Кургандагы татар авылы Эчкендә янгын: «Кешеләр, йортларыннан чыга алмыйча, һәлак булды»
Курган өлкәсендә котырынган урман янгыннары Шадрин районындагы Йолдыз (элекке атамасы - Эчкен) татар авылын тулысынча диярлек юк итте. 400ләп хуҗалыктан 90 йорт кына исән калган. Өйләреннән чыга алмыйча һәлак булучылар да бар. Авыл халкы шок халәтендә. «Интертат» зыян күрүчеләр белән сөйләште.
Инде 7 майдан бирле Курган, Төмән һәм Сверловск өлкәләрендә урманнар яна. Көчле җил һәм көннәр эссе тору сәбәпле, алар тиз арада зур мәйданнарга таралды. Курган өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Табигать бәла-казалары адәм балаларын аз гына да кызганып тормый. Янгыннар торак пунктларга да зур зыян сала.
Кичә Курган өлкәсендә котырынган урман янгыннары Шадринск округындагы Йолдыз (элекке атамасы - Эчкен) татар авылын тулысынча диярлек юк иткән. Бай тарихлы, бик борынгы Йолдыз авылы бу дәрәҗәдәге куркыныч фаҗигане үз гомерендә беренче тапкыр күрә. Урман ягыннан килгән ут өермәсе кырык минут эчендә гөрләп яшәп яткан авылны көлгә әйләндергән. Иң авыры - өйләреннән чыгып, эвакуацияләнергә өлгермичә һәлак булган кешеләр дә булуы.
Марат Юнысов: «Янгыннарны махсус оештырган булулары да ихтимал»
«Урал арты татарлары» җәмгыяте рәисе Марат Юнысов сүзләренчә, янгыннар Курган өлкәсенең ике татар авылына зыян салган. Изге күл дигән авылда ике йорт янган. Бу – бары тик татарлар гына яши торган авыл, анда татар мәктәбе дә бар. Авылны саклап кала алганнар. Ә менә Йолдыз авылы халкы шок халәтендә. 40-45 минут эчендә авылың җир белән тигезләнсен әле...
«Янгын Йолдыз авылына күршедәге рус авылыннан өске яклап, агач башлары буенча килде. (верховой пожар). 20 чакрым чараны 2-3 минут эчендә үтте. Җилнең тизлеге секундына 40 метрга кадәр җитте. 40-45 минут эчендә бөтен авылны ут ялмап алды.
(Курган өлкәсе пабликларында таралган видеоларда ут өермәләре барлыкка килгәне күренә. Ут өермәсе бик көчле янгын вакытында барлыкка килә һәм аны туктатып булмый – аның температурасы бик югары була һәм ул утны бик тиз тарата).
Безгә билгеле булганча, авылдагы 360 торак йорттан 90 йорт кына исән калган (бу гараж, сарай, мунча кебек корылмаларны санамыйча). Меңләп кеше яши иде биредә, шуларның җиде йөзләбе өйсез калды.
Мәчеткә янгын килеп җитмәгән. Мәктәп бинасын да коткарып кала алдылар. Мәктәп хәзер каза күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү пукнты буларак хезмәт итә. Авылның күпчелек халкы шунда урнашты. Алар бернәрсәсез урамда утырып калуларына ышана да алмый әле… Документларын да алмыйча, йортларыннан көчкә чыгып өлгергән кешеләр дә бар. Халыкны биредә җылы ризык белән тәэмин итәләр. Электр энергиясе генераторлар хисабына бирелә. Тирә-күрше авыллардан, шәһәрләрдән, башка төбәкләрдән күпләп гуманитар ярдәм төягән машиналар килә. Безнең татар үзәге дә иң беренчеләрдән булып янган кешеләргә ярдәм җыю оештырды, мәгълүмат та тараттык, - диде Марат Юнысович.
Аның сүзләренчә, авыл төбәкнең иң зур һәм иң бай татар авылы булган.
«Йолдыз (Эчкен) авылына 1525 елда ук нигез салынган. Белүебезчә, аның тарихында мондый янгынның беркайчан да булганы юк. Йолдыз - Курган өлкәсендәге иң бай, иң зур татар авыл иде. Ул Екатеринбург, Төмән, Курган юлларының нәкъ уртасында утыра. Гомер-гомергә анда тырыш кешеләр торды, бай, төзек йортларда яшәделәр.
