«Бәхет акчада түгел!» – Татар эшмәкәрләре җыенында ниләр хакында сүз барды?
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында XVII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы узды. Читтә яшәүче татарлар нинди бизнес белән шөгыльләнә һәм Татарстан белән ничек элемтәдә торалар?
Сүзне матурлыктан башлыйк әле. Кунакларны фойеда «Татар кызы» бәйгесендә катнашкан кызлар каршы алып торды. Алар белән фотога төшәргә чират та җыелды.
Быел 3 көнлек форумга Россиянең 60 төбәгеннән, 13 чит илдән – барлыгы 400 татар эшмәкәре җыелды. Эшмәкәрләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Ул быел булган төп чараларда тукталды.
«2024 елның иң төп чарасы – БРИКС саммиты Казанда узды. Республикабыз тарихында беренче тапкыр шундый югары дәрәҗәдәге халыкара чараның Казанда узуы Татарстанны тагы да югары дәрәҗәгә күтәрде. Әлеге чара тарихка «Казан саммиты» исеме белән кереп калды. Бу – бик зур ышаныч, дәрәҗә һәм олы казаныш», – диде ул
Бүген форумыбызның өченче көне. Кичә безнең делегатлар Татарстанның Менделеевск шәһәренә барды. Алар өчен Алгарышлы үсеш территориясенең мөмкинлекләре һәм шәһәр төзүче ширкәтләрнең инвестицион потенциалы турында презентация оештырылды. Форсаттан файдаланып, форумда катнашучылар исеменнән Менделеевск районы башлыгы Радмир Илдар улы Беляевка һәм аның бердәм командасына олы рәхмәтләребезне җиткерәбез! – диде җитәкче.
«Су басу үзара ярдәмләшүнең нинди зур көч икәнен күрсәтте»
Беренче чыгыш ясаучы буларак Оренбург өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Оренбург өлкәсе Закон чыгару җыелышы депутаты Илдус Дәүләтов халык алдына чыкты.
2024 ел Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе өчен шатлыклы һәм кайгылы вакыйгаларга бай булды. Язын бездә көчле су басу булды. Өлкәдә хәтта федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл игълан ителде. Табигать казасы аркасында күп йортлар, инфраструктура объектлары зыян күрде, кешеләр бернәрсәсез калды. Саннар теле белән әйтсәк: 37 мең кеше, 14 мең йорт, 70 торак пункт су басудан зарар күрде. Бу вакыйгалар үзара ярдәмләшүнең нинди зур көч икәнен күрсәтте, – диде ул һәм Татарстан халкына гуманитар ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт әйтте.
Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән халыкка 12 тонна гуманитар йөк, 28 мең литр су таратылган. Төрле төбәкләрдә яшәгән татарларга да рәхмәтләрен җиткерде.
Мордовиядән «Солидарность» хәйрия фонды 2 миллион сумлык азык-төлек җибәрде. Самарадан Фәхретдин Канюкаев җитәкчелегендәге «Дуслык» оешмасы 1 миллион сумлык ярдәм күрсәтте. Әлмәтнең «Ак бүре» көрәш федерациясе шулай ук 1 миллион сумлык ярдәм күрсәтте. Гади булмаган вазгыятьтә азык-төлек тулы һәр пакет, һәр шешә су бик кирәк тә, кадерле дә иде. Өлкә халкы бу бәладә ялгыз булмавын, милләттәшләребезнең терәк булуын тойды, – диде ул.
«Авыр вакытта бердәмлекне тою бик мөһим»
Омск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте иҗтимагый оешмасы рәисе Радик Миңнеханов шулай ук су басудан зыян күргән татар авылларына ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен әйтте.
8 майда Усть-Ишим районы авылларын су басты. Барысы 517 йортка су керде, 19 торак пункты район үзәгеннән аерылды. Беренче көнне үк Татарстан ярдәмен тойдык. 120 тонна гуманитар ярдәм килде. Су басудан зыян күргән татар авылларында яшәүчеләр һәм төбәк губернаторы исеменнән ярдәм өчен ихлас рәхмәт әйтәм. Авыр вакытта бердәмлекне тою бик мөһим.
Соңгы елларда Татарстан Республикасы, Бөтендөнья татар конгрессы Омск өлкәсенә, биредә яшәүче милләттәшләребезгә даими ярдәм күрсәтеп килә. Аеруча Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевичка шушы изге эшләре өчен зур рәхмәт җиткерәбез.
