Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Батут үзәгендә бәйрәм: унбер баланың өчесендә умырткада компрессион сыну диагнозы

Гыйнвар ахырында Казандагы батут үзәгендә туган көн бәйрәме ничек тәмамланган? Сый-хөрмәт, сикерү, йөгерү, күтәренке кәефне, ни кызганыч, икенче көнне хастаханә алмаштырган. Бәйрәмдә имгәнү, зарлану, елашулар булмаса да, Гыйлемхановлар гаиләсе һәм аларның дуслары өчен йомшак сикерткечләрдә күңел ачу эзсез узмаган.

news_top_970_100
Батут үзәгендә бәйрәм: унбер баланың өчесендә умырткада компрессион сыну диагнозы
Владимир Васильев

«Батутларда сикерергә әзерлексез кертеп җибәрергә ярамый икән»

— Улымның туган көнен уздырган идек, — диде Тәнзилә Гыйлемханова. — Үзе күптәннән батут үзәгенә барыйк дип сорап йөргәч, 10 яшен шунда бәйрәм итәрбез дип уйлаштык. Барлыгы 11 бала — туганнары, дуслары җыелды. Олылардан үзем, ирем, апай белән җизни, тагын бер баланың әтисе дә килде.

Шунда табыннар да әзерләгән идек. Балалар рәхәтләнеп сикерделәр, уйнадылар, шикләнерлек берни юк иде кебек, инструкторлар да йөреп тора. Башта батут үзәгенә керер алдыннан алар балаларга тәнен җылытып җибәрү, сөякләрен йомшарту өчен разминка уздырды. Дөрес, ул инде өстән-өстән генә булган кебек тә тоелды, бик тиз генә эшләтеп, кертеп җибәрделәр. Соңрак кызыксынып белешә башладым: шундый сикерә торган җирләргә кергәндә, бик яхшы разминка кирәк, әзерлексез кертеп җибәрергә ярамый икән. Алты сәгатьләп булдык без анда һәм бик ошатып, бернинди зарланусыз, имгәнүсез таралыштык.

Икенче көнне тәннәре бераз авыртты инде, анысы бит инде гел хәрәкәтләнеп гадәтләнмәгәч шулай… Анысы узды кебек, тик иртән улымның классташ дусты коскан, аннан рәтләнеп китеп, барыбер мәктәпкә барган. «Мәктәптә хәле юк иде, физкультурада да утырып кына торды», — дип сөйләде улым. Ул дәресләрдән сорап, иртәрәк кайтып киткән. Кич белән тагын коса башлаган. Әнисе: «Кан басымы югары, пульсы да 140, коса, баш мие селкенмәгәндер бит инде дип аптырыйм, берәр кая егылмагандыр бит?» — дип шалтыратып сорады. «Юк инде, барысы да безнең күз алдында, алай егылучылар, имгәнүчеләр булмады», — дидем. Шуннан ДРКБга барганнар, рентгенга төшергәннәр дә, «сигезенче умырткада компрессион сыну» дигән диагноз куйганнар һәм шундук ятарга да кушканнар. Хастаханәдә дәваланып чыкты инде.

Хастаханә сукмагына аяк басучылар бер алар гына булмаган икән. Тагын берничә кунак шундый имгәнүгә дучар булган.

— Абыйның хатыны белән дә сөйләшеп тордык, аларның да кызлары барган иде. Хәлләрен сорашкач, 8 яшьлек кызлары да аркасы әле авырта, әле бетеп китте дип әйткәләгән булган. Табибка күрсәтеп карагыз әле дигәч, алар көндез травматология үзәгенә барганнар. Рентген ясагач, аларга да, ялгышмасам, 5,6нчы умырткалары сынган дигәннәр. ДРКБга барып, моңа инану өчен яңадан рентген ясаганнар. Анда шикләр расланды. Алар инде кызларын яткырудан баш тартып, корсетка заказ бирделәр. Өйдә генә дәваланалар.