Ут якын-тирәдә һаман да йөри әле, тик Йолдызда ут тия торган урын калмады инде. Авылга нинди ярдәм күрсәтеләчәген дә төгәл әйтүче юк. Кичкә таба өлкә губернаторы белән элемтә булачак, бәлки иртәгә берәр нәрсә билгеле булыр. Чөнки Курганда хәлләр әле дә бик начар, куркыныч янаган авыллар, шәһәр яны бистәләре бик күп.
Фермерлык белән шөгыльләнүче егетләр үз хисапларына авыллар тирәсендәге җирләрне сукалауга кереште. Инде кайчаннан бирле бер тамчы яңгыр төшкәне юк бит, былтыргы үлән бик биек булып үсте. Халык хәзер мал-туар асрамый, чөнки итнең дә, сөтнең дә бәясе бик түбән. Хөкүмәт бездә сөтне 15 сумнан, итне 280-290 сумнан кабул итә. Маллар йөрмәгәч, үлән тапталмый, яңа үлән чыгып өлгерә алмый. Чөнки апрель азагыннан бирле 30 градуслы эсселек тора», - ди ул.
Рәис сүзләренчә, әлеге янгыннарны махсус оештырган булулары да ихтимал.
«Инде берничә кешене тоттылар да. Кемгәдер файдалыдыр, бәлки, бу янгыннар чыгуы. Чөнки безнең өлкә ярлы, авылларда газ да кертелмәгән. Бөтен халык йортларны утын ягып җылыта. Урман янгыннарыннан соң үсмәгән агачларны оешмалар халыкка утын итеп саталар. Төрле яклап уйлап карадык инде. Урманга чыккан өчен 50 мең сум штраф каралган. Шуңа да карамастан, барыбер кемдер чыга, зыян сала», - диде ул.
Рауш Галиев: «Мин кайтканда урамыбыз янып, көлгә әверелгән иде инде»
Йолдыз авылы мәктәбе укытучысы, мәктәп автобусы йөртүчесе Рауш Галиев авыл халкын янгыннан эвакуацияләргә ярдәм итә. Авылдашларын куркынычсыз урынга илтеп кайтып кергәндә алар яшәгән урам, шул исәптән үзенең дә йорт-җире, каралты-курасы җир белән тигезләнгән була инде.
«Авылыбыз, йортыбыз янды…55 ел торган йортыбыз. Инде ярый, әлхәмдүлилләһ, үзебез, балаларыбыз исән-сау калдык.
Мин ул көнне дежурда идем. Мәктәп директоры күршедәге Плоская авылында бик каты янгын булуын хәбәр иткәч, шунда чыгып чаптым. Андагы кешеләрне Верхозино авылына эвакуацияләп, кайтырга чыкканда: «Сезнең авыл да яна», – дип шалтыраттылар. Плоскаядан Йолдызга асфальт юл буйлап төшә алмадым, трассаны япканнар иде инде. Басу юлыннан көчкә кайтып җиттем. Кабат үзебезнең авылдан да кешеләрне күрше авылга эвакуацияләдем. Мин кире әйләнеп кайтканда, урамыбыз тулысынча янып көлгә әверелгән иде.
Безнең йорт та, бертуган абыемның йорты да кара кисәүгә әйләнде. 83 яшьлек әниебез әлегә күрше авылдагы бер ерак туганыбызда. Абыем да өйсез, мин дә урамда. Хәтта әниебезне алып кайтыр урыныбыз да юк. Беребезнең генә йорты булса да торып калган булса икән, барыбыз да шунда сыйган булыр идек. Кая яшәрбез икән, белмим. Әлегә бу хәлләр төш сыман, дөресен әйткәндә, баш аңлап бетерми. Мал-туар, кош-кортның берсе дә калмады.
Янгында биш кеше һәлак булган
Авылдагы янгында кимендә 5 кешенең гомере өзелгән. Барлыгы алты кеше һәлак булган дип уйлыйлар, көндез бер кеше табылмаган иде.
«Авылыбызда мәетләр дә бар… Инвалид, күрми торган, аксап йөри торган кешеләр, йортларыннан чыга алмыйча, һәлак булды, – дип сөйләде Рауш әфәнде.
Коточкыч афәт килде. Бик куркыныч булды, хәзер дә куркыныч. Төрле җирләрдән гуманитар ярдәм җибәрәләр. Шуларны күреп күңелләр тула….
Әлегә мәктәптә яшәячәкбез. Без тормыш иптәшем белән икебез дә укытучылар. Балаларны бик матурлап Җиңү бәйрәменә әзерләгән идек. Укучыларым белән хәрби җыеннарга барырга ниятләп тордык. Хәзер менә мәктәп вакытлыча яшәү урыныбызга әйләнде», - дип сөйләде Рауш Галиев.