Соңгы елларда Сезнең ярдәм белән Үләнкүл авылында «Бохара татары» йорты барлыкка килде. Каракүл авылындагы янган йортларны төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәтелде. Большеречье районында Татар утары ачылды һәм моңа кадәр булмаган мөселман зираты өчен җир бүленеп, төзекләндерү эшләре башкарылды. Иртыш һәм Ишим елгасы ташуыннан соң зыян күргән 7 татар авылы халкына 10 миллион сумнан артык ярдәм таратылды. Әбәркүл авылында яңа мәдәният йорты ачылды.
Инде бүгенге көндә без киләсе 2025 елга да зур планнар белән яшибез. Беренчесе, Әшеван авылы мәктәбенә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай исемен биреп, авылда Татар утарын ясап, Габдулла Тукайга бюст кую. Икече зур хыялыбыз – Омск шәһәрендә патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачу.
Ә инде тагын да алгарак китеп шуны да әйтәсем килә: 2026 елга Омск өлкәсе XXVI Федераль Сабантуйны кабул итәргә һәм тарихи Әшеван авылының 800 еллыгын билгеләп узарга әзерләнә, ә 2028 елда, Аллаһ бирсә, Большеречье районында, бергәләшеп, Бөтенроссия татар авыллары Сабан туен оештырырга уйлыйбыз, – дип сөйләде.
«Татарстан белән Үзбәкстан арасында мөнәсәбәтләр нык үзгәрде»
Үзбәкстан Республикасының кейтеринг хезмәте күрсәтү предприятиеләре ассоциациясе рәисе Илсур Гайфуллин татарлар турында төшерелгән фильмның тизерын күрсәтте.
Бүгенге көндә Үзбәкстанда 540 меңгә якын татар яши. Мәдәният үзәкләренең вәкилләре илнең 12 тәбәгендә һәм башкалада да тәкъдим ителгән. Безнең мәдәни тормышыбыз бик бай: Сабантуй – иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул, популярлык һәм хөрмәт ягыннан, Бәйсезлек көненнән һәм Нәүрүздән соң, өченче урында тора.
Хәзерге вакытта Татарстан белән Үзбәкстан арасында мөнәсәбәтләр нык үзгәрде, бик күп бизнес-проектлар бар. Без, Үзбәкстан территориясендә яшәүче татарлар, әлбәттә, Татарстан һәм Үзбәкстан бизнесменнарының активлыгына бик шат. Безнең президентлар очрашып, бер-берсенә елмаеп торганда, мөгаен, барлык Үзбәкстан татарлары елмаялардыр.
Без «Татар тарихы» дип исемләнгән фильм төшердек. 1,5 сәгатьлек фильм декабрь аенда чыгачак. Документаль фильм Үзбәкстандагы татарларның күп гасырлык тарихы турында. Фильм 16 гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр булган вакыт аралыгын ала һәм татар белән үзбәк халкы арасында мөнәсәбәтләр турында да сөйләячәк. Шуны да билгеләп үтәсем килә: Үзбәкстанда татарлар бик күп. Безгә килсәгез, алар сезне хөрмәтле кунаклар буларак каршы алачаклар, – диде ул.
«Татарстанда алган тәҗрибә тагын да тырышыбрак, максатчанрак эшләргә көч-дәрт бирә»
Пермь крае Барда районы эшмәкәре, транспорт компаниясе директоры Ильяс Гыймадетдинов биш бертуганның эше турында сөйләде.
Һәр елдагыча, без Казанга зур делегация белән, эшмәкәрлекне үстерү буенча зур тәҗрибә алу өчен киләбез. Татарстанда күреп сокланырлык, үрнәк алырлык эшләр бихисап күп.
Әтиебез Исмәгыйль Сәлахетдин улы 40 елга якын машина йөртүче булып эшләгән. Аның исеме мактау тактасына еш языла иде. Әниебез Фәнирә Искәндәр кызы үз гомерен үсеп килүче буынны тәрбияләү белән бәйли – рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләп, хәзер лаеклы ялда. Без – гаиләдә 5 малай: Сөләйман, Салават, Илдар, Ильяс һәм Илсаф. 2012 елда нефть һәм газ сәнәгатенә транспорт хезмәте күрсәтүче ширкәтне төзедек.
Оешмада 500дән артык кеше эшли. Һәммәсе – безнен оешма өчен кадерле хезмәткәр. Шуны әйтергә кирәк, хезмәткәрләребезнең 80%ын татарлар тәшкил итә. Шуңа күрә дә инде оешмабызны «Татарлар Транспорт Компаниясе» дип атадык.
