Травматолог Фәнис Гыйбадуллин: «Мин батутларга каршы»

Бер рәхәтнең - бер михнәте. Җәй балалар өчен рәхәт чор булса да, бу айларда имгәнү куркынычы зур. Ни кызганыч, кайсы «сәпит»тән оча, кемдер тәрәзәдән егыла, батутларда сикереп зыян күрүчеләр бар. Республика балалар клиник хастаханәсе травматолог-ортопеды Фәнис Гыйбадуллин белән җәйге имгәнүләр турында әңгәмә кордык.

Фәнис әфәнде, җәй җитү белән кайсы имгәнүләр төре арта?

Җәй көне балалар күп вакытын урамда уздыра. Җәйге имгәнүләр күбрәк әти-әниләр игътибары җитмәү сәбәпле була. Алар көндезләрен эштә бит, шуңа күрә балалар караучысыз кала.

Прогресс үскән саен имгәнүләр дә арта. Күбесе велосипед, самокат белән бәйле. Хәзер гироскутерлар, скейтбордлар, пенни-бордлар да бар бит. Аларда йөреп зыян күрүчеләр дә килә. Аларга беренче тапкыр басуга ук имгәнеп киләләр. Күбрәк 6 яшьтән 10 яшькә кадәр балалар очрый.

Күбрәк терсәк, тез, тубык сөяге, кул чугы, беләзек сөяге имгәнә. Велосипедта, самокатта һәм башка санап киткән җайланмаларда йөргәндә, тезгә дә, терсәккә дә саклагычлар, башка шлем кияргә кирәк.

Хәзер батутта имгәнүчеләр күбәйде. Шулай ук таган, турниклардан егылып төшәләр. Алар барысы да компрессион сынуга китерә ала, сабыйларның умырткалары имгәнә. Бу - куркыныч имгәнү. Аннан соң тернәкләнүгә күп вакыт кирәк. Алты айдан алып, бер елга хәтле сузылуы ихтимал.

Безгә көн саен батутта сикереп зыян күргән, кимендә, бер бала килә дип әйтә алам. Батутларда дөрес сикермәү, я озак сикерү дә балага җитә кала. Аларның сөякләре йомшак бит, аннары снимокларда имгәнүләре күренә.

Әти-әни җаваплы инде монда, балаларга зыянын аңлата белергә, сикерү вакытын чикләргә кирәк. Элек аерым батут үзәкләре булса, хәзер төрле балалар мәйданчыкларында, бәйрәмнәрдә дә батутлар бар. Яңа торак комплексларда батутларга керү ирекле, балалар бергә сикерә, бер-берсенең өстенә төшә, шуңа имгәнүләр арта. Батутларны ирекле кую дөрес әйбер түгел дип уйлыйм. Мин батутларга каршы.

Таганда атынганда да егылып төшеп җәрәхәтләнүчеләр бар. Еш кына әти-әниләр карап тормый, абыйлы-энеле балаларны бергә атынырга җибәрәләр дә, икесе дә имгәнү ала. Күп вакытта табиблар да беренче күрүдә үк имгәнгән җирне таба алмый. Балаларның үзләренең физиологиясе бар. Кайвакыт сөяк өслеге астында сынган урын була, ул вакытта шеш зур булмый, буыннар функциясенә дә артык зыян килми. Мондый очракта, егылуга ук салкын әйбер куеп торырга киңәш итәбез. Аннары тизрәк безгә килергә кирәк. Без рентген снимогы аша сөяк сынуын күрсәк, гипс белән иммобилизация ясыйбыз.

Тагын безгә көн саен я машина, я фатир ишегенә бармагын кыскан балалар килә. Баланы һәрвакыт алга уздырырга кирәк, кергәндә дә, чыкканда да. Җәен тәрәзәләр еш кына ачык тора бит, бала ахырдан керсә, җил белән ишек ябылып китәргә, бала аны тотып кала алмаска мөмкин. Шуңа күрә баланы алдан кертергә кирәк. Ишек аркасында имгәнүчеләр бик күп.

Балалар кулына ватыла торган савыт-саба да тоттырырга ярамый. Алар егылып, пыялага киселергә мөмкин. Өстәлдәге кайнар чәйгә, ашка, кайнар плитәгә, чәйнеккә пешеп, термик җәрәхәтләр алалар. Балалар физиологиясенә караганда, термик җәрәхәтләр тиз ялкынсына, инфекция кушылырга мөмкин. Ул очракта тиз арада стационарга барырга кирәк.

Көненә уртача ничә мөрәҗәгать була?

