Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аллаһы Тәгалә җәза бирә» – Курган өлкәсендә татар авылы янып беткән, мәчет исән калган

news_top_970_100
«Аллаһы Тәгалә җәза бирә» – Курган өлкәсендә татар авылы янып беткән, мәчет исән калган
социаль челтәрләр

Курган өлкәсендә инде берничә тәүлек буе урман янгыннары котыра. Алар бик күп торак пунктларга да зыян салды. Кичә хәвеф Шадринск округындагы Йолдыз (Юлдус, элекке атамасы – Эчкен, Ичкино) татар авылына да килеп җитеп, аны көлгә әйләндергән. Авылның имам-хатыйбы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин сүзләренчә, урман ягыннан утлы өермә рәвешендә килгән янгын авылны 40 минут эчендә көлгә әйләндергән. Янгында авылдан 6 кеше һәлак булган.

«Әлегә төгәл саннарны әйтә алмыйбыз. Чама белән 500 хуҗалык янып бетте, дип саныйбыз. Ут бер урамдагы йортларга гына күчмәде. Шулай ук, Аллаһы тәгаләнең рәхмәте белән, мәчетебез дә исән калды. Янгын мәчетнең нәкъ алдында тукталды.

Кызганычка, бөтен кеше дә янгын тозагыннан котыла алмады. Һәлак булучылар да бар… Аларны бүген соңгы юлга озатачакбыз», – диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

Мессенджерларда Әхмәдулла хәзрәт яздырган видео да таралды. Ул анда янгын кап-кара, тигез җиргә әйләндергән авылны күрсәтеп: «Аллаһы Тәгалә безгә җәза бирә. Динне дә, телне дә онытабыз. Халыклар бозылды», – дип сөйли.

Йолдыз авылында 800дән артык кеше яши. 11 сыйныфлы мәктәп, мәдәният йорты, авыл җирлеге бинасы бар. Янгын сүндерүчеләр көче белән аларны да саклап кала алганнар.

Авыл халкын әлегә вакытлыча Шатровога, техникум тулай торагында китергәннәр. Күрше-тирә авыллардагы туган-тумачаларында урнашкан кешеләр дә бар.

Йолдыз авылы халкына ярдәм җыю оештырылган. Каза күрүчеләргә беренче чиратта су, ризык (консервлар, печенье, шикәр, чәй, ипи), җылы кием, бала-чага өчен кирәкле әйберләр, бәдрәф кәгазе, юеш салфеткалар, савыт-саба, телефон зарядниклары, тынычландыручы дарулар, электр чәйнекләре кирәк, дип хәбәр итә Курган өлкәсе Татар мәдәнияте үзәге. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен 89195736167 номеры күрсәтелгән. Ярдәм Курган шәһәре, Ефремов, 26 адресына кабул ителә. 

Бөтендөнья татар конгрессы да янгында зыян күргән татарларга ярдәм җыя башлады. Конгресстан беренче ярдәм машинасы 10 май көнне юлга кузгалачак. Ярдәм әйберләтә дә, акчалата да җыела. Зыян күрүчеләргә кирәкле әйберләрне Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5 буенча урнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасына алып килергә мөмкин. Матди ярдәм өчен әлегә махсус счет ачылмаган. Шуңа күрә акчаны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев номеры аша картасына күчерергә мөмкин.

89872974229 номеры картага беркетелгән. Тулырак мәгълүмат «Татар-информ» сайтында. 

Курган өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Янгын нәтиҗәсендә шәһәр тирәсендәге «Дорожник», «Смолино», «Электрофикатор» бакчачылык ширкәтләре янып беткән, «Майский», «Дрожжевик» дигәннәре зыян күргән. Янгын сәбәпле, җинаять эше кузгытылган – ни сәбәпле утның шулай тиз таралуын ачыкларга вәгъдә итәләр. Губернатор янгыннан зыян күрүчеләргә 10 мең, бөтен әйберен югалтканнарга 50 мең сум акча бирергә вәгъдә иткән. 

6 кеше һәлак булган, 14 кеше пешкән. Видеода сөйләүчеләр, дача йортларында һәлак булган этләр бик күп, дип әйтә – кемнәр чылбырдан ычкындырып өлгермәгән, шуларныкы тереләй янып үлгән.

Утның тиз таралуына җилнең көчле булуы, яңгырлар булмау һәм караучысыз биналарның күп булуы сәбәпче. Шулай ук янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиешле ведомстволарның эшләмәвен дә әйтәләр.

Фотогалереяда – янгыннан каза күргән бакча ширкәте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100