Туган авылыбыз Үдик җирлеген үстерүне шулай ук төп бурычыбыз дип саныйбыз. Авылыбыз белән тыгыз элемтәдә яшәүче егетләр без. Юлларны, зират коймаларын төзекләндерүдә, янгын сүндерү техникасын яңартуда булышабыз, шулай ук, мәдәни, массакүләм спорт чараларын оештыруда да ярдәм итәбез. Яшь талантларга да ярдәм итәбез. Җирле коллективларны милли киемнәр белән тәэмин итүдә булышабыз, мәдәни чараларга һәм конкурсларга бару өчен транспорт бүлеп бирәбез. Ат спортын үстерүгә аерым игътибар бирәбез. Эшләп тапкан малыбыздан без башка эшләргә дә саллы өлеш кертәбез: даими рәвештә иганәчелек белән дә шөгыльләнәбез.
Билгеле, эшебезне яңа дәрәҗәгә күтәрү, уңайлырак итү өчен әле күп тырышлык куясы бар. Татарстанда алган тәҗрибә безнең өчен зур әһәмияткә ия. Ул безгә тагын да тырышыбрак, максатчанрак эшләргә көч-дәрт бирә, – дип сөйләде ул.
«Басмада сәясәт темасы бөтенләй күтәрелми һәм бернинди реклама да бирелми»
Башкортстанда чыга торган «Диләфрүз» газетасы баш мөхәррире Галия Сәфәрҗанова «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Диләфрүз» газетасы Уфада 2010 елның октябрь аенда дөнья күрде. 14 ел элек безнең Башкортстанда хатын-кызлар өчен татарча газет-журнал бөтенләй юк иде. Шул сәбәпле шундый басма чыгарырга уйладык. «Диләфрүз» – «нәфис, үзенә тартып торучы, куандыручы» мәгънәсенә ия.
Басмада сәясәт темасы бөтенләй күтәрелми һәм бернинди реклама да бирелми, мәдәният, дин темалары өстенлек бирәбез. «Диләфрүз»не Россиянең 51 төбәге яздыра, ә тиражы – 10 мең. Газета 32 битле булып чыга, кәгазь дә газетаныкы гына, кыйммәтлегә алыштырмадык. Бәяләр арту укучыларыбыз өчен авырлык тудырып, язылу хакының артуына китерә, – дип аңлатты баш мөхәррир.
Галия Сәфәрҗанова Татарстанның ярдәме белән укучыларга газеталарны бушлай тарату мөмкинлегенә ия булуларын әйтте. Моның өчен ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессына һәм 15 ел дәвамында хезмәттәшлек итүче «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Укучылар мәгълүматны күбрәк интернеттан алалар, шуңа күрә кәгазь басмалардан читләшәләр. Өстәвенә, күпчелек укучылар – өлкән яшьтәге кешеләр, ә алар китә баралар. Балаларга телне тапшырып, алар да безне укуны дәвам итәрләр, дип өметләнәбез», – диде ул.
«Майдан октябрьгә кадәр авыл халкыннан җиләк-җимеш җыябыз»
Төмәндә җиләк-җимеш сату белән шөгыльләнүче эшмәкәр Зөфәр Мөхәммәтшин авыл халкы белән ничек эшләүләрен аңлатты.
Соңгы елларда сәламәт яшәү рәвеше тенденциясе һәм органик, табигый продуктларга ихтыяҗның артуы күзәтелә. Бу безне табигатьнең бай ресурсларына – Төмән өлкәсендәге авыл һәм районнарда үскән җиләк-җимеш һәм гөмбәләргә игътибар итәргә этәрде. Авыл халкы еш кына җыелган җиләк-җимешләрен һәм гөмбәләрен сату кыенлыгы белән очраша. Бу – безгә авыл һәм район халкы өчен уңайлы һәм отышлы сату мөмкинлеге тәкъдим итәргә шартлар тудырды.
Компаниянең миссиясе – авыл халкыннан шәһәр кулланучыларына кадәр экологик яктан чиста җиләк-җимеш һәм гөмбәләр белән тәэмин итүнең тотрыклы чылбырын булдыру.
Без Төмән өлкәсенең татар авылларында яшәүче кешеләр белән хезмәттәшлек итәбез, алар урманнарда һәм кырларда җиләк-җимеш һәм гөмбәләр җыялар. Сезон вакытында безнең команда ерак авылларга барып продукцияне кабул итә, гадел бәяләр тәкъдим итә. Майдан октябрьгә кадәр авыл халкыннан җиләк-җимеш җыябыз.
Мисал китерәм. Төмән өлкәсенең Ялуторов районында 15 авылда җиләк-җимеш һәм гөмбәләр күпләп үсә. Бер авылда уртача 3 кабул итү ноктасы бар. Сезон вакытында бер нокта көненә 1,5-2 тонна чимал җыя. Халыктан 1 килограммы 160 сумнан кабул ителә. Бер кеше уртача 60-90 килограмм чимал җыя, бу – 10-15 мең сум чиста табыш бирә.