Тәүлегенә 60лап кеше килә. Бу җәй көне шулай, кышын, билгеле, әзрәк. Беренчедән, мәктәптә булалар, икенчедән, урамга бик чыкмыйлар, егылсалар да, калын кием саклый. Авыр имгәнү очраклары якынча биш процент.

Әти-әниләр баласын табибка соңга калып китерү очраклары буламы?

Әйе, әйтик, эштән кайталар, баланың имгәнгәнен белмиләр, бала үзе әйтмәгән булырга мөмкин. Икенче-өченче көнгә карыйлар — я йөгерми, я аягына баса алмый, кечкенә балалар елый башлый, шуннан соң гына табибка киләләр. Монда инде шактый вакыт узган булуы бар.

Теләсә нинди бәрелү-сугылуларга җиңел карарга ярамый. Баладан ничек имгәнгәнен, ни рәвешлерәк егылганын җентекләп сорашырга кирәк. Безгә килгәндә кайчак әти-әниләр баласы белән нәрсә булганын да белми. Табибка тиз арада килеп җитеп булмаса, имгәнгән урынга салкын әйбер куеп торырга кирәк. Ул урын кузгалмасын өчен, берәр нәрсә белән бәйләп куярга да мөмкин. Бу иммобилизация дип атала.

Сынган урын соңга калып ачыкланса, кайвакыт аяк-куллар бераз кыскарырга яки деформацияләнергә мөмкин, нәтиҗәдә, үсеп җиткәч, буыннарның функциясе бозылуы ихтимал. Ялкынсыну, артроз булырга мөмкин. Ә кайвакыт зыяны да булмый, бала тиз тернәкләнгән була.

Баланың авыртуын басар өчен дару бирергә ярыймы соң?

Бирергә була, ләкин башта табибка бару хәерлерәк. Кечкенә балалар сөйләшә алмый, авыртамы-юкмы икәнен елаганына карап кына ачыклый алабыз. Ә даруны баса торган дару биргәч, ул урыны сызлыймы-юкмы икәнен белмибез.

Кечкенә чакта егылуларның алдагы тормышта тискәре нәтиҗәләре күренергә мөмкинме?

Балаларның организмы үскән саен, тискәре нәтиҗәләре бетә бара, чөнки яшь организм тизрәк тернәкләнә. Әйтик, кул-аяк сынса, олылар хәтта сигез атнага кадәр гипста йөри, балаларга 4-6 атна да җитә.

Җәй көне тәрәзәдән балалар егылып төшү турында хәбәрләрне еш ишетергә туры килә. Шушы бәлане ничек булдырмый калырга?

Гомумән, балаларны тәрәзә янына килергә, тәрәзә төбенә менеп карап торырга, балконнарга чыгарга өйрәтмәскә кирәк. Олылар булмаганда, алар бер ияләшкән гадәт буенча менә дә, үтәли җил белән тәрәзә ябыла да бала төшеп китә. Москит челтәрләргә таянып төшеп китүчеләр дә күп. Тәрәзәне бала ача алмасын өчен куя торган җайланмалар бар, аларны куярга кирәк.

Ничек кенә саклансаң да, кечкенә балаларны һәрвакыт бер кеше карап торырга тиеш. 6-7 яшькә кадәр балаларны ялгызын калдырырга ярамый.

Җәй көне эсседә су коенган вакытта балалар нинди имгәнүләргә дучар була? Бала суга керер алдыннан, әти-әни нәрсәне истә тотарга тиеш?

Әти-әни һәркайда алдан барырга тиеш, шул исәптән, суга да беренче булып керергә. Су төбендәге әйберләр күренми бит, шуңа күрә аяклары таш, пыяла белән киселергә, я чыра керергә мөмкин. Хәзер шушындый имгәнүләр белән күп киләләр.

Суга сикереп, имгәнүчеләр бар. Табан асты, үкчә имгәнә. Соңыннан балалар аякларына баса алмый, шуңа алдан әти-әни кереп тикшерергә тиеш.

Менә баласы судан чыкты да, аягы яки кулы җәрәхәтләнгән, шаулап кан ага ди, ул очракта әти-әни нишләргә тиеш?

Табибка тиз арада барып җитү өчен ара ерак булса, кысып бәйләргә, я жгут салырга кирәк. Кул имгәнсә - җилкәгә, аяк имгәнсә - ботка жгут салалар. Кан бераз туктагач, табибка барып булмаса, үзләре водород перекисе белән эшкәртергә тиеш.

