Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баздагылар, пенсионерлар янып үлгән: Курган янгыннарында һәлак булучылар саны 20дән артты

news_top_970_100
Баздагылар, пенсионерлар янып үлгән: Курган янгыннарында һәлак булучылар саны 20дән артты

Соңгы рәсми мәгълүматлар буенча, Курган өлкәсендәге янгында һәлак булучылар саны 21гә җитте. Җирле халыкның берничә йөз баш терлеге әрәм булды. «Космомольская правда» сайты 10 май көнне шундый саннар чыгарды.

«Телеграм»дагы Baza каналы янгын корбаны булган 14 кеше турында язып чыккан иде. Хәбәр итүләренчә, ут тозагыннан күбесенчә өлкәннәр котыла алмаган.

Һәлак булган 14 кешенең 7се – Йолдыз-Эчкен бистәсендә, бу авыл тулысынча янып беткән. Курганның үзендә 4 кеше һәлак булган.

Янган җирләрнең гомуми мәйданы – 18 038 гектар. Төбәктә 19 урында янгын котырды. 

Янгын корбаннарының яртысы диярлек Курганның үзендәге Смолино бистәсендә. Анда төрле адреслар буенча 6 кешенең мәетен тапканнар. Алар барысы да – пенсионерлар, иң өлкәненә быел 97 яшь туларга тиеш булган. Тагын 2 кешенең мәетен дачада тапканнар. Шулай ук бер дачада 35 яшьлек хатын-кыз мәете дә табылган.

Корбаннарның калган яртысы Плоское һәм Йолдыз-Эчкен авылларында. Андагы йортларда 5 пенсионерның янып үлүе билгеле, аларга 80-87 яшь тирәсе булган. Моннан тыш, тагын 2 йортның базында һәм ишегалдында 47 һәм 68 яшьлек ир-атларның мәете табылган. Тагын 2 мәетне урманда калган «ВАЗ» машинасында күреп алганнар. Алар –шушы авылда яшәүче кеше һәм урман янгынына каршы тору үзәге хезмәткәре, мәрхүмнәрнең һәрберсенә 60 яшь.

Курган өлкәсендә ут 521 торак йортны, 1703 дача өен һәм 3038 хуҗалык корылмасын көл иткән, дип яза Baza каналы.

Торак пунктларда зур янгыннар сүндерелде, шулай ук аларга янаган табигый янгыннар да бетерелде. Ут белән көрәш Курган янындагы территорияләрдә дәвам итә, анда янгын 64 мең квадрат метр мәйданда чикләп алынган.

Бу темага: Кургандагы татар авылы Эчкендә янгын: «Кешеләр, йортларыннан чыга алмыйча, һәлак булды»

«Аллаһы Тәгалә җәза бирә» – Курган өлкәсендә татар авылы янып беткән, мәчет исән калган

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100