Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәхил булыгыз» дип китте...» – Сабаның Иләбәр авылы егете Флорит Нигъмәтҗанов истәлегенә

Саба районы Иләбәр авылы халкы әле шушы көннәрдә генә батыр лачын исеменә чын-чынлап лаек авылдашларын соңгы юлга озатты. 38 яшендә һәлак булган Флорит Нигъмәтҗанов белән бәхилләшү чарасына килгән хәрби комиссар да аны «безнең заман герое» дип атый. «Интертат» мәрхүмнең якыннары белән элемтәгә керде.

news_top_970_100
«Бәхил булыгыз» дип китте...» – Сабаның Иләбәр авылы егете Флорит Нигъмәтҗанов истәлегенә
Фото: © Халидә Гарифуллинаның шәхси архивыннан

Флоритны безнең заман героена тиңләштерү юкка гына түгел: ул махсус хәрби операциядән хәтта яраланып кайтканнан соң да, яңадан яу кырына барырга үзендә көч таба, ди авылдашлары.

Флорит Нигъмәтҗанов махсус операция зонасына өлешчә мобилизация буенча 2022 елның сентябрь азагында җибәрелә. Быел җәен ДНР җирлегендә барган штурм вакытында һәлак була. 23 сентябрьдә аны туган авылына кайтарып, җир куенына салалар.

«Флорит Фәрит улы Нигъмәтҗанов махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк хезмәт итте. Берничә тапкыр гомерен, сәламәтлеген куркыныч астына куеп, яралы иптәшләрен чыгарган. Үзе дә бәрелешләрдә берничә тапкыр яраланган булган. Авырлыкларга карамастан, подразделениега куелган бурычларны намус белән башкарган. Кызганыч, хәрби иптәшебез 30 июльдә штурм вакытында алган имгәнүләрдән һәлак була.

Югалту ачысын бернинди сүз белән дә басып булмый, билгеле. Бүген яу кырына кабаттан барырга кыюлыгы җиткән ир-атлар бик сирәк. Флорит – безнең заман герое! Без сине беркайчан онытмабыз. Урының оҗмахта булсын», – дип чыгыш ясаган хәрби комиссар. Бу хакта «Саба дулкыннары» аккаунтында язылган.

Флоритның әти-әнисе инде гүр ияләре. Иң якын туганнарыннан ике бертуган апасы бар икән. Тимершык авылында яшәүче апасы Халидә Гарифуллинага энесенең үлеме турында хәбәр, ни кызганыч, 20 сентябрьдә генә килеп ирешә. Июнь азагыннан бирле хәбәрсез юкка чыккан якынын эзләп, берничә тапкыр хәрби комиссариатка мөрәҗәгать иткәч кенә, әллә күпме гомер йөрәгеннән кан саркып яшәгән Халидә апага әнә шундый яман хәбәр ишетергә туры килә.

«Апай, алып кал мине, китәм бит, аннан чыгып булмый бит инде», – дип өзгәләнде»

– Мин аңа гел «улым» дия идем, бик якын идек бер-беребезгә. Отпускыларга кайтып йөрде, соңгы киткәнендә шундый итеп кочаклады инде ул мине. «Апай, алып кал мине, китәм бит, аннан чыгып булмый бит инде», – дип өзгәләнде инде ул, балакаем, киткәнче. Үзе барыбер: «Апай, мине көт, яме, кайтам мин», – дип китте. Алып калып булмады шууул, – дип көрсенеп куйды күз яшьләренә ирек биргән Халидә апа.

Фото: © Халидә Гарифуллинаның шәхси архивыннан

2023 елда Флорит яраланып кайтып, берничә ай бармыйча торган. «Җилкәсендә мускулларын югалтып, кулы күтәрелмәс булып кайткан иде», – дип искә ала Халидә апа. Хәле җайлангач, яралар бераз ябылгач, Флорит кабат ил хакына яу кырына китә.

– «Апай, синең янга кайтам, бергә торабыз, йорт-җирләрне карыйбыз», – диде соңгы сөйләшкәндә. Чия төстә капка-койма эшләттем дип, аңа төшереп җибәргән идем. «И-и, апай, караңгы булган бу, кайткач, мин моны яшелдән ясатам», – диде. «Ярар, ярар, исән-сау кайт, балакаем, ясатырсың», – дидем, – дип хатирәләрен яңартты Халидә апа.

Флоритның апасына хәрби операциядәге хәлләрне куркыныч дип беркайчан сөйләгәне булмаган. «Апай, минем өчен борчылма, апай, шундый әйбәт», – дип әйтә иде. Ул бик акыллы иде, кешегә авыр сүз әйтмәде, беркайчан борчырга теләмәде», – дип искә ала туганы.

«Ил хакына, ил даны өчен фидакяр хезмәт итеп җан биргән. Батыр солдатның урыны оҗмахта булсын! Флоритның рухы шат булсын», ди якыннары.