Ольга Галиева: «Янгын куркыныч тавышлар чыгарып, бөтен җирне кара төтенгә күмеп килде»
Рауш абыйның тормыш иптәше, укытучы Ольга Галиева янгын башланганда кызы һәм ике кечкенә оныгы белән өйдә була.
«Ватсап төркемнәренә янгын куркынычы булу сәбәпле, документларны алып урамга чыгарга кушкан смслар килә башлады. Тышка чыккач, янгынның безнең якка таба ыргылуын күреп алдык. Бик куркыныч тавышлар чыгарып, бөтен җирне кап-кара, зәһәр төтенгә күмеп килде ул янгын. Йортка кире керергә, әйберләрне чыгарырга мөмкин түгел иде, санаулы минутлар эчендә урам да төтенгә күмелде. Даруларыбыз һәм документларыбызны кочаклап урамда басып калдык. Безне тиз арада эвакуацияләделәр. Төнне күрше авылдагы дусларыбызда уздырдык», - диде ул.
Ярамир Низаметдинов: «Бу - йортсыз калган аерым кешеләр фаҗигасе түгел, бу әле милли фаҗига да»
Эчкен-Йолдыз - танылган опера җырчысы Ярамир Низаметдиновның да туып-үскән авылы. Авылдашлары, янгын сүндерүчеләр тырышлыгы белән аның туган нигезе, әти-әнисе исән-сау калган. (Авылда мәчет янындагы бер урам гына янмый калган). Тик Ярамир авыл халкы өчен бик борчыла.
«Күпме кешеләр йорт-җирсез торып калдылар. Кайберәүләр йортлары янмый калган туганнарына күченеп яши алачак. Әмма бөтенләй әби-бабаларының да, үзләренең дә йортлары янып беткән гаиләләр бар бит. Алар кая барыр?
Кичәдән бирле дусларым янгынның видеоларын җибәрә. Шушы хәлләрне видео аша күреп тәннәрем чемерди, үзеннән-үзе күз яшьләрем ага. Әле бүген шушы йөрәктәге таш белән спектакльдә уйныйсым бар.
Еракта булып, шәхсән берничек тә ярдәм итә алмавымнан миңа аеруча да кыен… Авылымны бик яратам. Сайтлар аша ярдәм җыю турында мәгълүмат таратырга, кулымнан килгән кадәр акчалата да ярдәм итәргә тырышырмын. Шулай ук отпуск вакытында, Санкт-Петербургта булса да, хәйрия концертлары ясап алу ниятем бар.
Һәлак булучылар да бар, кызганыч. Минем үземнең дә әни ягыннан ерак туганым шушы янгында һәлак булды. Аның аяклары авырта иде. Янгын башланганны күреп, качып котыла алмаячагын аңлагандыр инде, базга төшеп яшеренгән һәм йорты янганда тончыгып үлгән… Күз алдына китерүе дә авыр бит боларны. Әнисенең кайда булганын белмим, ул өлкән яшьтә инде. Үләр алдыннан әнисенә шалтыратып: «Һава җитми, сулый алмыйм», - дип әйтергә өлгергән.
Бу – табигать бәла-казасы. Аңа каршы бару да, аның белән көрәшү дә мөмкин түгел. Кешеләр, авыллар кызганыч. Авылларның яклаучысыз булуына йөрәк әрни. Әгәр дә бу фаҗига авылларыбызның гөрләп яшәп яткан вакытында булса, бәлки Йолдызны коткарып та калып булыр иде. Мин мәктәпне тәмамлаган 2005 елда авылда әле ике мең кеше яши иде. Шуның кадәр халык янгын сүндерергә күтәрелсә? Ә хәзер авылда калган кешеләрнең күбесе өлкән яшьтә. Әле шул килеш тә авылның үзәге булган мәчет, мәктәп, мәдәният йортын саклап кала алганнар бит. Шушы авыл халкы саклап калган аларны, мин аларның һәрберсенә чиксез рәхмәтле. Видеолардан карыйбыз, чиләкләр белән су ташып сүндерәләр бит янгынны…
Аллаһка шөкер, авылыбызда халык тату, бердәм. Төбәктәге башка татар авыллары кешеләре дә безнең кайгыга битараф калмаган. Бүгенге көндә зур йөк машиналары белән гуманитар ярдәм китерәләр. Шуларны күреп күңелем җылына. Бөтен кеше моның коточкыч зур кайгы икәнен аңлый. Андый авыр чакларда татарлар бер-берсен ташламыйлар алар. Әле Әлмән авылыннан Әнвәр абый шалтыратты: «Без татарлар бер-беребезгә ярдәм итәргә тиеш. Болай да рус өлкәсендә ничә генә татар авылы калды, алар алга таба яшәргә тиеш», - ди.