Апай да бер улы бераз зарлана дигән иде. «Апай, Мәликәнеке дә шулай булган, күрсәтегез», — дигәч, җизни аны травматологиягә алып киткән. Анда да умырткалар сынуга шикләнеп, ДРКБга җибәргәннәр. Аларның «күпсанлы компрессион сыну» дип якынча диагноз куелган. Төгәл диагноз куя алмагач, МРТ кирәк дигәннәр. Умыртка арка ягыннан түгел, эчке яктан сынган дип әйткәннәр, ул очракта рентгеннан гына карап бетерә алмыйлар икән, шуңа МРТ кирәк.

Үземнең улым да бераз арка сызлавыннан зарланган иде, аннары бетеп китте ул аның. Хәзер тагын да шикләнә төштем, Арсланның да шулайдыр инде дип борчыла башладым. Без дә ДРКБга улымны күрсәтергә бардык, карадылар — бездә компрессон сыну юк, бәрелү, тартылу дип кенә куйдылар, шөкер, умырткалыгы исән-сау, тик барыбер сакланырга кирәк.

Шулай итеп, унбер баланың өчесендә сыну дигән сүз. Калганнарда әйбәттер, ул-бу ишетелмәде, — дип сөйләде Тәнзилә ханым.

«Йөрмәсеннәр иде шул батут үзәкләренә»

Тәнзиләнең сүзләренчә, табиблар да батут үзәкләрен ябу турында петиция языгыз дип киңәш биргән. Батут үзәкләреннән имгәнеп килүчеләр күп булуын әйткәннәр.

— Моңа кадәр батут куркыныч дип ишеткәнем дә юк иде. Ишетсәм дә, колакка кермәгән инде ул. Тюбинг куркыныч икәнен беләм. Дөресен әйткәндә, авылда күршеләрнең батутлары бар, җәй буе шунда сикерәләр, уйныйлар минекеләр, алай куркыныч дип башыма да килгәне юк иде.

Менә бу хәл күпләргә гыйбрәт булсын иде, күбрәк кешегә ишеттерәсем килә: йөрмәсеннәр иде шул батут үзәкләренә. Компрессион сыну сизелмәве, яшерен булуы белән дә куркыныч икән… Балалар кызыга, сорый инде, әти-әни белсә дә, «ярар, безгә кагылмас әле» дип барырга мөмкиннәр, шуңа бөтенләй ябылсалар, әйбәт булыр иде.

Батут үзәген без судка да бирә алмыйбыз бит, чөнки балаларның исемнәрен, яшьләрен язып, килешү төзелә. Алар үз өстеннән җаваплылыкны төшерә дигән сүз, — дип искәртте Тәнзилә ханым.

Компрессион сынуга дучар булган балалар кимендә алты ай ятып торырга, физиотерапия алырга тиеш. ЛФК күнегүләре кирәк. Утырырга ярамый, корсет киеп дәваланалар. Берничә айга өйдә генә укып, күңелле мәктәп тормышыннан да мәхрүм калалар.

«Компрессион сыну кифоз яки бөкрегә китерә ала»

Сикергән вакытта умырткаларга басым артып, алар кысыла. Хәтта озак сикереп, мәтәлеп китүләрдән дә компрессион сыну булырга мөмкин икән. Бу хакта Республика балалар клиник хастаханәсе травматолог-ортопеды Фәнис Гыйбадуллин аңлатты.

— Компрессон сыну — ул сөяк сыну кебек түгел. Умырткалар губка кебек матдәдән тора, алар кысыла, бер-берсен сыта кебегрәк килеп чыга. Еш кына ул умырткалыкның күкрәк өлешендә була. Умырткаларның алгы өлеше бераз утыра, балаларда ул бик гади генә егылу сәбәпле дә була. Ничә умыртка сынуга һәм имгәнү дәрәҗәсенә карап та кифоз яки бөкре килеп чыгарга мөмкин.

Тренировкаларда бала икенчесе өстенә егылса, мәтәлчек атканда, батутларда каты итеп сикергәндә, ешрак умырткалык баганасының 5, 6, 7 умырткалары утыра, компрессияләнә. Кайчак бу халәт соңрак, хәтта бер елдан очраклы гына ачыкланырга мөмкин.