Башта без җыйган чималны машиналардан гына саттык. Соңыннан склад арендалап, аны склад-магазинга әйләндердек, һәм беренче «ЯгодГрад» ачылды. Без үзебезнең файдалы проектларны дәвам итәбез һәм авыл җире тормышында актив катнашабыз.
Киләчәктә җиләк-җимеш һәм гөмбәләрдән продукция җитештерү өчен цех ачу, зур ритейлерларга чыгу һәм Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан кебек илләрдән зур күләмдә товар китерүне оештыру нияте бар, – дип сөйләде ул.
Рәисне Бөтендөнья татар яшьләре форумына чакыру
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов татар телен һәм мәдәниятен заманча формаларга салу – эшчәнлекләренең максаты булып торуын әйтте.
Бөтендөнья татар яшьләре форумының максаты – татар яшьләрен берләштерү һәм татар телен, мәдәниятен яңа, заманча формаларга салу. Шул максатларга ирешү өчен, безнең ел саен дистәләгән проектлар тормышка ашырыла, – дип, ул форумның эшчәнлеге белән таныштырды.
Райнур Хәсәнов 2025 елның 23-27 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы узуын хәбәр итте, һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны да чарада катнашырга чакырды.
«Эшмәкәр ул – һөнәрле кеше»
Соңыннан Татастан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз сүзен әйтте.
Эшмәкәр ул – һөнәрле кеше, үзен-үзе туйдыра һәм башкаларга да эш бирә. Татар милләте эшмәкәрләре, без гел сезгә таянып эшлибез. Татарларның бер өлеше генә Татарстанда яши, башка илләрдә, Россия төбәкләрендә татарлар бик күп. Сезнең хезмәтегез белән милләтнең көчле булуына зур өлеш кертәсез. Һәммәгезгә хезмәтегез, безнең белән бергә булганыгыз өчен зур рәхмәт, – диде ул.
«Ниндидер яңа бурычлар куеп булмый, бурыч куелган – без милләтне, динне, телне сакларга тиеш. Бәхет акчада түгел. Аның күләмендә. Бизнесларыгыз уңай булсын. Киләчәктә матур итеп эшләргә насыйп булсын», – дип теләде Рөстәм Миңнеханов һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.
«Үзбәкстан татарлары арасында «халык артисты» дигән мактаулы исем бирелү беренче тапкыр булды»
Җырчы Фирүзә Халдарова Үзбәкстан татарлары арасында беренче тапкыр «Татарстанның халык артисты» исеме бирелгән хатын-кыз булды.
Минем өчен бу – тарихи вакыйга, чөнки Үзбәкстан татарлары арасында «халык артисты» дигән мактаулы исем бирелү беренче тапкыр булды. Бу – минем генә түгел, ә бөтен Үзбәкстан татарларының бүләге, әлеге бүләктә һәрбер Үзбәкстан татарының өлеше бар, чөнки халык булмаса, артистлар булмаячак.
Минем бабаларым Башкортстан Республикасының Авыргазы районыннан. Мин Үзбәкстан дәүләт филармониясендә 30 ел эшлим. Татар музыкасын Үзбәкстанда күрсәтү һәм тыңлату өчен бик күп көч түгәбез, чөнки концертларны оештыру гади генә эш түгел. Ләкин филармония сәхнәсендә ничә ел дәвамында Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Салих Сәйдәшев кебек танылган композиторларга багышлап, концертлар ясавым белән мин горурланам. Үзбәкләр татар җырын ярата, аеруча Сабан туйларына яратып киләләр, – дип сөйләде ул.
«Эшмәкәрләр белән берлектә эшләгәндә генә нәтиҗәләр була»
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Мусина Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мөһим эшләренең берсе – ул чит регионнарда яшәүче татарларга ярдәм итү. Шуның өчен безнең Мәгариф министрлыгында үзебезнең бүлекчәбез бар. Килешүләр һәм Татарстан Конституциясенең 14нче мәддасе нигезендә татарлар күп яшәгән җирләрдә мәктәпләргә, укытучыларга даими рәвештә ярдәм итү максаты тора.
Бүгенге көндә 28 төбәктә меңнән артык татар мәктәпләре эшләп килә. Әмма аларга ярдәм кирәк. Безнең эшмәкәрләр белән берлектә эшләгәндә генә нәтиҗәләр була. Шуңа күрә безгә, башкарма хакимияткә, үзебез генә булганда, төбәкләрдәге барлык максатларга ирешү кыен, әмма без бергә булсак, нәтиҗәләр булачак, – диде ул.
Форум гадәттәгечә «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Киләсе очрашуларга кадәр, хөрмәтле эшмәкәрләр!