Чыннан да, бу йортсыз калган аерым кешеләр фаҗигасе түгел, бу әле милли фаҗига да. Әгәр дә татар авыллары бетсә, безнең мәдәниятебез дә, татар сәнгатебез дә, телебез дә бетәчәк. Урамда калган кешеләрнең йортлары торгызылмаса, ярдәм күрсәтелмәсә, алар рус авылларына, шәһәрләргә күченер. Анда башка милләтләр белән гаилә корырлар. Тирәнтен уйлап карасаң, бу бик зур проблема», - дип сөйләде ул.
Янгында мәчет исән калган… Әхмәдулла Хәбибуллин:«Аллаһы Тәгалә безгә җәза бирә»
Мессенджерларда авылның имам-хатыйбы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин яздырган видео таралган иде. Дин әһеле анда янгын җир белән тигезләгән авылны күрсәтеп: «Аллаһы Тәгалә безгә җәза бирә. Динне дә, телне дә онытабыз. Халыклар бозылды. Шуңа Аллаһы Тәгалә безгә сабак бирергә уйлаган», - дип сөйли.
Мин шалтыратканда Әлмәдулла хәзрәтнең йортына ярдәм күрсәтергә теләүчеләр агыла иде, озаклап сөйләшә алмады.
«Искиткеч ямьле иде авылыбыз. Төштән соң 16.00 сәгатьләрдә чыккан янгын кыска вакыт эчендә юк итте аны. Өсләп килгән янгыннан бернәрсәне коткарып калу да мөмкин түгел икән. Үземнең дә, кызымның да, барлык якын туганнарымның да хуҗалыклары янып бетте. Мин фермерлык белән шөгыльләнәм. Бөтен чәчүлек материалларын саклаган складлар да, сарайлар да, бернәрсә дә калмады. Авылыбызның бик аз өлеше генә исән. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән мәчеткә җитәрәк янгын туктады. Мәчетебез дә исән калды», - диде ул.
Әхмәдулла хәзрәт янгында һәлак булган авылдашларын бүген соңгы юлга озатачакларын да хәбәр итте.
«Татар халкы өчен зур югалту»
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев фикеренчә, Курган өлкәсенең Эчкен (Йолдыз) авылындагы янгын – татар халкы өчен зур югалту.
«Эчкен – борынгы татар авылы, аны Курган төбәгенең татар башкаласы дип тә атыйлар. Ул иң зур татар авылларының берсе, тарихи авыл, анда заманында меңгә якын кеше яшәгән. Ул сөйләм ягыннан да үзенчәлекле, анда эчкен татарлары яши. Заманында Себер ханлыгы авылларыннан, анда казанлылар да күчеп утырган. Тарихи, милли үзәк. Бу – татар халкы өчен бик зур югалту», – диде Марс Тукаев.
Марс Тукаев мондый хәлнең бер тапкыр инде булуын искә алды. 2021 елның маенда Омск өлкәсе Үләнкүл авылында янгын чыгып, 25 йорт, каралты-кура янды, 11 гаилә йортсыз калды. Ул вакытта да татарлар ярдәм җыю оештырып, авылга ярдәм иткән иде. «Әмма бу очракны Үләнкүл белән чагыштырырлык та түгел», - ди Марс Тукаев.
Авыл халкы иртәгә чәчүгә чыгарга ниятләгән булган. Янгын нәтиҗәсендә бөтен чәчүлек орлыклары янып бетте, дигән авылның имамы.
«Без авылда күп тапкырлар булдык. Моңарчы ярдәм итеп килдек – мәктәпләренә дә, музейларына да. Бу юлы да ташламабыз. Әмма авылны күтәрү бик кыен булыр, билгеле», - диде Марс Тукаев.
Марс Тукаев, ярдәм җыю хакында хәбәр итеп, рәсми исәп-хисап счеты ачылганчы ук, үз телефон номерын күрсәтте. Хәбәр 10.00 сәгатьтә чыкканнан соң, анда инде 200 мең сумнан артык акча күчергәннәр. Ул рәсми счет ачылганчы ук ярдәм җыя башлау теләге белән бу эшкә алынуын әйтте.
