күңелегездә нинди булып калды?

Алсу:

Мин кызларын күрмәдем, Илнурны гына күрдем.

Ара ерак булгач, сирәк аралашкансыздыр? Актанышта яшисезме?

Новый бистәсендә, апам Минзәләдә, абый белән энем – Пучыда. Үзем бу якларга кияүгә чыктым. Бүген бирегә сеңлем Айсылу Щербакова (елаган кызыл курткалы ханым), абыйларым Дәниф һәм Дилфаз Гардановлар белән килдек.

Миләүшә:

Айнур көне-төне эшләде. Шаккатабыз кешеләрнең үлгәннәр турында начар сүзләр язуына. Узган ел номерымны кем ашадыр табып шалтыраткан иде. «Аралашыйк әле, бөтен туганнар еракта бит», – дип. Мин дә кияүгә чыккач, берара элемтәбез өзелеп торган иде. «Авылда эшлим, ташбашлар үсә», – дип сөйләп торды. Безнең якта бәләкәй балаларны шулай сөйлиләр инде. Тормышыннан канәгать иде. Соңгы сөйләшүебез булган инде...

«Эчеп ята торган семья түгел иде»

«Начар сүзләр» дигәннән, Эльмираны тынычландырып, аның янәшәсендә басып торган авыл апалары да яшьләр турында «эчкәннәр» дип язып, күрсәтеп чыккан массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләренә үпкә белдерделәр.

«Әйтегез берәрегез матур иттереп. Эчеп ята торган семья түгел иде, дип»;

«Язсыннар, тик үз эшең белән гадел шөгылләнергә кирәк», – дигән сүзләр ишетелде. 

«Эльмира да, аның ире дә бер грамм аракы эчкән кешеләр түгел. Балалары кайчан кайтсаң да чип-чиста иде, ашарларына бар иде. Без елга берничә тапкыр зиратка кайтканда, балалар янына керә идек. Гаиләдә бер кеше ялгышканга башкалар гаепле түгел. Барысы да колхозда эшләде. Гүзәлия үзе дә. Алай юкка чыккан семья түгел иде алар берсе дә», – диде авылдашлары турында Фәйрүзә исемле бер ханым. «Ялгышкан» кешенең генә кем булуын әйтеп бетермәде. (Газеталарда гаилә әгъзаларының берсенең исерткечләре белән мавыгуы турында язалар.)

Аның әйтүенчә, гаилә тавыклар, каз-үрдәкләр асрап, зур бакча утыртып, тырышып яшәгән. 

«Гасырга бер генә киләдер мондый фаҗигаләр»

Яңа пәйда булган 7 кабер янына җиткәнче, Сәет авылы зираты буйлап шактый барасы әле. Зиратның сул – янып көлгә әйләнгән йортлары ягында мәрхүмнәрнең каберләре…

Гүзәлия апа белән улы Илмирны янәшә, ә 4 сабыйны әтиләре Айнур белән янәшә җирләгәннәр. Яңа каберләрдә – кып-кызыл канәфер чәчәкләре.

«Безнең авыл халкының үз яшәү дәверләрендә берәр кайчан мондый хәсрәт күрербез дип уйлаганы булдымы икән? Гасырга бер генә киләдер мондый фаҗигаләр», – дигән иде мәрхүмнәрне көткәндә бер авыл апасы. Чыннан да, җан өшеткеч, бөтенләй чит кешеләрнең дә йөрәген меңгә телгәләрлек фаҗига. Мәрхүмнәрнең урыннары җәннәттә булсын, беркемгә дә Ходай мондый аянычлы язмыш бирмәсен.

Ялгыз калган Эльмира Гардановага матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен карта номеры:  8-905-370-97-82 (әтисе ягыннан туган Фәйрүзә апасының номеры, авыл халкы ярдәмне шушы номер буенча җибәрә).

 

Фото: © Интертат, Гөлназ Хәбибуллина

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100