Хәзер мондый очраклар ешайды. Бу технологияләр үсеше белән бәйле: батут үзәкләрендә имгәнәләр, турниктан да еш егылалар, тюбингта шуганда мәтәләләр. Арка белән сузылып ятып егылмасаң да килеп чыга ул, яның белән мәтәлчек атканда да булырга мөмкин. Иң еш күзәтелгән очрак шул: башта берни дә борчымый, аннары арка авырта дип, 7-10 көннән киләләр. Балалар йөгереп килеп утырганда, йә арт якларына кисәк утырганда, аркалары каты гына итеп сызлап китәргә мөмкин. Кайчак баланың башта бер җире дә сызламыйча, соңрак зарланыга мөмкин, чөнки имгәнү нәтиҗәсендә ялкынсыну соңрак була һәм нерв күзәнәкләре кысыла.

3нче умырткадан 8нчесенә кадәр сынган катлаулы очраклар да була. Табиблар күбрәк неврологик патологиягә карый. Неврологик патология булмаса, димәк, куркыныч түгел. Косу булса, ул күбрәк умырткалыкның муен өлеше белән бәйле. Батут үзәкләрендә еш кына беренче муен умырткасының каймыгу очраклары да була, чөнки бала сальто ясый, ялгыш муены беләк кәкрәеп егыла, муен мускулларына зыян килгән була. Бу вакытта балаларда баш авырту, баш әйләнү, косу булырга мөмкин.

Бала егылып, күпмедер вакыт сулый алмаска да мөмкин. Бу арканың күкрәк өлеше белән каты итеп төшкәндә, йә бәрелгәндә шулай була, — дип ачыклык кертте Фәнис Гыйбадуллин.

Травматолог әйтүенчә, компрессион сыну снимокта күренмәскә дә мөмкин, шуңа күрә диагнозны раслау өчен кайчак МРТ ясарга киңәш итәләр. Каты деформация булса, алга таба кифоз, башлангыч остеохондроз, артроз да булуы ихтимал. Җиңелчә генә имгәнсә, дәваламасаң да, тискәре нәтиҗәсе булмаска мөмкин. Барысы да умырткаларга ни дәрәҗәдә зыян килүгә карый.

— Иң мөһиме — ортопедик режим. Умырткалыкка иң зур басым утырган вакытта була, шуңа алты ай утырырга ярамый. Өйдә генә укырга туры киләчәк. Күкрәк өлеше бөгелмәсен өчен, каты корсет кияргә кирәк. Аны төнгә салалар. ЛФК, физиодәвалану булырга тиеш. Умырткалыкны сузу, тарту буенча төрле күнегүләр көн саен ясала. Спортчылар ярышлар кала дип борчылса да, без бер ел бернинди сикерү ярамый, дип кисәтәбез.

Бүген барлык компрессион сынуларның якынча өчтән бер өлеше батут үзәкләре белән бәйле. Аена уртача 15-20ләп пациент килергә мөмкин. Бик еш күзәтелә торган имгәнү бу. Күпләр бит әле мөрәҗәгать тә итми, ике ай арка авырта инде, дип йөриләр, ә табибка бармыйлар, — диде.

Фәнис Гыйбадуллин батутларга каршы булуы турында узган елгы әңгәмәсендә дә әйткән иде.

— Мин батут үзәкләрен һичьюгы яшь буенча чикләр идем. 15 яшькә кадәр булса да. Сикерер урын булмаса, беркемнең сикерәсе дә килмәячәк. Тәкъдим булгач, ихтыяҗ да бар инде. Мәсәлән, әти-әниләр килә, алар бит документ имзалый, үзләре җаваплылык ала дигән сүз.

Тюбингларның зыяны турында күп сөйләнде. Шуның кебек батут үзәкләрендә дә компрессион сынулар буенча статистика булса, күбрәк сөйләнсә, бәлки, нәтиҗәсе дә булыр иде, — диде травматолог табиб.

Батут үзәгенә берничә тапкыр шалтыратып карасак та, балаларның батутларда үз-үзен тоту кагыйдәләре, сикерер алдыннан ничек әзерләүләре турында аңлатып бирүче булмады. Батут үзәгеннән безгә «сезнең номерыгызны алдык, җавап бирербез» дип шалтыратырга вәгъдә итсәләр дә, шалтыратмадылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100