Балалары спорт белән шөгыльләнүче ата-аналарга нинди киңәшләр бирәсез? Спорт һәм имгәнү янәшә йөри торган сүзләр бит…

Әйе, балалар хәзер секцияләргә күп йөри, спортта имгәнүләр бихисап. Аннан качып булмый, ул барыбер бер булырга мөмкин. Спортта имгәнү булганда, тулысынча реабилитация үтү мөһим. Тулы реабилитация курсы узмыйча, спортка кире кайтырга ярамый. 

Сезнең тәҗрибәдә соңгы арада булган берәр очракка мисал китерә аласызмы?

Бала балконда уйнаган, әти-әнисе сөйләве буенча, ничектер сикереп, өстән шуышып төшкән дә, аркасына агач тоткадан чыра кергән. Алып карарга маташканнар, булдыра алмагач, аннары безгә килделәр. Карасак, теге чыра инде 3-4 сантиметр тире астына кергән. Шуңа күрә андый очракларда вакытны сузарга кирәкми.

Җәй көне эт тешләгән балаларны да еш китерәләр. Үз этләре булып, ел саен котыруга каршы прививка ясалган булса, ул очракта балаларга иммуноглобулин салмыйбыз. Белмәгән эт булса яки бер елдан артык котыруга каршы прививка ясалмаса, ул вакытта балалар иммунизация үтәргә тиеш. Бик каты курку булса, психолог ярдәме дә кирәк. Балалар күбрәк авыртудан түгел, куркудан елыйлар.

Урман бетләре тешләп килүчеләр дә бар. Ул вакытта талпанга тияргә кирәкми. Үзләре алам дип, талпанны бозалар да, аннары тикшерүгә җибәреп булмый. Теләсә нинди талпанны хастаханәдә генә чыгарырга кирәк. Аннары ул тикшерү узарга тиеш. Тикшерү ике төрле: бореллиоз һәм талпан энцефалитына карыйлар. Шуның өчен урманнарга барганда, я авылга кайтканда, сак булырга кирәк. Эссе булса да, балаларны киендерергә, кич белән юынганда тәнне карап чыгу мөһим.

Җәй көне әти-әниләргә тагын нинди киңәшләр бирерсез?

Юл аша чыкканда, әти-әни баласын кулыннан тотарга, машинада барсалар, куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиеш. Автобуста балага утырып барса яхшырак. Автобуста имгәнгән балалар шактый килде.

Балаларның энергияләрен дөрес якка юнәлтергә кирәк. Самокатларда, скейтларда йөрү өчен махсус урыннар бар. Кеше, машина күп булган торган җирдә йөрергә ярамый.

Бер җәй эчендә әллә ничә җире сынган балалар да була. Бала актив булса, әйткәнемчә, тезләргә, терсәкләргә саклагычларга акча жәлләмәскә кирәк.

Балаларны караучысыз калдырырга ярамый. Әби-бабасына булса да тапшырырга кирәк.

Әңгәмәгә Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат сәркатибе Зөһрә Гыйбадуллина да кушылды. Күптән түгел булган бер хәлне сөйләде ул.

Әбисе кабарта торган аккош баллонга өч яшьлек оныгын утыртып, суга кертә. Тик кичкә таба җил чыга да, аккош Кама эченә кереп китә. Әби олы яшьтә булгач, суга керә алмый. Күршеләрендәге ир өйдә була, тиз генә суга керә. Ничек тә булса, баллонны куып тотарга тырыша, тик ул аның саен эчкә керә икән. Нәтиҗәдә, әбинең хафалы тавышын тагын башка күршеләре ишетеп ала. Аларның кабарта торган мотор көймәсе була, тиз генә шуны кабартып, суга керәләр һәм баланы алып чыгалар. Әле дә ярый бала куркып суга төшми, - диде Зөһрә.

Саннар

Россиядә, кичектергесез балалар хирургиясе һәм травматология фәнни-тикшеренү институты (Мәскәү) белешмәләре буенча, минут саен алты бала имгәнә (елына 3,2 млн бала). Көн саен 1300 бала госпитализацияләнә.

Татарстанда соңгы биш елда 15-17 яшьлек үсмерләр арасында имгәнүләр, агуланулар 8,5 процентка арткан.

Россия Федерациясе күрсәткечләре белән чагыштырганда, яшүсмерләрнең имгәнүләре гомуми саннан 20,5 процентка күбрәк.

Республикада соңгы биш елда юл һәлакәтләрендә балалар үлеме 1,5 тапкыр, ут, электр тогыннан зыян күрүчеләр саны 5 тапкыр, ялгыш егылып һәлак булулар 10,8 процентка кимегән.