«Аллаһка шөкер, бу хәбәрне таратуга, ярдәм килә. Телефон тынып тормый. Төрле яктан ярдәм тәкъдим итәләр. Удмуртиядән Фәрит абый 20 тонна чәчүлек бәрәңге бирә алам, ди. Аны илтүне хәл итәргә тырышачакбыз. Бөтен татар дөньясыннан хәбәрләр килә. Шыгырданнан чыктылар, Кукмаралар, Чаллылар... Бөтен әйберне торгызып та булмас, әмма аларның ялгыз түгеллекләрен күрсеннәр өчен кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик», - диде Марс Тукаев.
Ярдәм кирәк!
Бөтендөнья татар конгрессы ягында зыян күргән Эчкен татарларына ярдәм җыю штабы оештырды. Аның конгресс башкарма комитеты Данис Шакиров җитәкли.
Данис Шакиров ярдәмне бүген үк кабул итә башлауларын әйтте. «Бүген, иртәгә һәм киләсе көннәрдә Башкарма комитет бинасына кем нәрсә алып килә, шуларны туплап барачакбыз. Иртәгә 9 май бәйрәме булуга карамастан, штабта кирәк-яраклар кабул ителәчәк. Дәфтәр булдырылды, аерым хезмәткәребез кабул итеп, язып тора. 10 май көнне төштән соң фура белән, матди ярдәмне берләштереп, кирәк-яракларны алып, гуманитар ярдәм җибәрәчәкбез», – диде ул.
Данис Шакиров сүзләренчә, ярдәм җыю башка шәһәрләрдә дә оештырылган. «Ярдәм Казанда гына оештырылмый. Чит илләр өчен дә акчаны кемгә күчереп булганын конгрессның сайтында күрсәттек», – диде ул.
Бөтендөнья татар конгрессында ярдәм җыю штабының кайнар элемтәсе дә оештырылган. Телефон – (843) 236-59-16 номеры аша белешеп була.
Йолдыз авылы халкына финанс ярдәмен җыюда төп җаваплы кеше итеп «Урал арты татарлары» җәмгыяте рәисенең урынбасары Алена Ковригина билгеләнгән. Аның карта номеры 2202200233598976 (Сбербанк, җибәргәндә «Йолдыз авылы халкына» дип билгеләп куярга кирәк)
Бөтендөнья татар конгрессы да милләттәшләребезгә ярдәм күрсәтәчәк. Беренче гуманитар ярдәм машинасы 10 май көнне юлга кузгала. Ярдәм әйберләтә дә, акчалата да җыела. Зыян күрүчеләргә кирәкле әйберләрне Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5 буенча урнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасына алып килергә мөмкин. Матди ярдәм өчен әлегә махсус счет ачылмаган. Шуңа күрә акчаны 89872974229 номерына (Марс Тукаев) күчерергә мөмкин.
Бөтендөнья татар конгрессы Курган өлкәсендәге янгында зыян күрүчеләргә ярдәм җыя
Курган өлкәсендәге янгыннар
Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков өлкәдә гадәттән тыш хәл режимы игълан иткән. Йортлары янганнарга 10 мең, бернәрсәсез калганнарга 50 мең сум акча бирергә вәгъдә иткән. Кеше үлеме сәбәпле, «Халатность» факты буенча җинаять эше кузгатылган. Сүз уңаеннан, җинаять эше Омск өлкәсе Үләнкүл авылында булган янгын сәбәпле дә кузгатылган иде, нәтиҗәдә татар авылы башлыгы җинаятьтә гаепләнүче булып калды. Аны авыл кырыендагы камышларны чапмауда гаепләделәр. Авыл башлыгы ул камышларны чабарга бернинди техник мөмкинлеге булмавын әйтсә дә, авыл башлыгы буларак, гаепле дип каралды.
Кургандагы коточкыч янгын нәтиҗәсендә Курган тирәсендәге бакчачылык ширкәтләре дә янып беткән. Янгынның шаһитлары әйтүенчә, бәйдә калган этләр тереләй янган.
Бүген РФ гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министры Александр Куренков Курганга килде. Иртән 9 урында янгын булган, алтысын сүндерә алганнар. Әмма бу мәгълүматлар үзгәреп тора – кичкә инде тагын 8 янгынны сүндерү турында әйттеләр, ә янгыннар бетми.
Министр әйтүенчә, җил көчле булу сәбәпле, янгыннарны сүндерүгә авиацияне җәлеп итә алмаганнар. Ут катламы 8-10 метрга җиткән. Ут ярты сәгатькә 10 км тизлегендә барган.
Министр янгын сәбәбе дип корыган үләнгә ут төртүне әйткән. Тагын бер сәбәп – ташландык йортлар.