Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саба районында махсус операциядә һәлак булган Флоритны соңгы юлга озатканнар

news_top_970_100
Саба районында махсус операциядә һәлак булган Флоритны соңгы юлга озатканнар

«Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе махсус операциядә һәлак булган Иләбәр авылы егете Нигъмәтҗанов Флорит Фәрит улын соңгы юлга озату турында хәбәр итә.

«Флорит Фәрит улы белән хушлашырга район җитәкчеләре, авылдашлары, туганнары килгән иде. Хуш, бәхил бул, Флорит! Урының оҗмахта булсын! Илебезнең батыр егете булып син безнең күңелләрдә озак сакланырсын әле», – дип язылган «Саба дулкыннары» аккаунтында.

Флорит Нигъмәтҗановка 38 яшь булган. Ул 1985 елның 27 декабрендә туган. 30 июльдә һәлак булган. Аны туган авылында җирләгәннәр.

Хушлашуга килгән хәрби комиссар аны «безнең заман герое» дип атаган. Флорит Нигъмәтҗанов махсус операциядә беренче көннәреннән бирле катнашкан. Ул ДНР җирлегендә барган штурм вакытында һәлак була. «Ирлек рухы ул узган сугыш юлыннан кабат узачак. Ул безнең күкләребез аяз булсын, балалар укый алсын сугышты. Без сине онытмабыз. Урының оҗмахта булсын», – дигән ул.

Бу постка кайгы уртаклашу, изге теләкләр язалар.

«Урыны оҗмахта булсын»;

«Күңелләрдә мәңге саклану беләнмени, нинди ир-егетләрне кыралар...»;

«Авыр туфрагы җиңел булсын»;

«Кемгә кирәк бу сугыш, ник кыралар газиз җаннарны, йөрәк әрни. Балакаем, урының фирдәвес җәннәтләрендә булсын, туганнарына сабырлык бир».

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 сентябрь 2024
    Исемсез
    Урының җәннәтнең түрләрендә булсын, Флорид🤲🤲🤲
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100