«Балалар әтиләрен бик сагыналар»

Халидә апа әйтүенчә, Флорит гаилә бәхетен татып яши алмаган. Беренче хатыныннан – 2, икенче хатыныннан 1 баласы калган. 14 һәм 12 яшьлек кызлары әтиләренең бакыйлыкка киткәнен белгән, җирләргә дә килгәннәр.

– Аралашып торалар иде, әтиләренең кайда икәнен беләләр иде. Балалар әтиләрен бик сагыналар, «әти исән булса, болай итәр иде, тегеләй итәр иде» диләр инде.

Флорит 26 июньдә кереп китте, шуннан хәбәргә чыкмады. Берничә тапкыр военкоматка бардым, бер 10 тапкыр төшкәнмендер. 19 сентябрьдә «үлгән» дип шалтыраттылар. «Әти-әнисе исән булмаса да, аны эзләүче апайсы бар, ул миңа улым шикелле», – дидем. Эзләмәсәң, бер кешене тапмыйлар икән. Хәрби билеты, паспорты, телефоны, жетон, флешкасы үзе белән кесәсендә булган. Шуннан таныганнар, – дип сөйләде Халидә апа.

Фото: © Халидә Гарифуллинаның шәхси архивыннан

Флорит үзе үләсен сизеп киткән кебек булган. «Соңгы киткәндә, минем кайнанама, аңа кодагый әби була инде, «бәхил булыгыз, мин кайтмасам» дип киткән икән», – ди апасы.

«Мин аның үлеменә һаман да ышанмыйм әле»

Классташы Айдар Яруллин дустының үлем хәбәрен ишеткәч, үзенә бик авыр булганын әйтте.

– Мин аның үлеменә һаман да ышанмыйм әле, гел кайтыр кебек. Табутны ачып, кемне җирләгәнне үз күзем белән күрмәгәч, ышануы авыр.

Бәләкәйдән дуслар булдык, мәктәптә бергә укыдык. Беркайчан начарлыгы тимәде, авыр хәлдә калдырганы булмады. Гел бергә идек. Якын дус була белде. Гел яхшылыкта иде аның күңеле.

Ул сугышка киткәннән бирле гел элемтәдә иде, язышып, шалтыратышып тордык. «Бөтен нәрсә тәртип, исән-сау мин», – дия иде. Ул куркаклар рәтеннән түгел, юаш булса да, кыю егет иде. Яраланып кайткач та хәйран очрашып, сөйләшеп утырдык. Яраланып кайткач, күп кеше кире китми бит. Ә ул китте, курыкмады, «егетләр шунда» диде. Герой дип әйтерлек егет ул! Минем өчен чын герой ул!

Отпускыга кайтырга тиеш иде, соңгы язышуыбыз да шул хакта булган... – диде Айдар.

Фото: © Халидә Гарифуллинаның шәхси архивыннан

Флоритны күршеләре дә бик юксына.

«Биш мәртәбә очраса, биш мәртәбә исәнләшә иде»

– Флорит турында күп сөйләргә була. Балакаем үз балаларым белән бергә тәгәрәп үсте инде ул, кара-каршы булганлыктан бездә еш булды. Ничек итсә итте, тормышын өстерәп барды, шундый авыр тормышта яшәде ул, аңа бернәрсә дип тә әйтеп булмый. Күз алдында һәрвакыт һаман елмаеп торуы, исәнләшүе, биш мәртәбә очраса, биш мәртәбә исәнләшә иде. Урыны җәннәттә булсын, шәһит үлемнәр белән киткәндер, – диде Тәслимә апа.

«Кайчан гына ярдәм сорап керсәң дә, Флорит хәзер йөгереп кереп җитә иде»

Нурсәнә апа Яхина да Флоритның үз балалары белән бергә уйнап үскән малай булуын әйтте.

– Бик кешелекле, ярдәмчел иде. Кайчан гына ярдәм сорап керсәң дә, Флорит хәзер йөгереп кереп җитә иде. Безнең өчен бик әйбәт иде. Бер начарлыгы да тимәде.

Аларның утлары безгә төшеп тора, аларның өйләрендә ут янса, сөенә идем. Әти-әнисе исән чакта да без дус яшәдек. Берәр әйбер кирәк булса да, төзәтәсе җир булса да, беркайчан кире какмадылар, гел ярдәмдә булдылар.

Аны алып киткәч, исән-сау кайтсын дип, гел теләп тордык. Үлемен ишеткәч, бик каты борчылдык. Мин бит әле аны кайта дип көтеп тора идем... – дип уртаклашты Нурсәнә апа.

Кайтыр дип көтсәләр дә, Флорит яу кырында һәлак булган. Мәрхүмнең туганнары, якыннары, дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһ сабырлыктан, ярдәменнән ташламасын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100