Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баттл:Миләүшә Зарипова зеленкага буялган, «Башкирская домохозяйка» башына кәстрүл кигән

news_top_970_100
Баттл:Миләүшә Зарипова зеленкага буялган, «Башкирская домохозяйка» башына кәстрүл кигән
Фото социаль челтәрдән

«Башкирская домохозяйка» белән Казан блогеры, берничә бизнес иясе Миләүшә Зарипова арасында «баттл» башланды. Алар бер-берсенә биргән беренче биремнәрне үтәүләре белән социаль челтәрләрдә уртаклашты.

«Башкирская домохозяйка» Миләүшә Зариповага битен яшел төскә буярга һәм, кибеткә 10 тапкыр кереп, 10 кап тоз алырга кушты.

Миләүшәнең ире видеога төшерергә риза булмаган, «кеше көлдереп» йөрергә җыенмавы турында әйткән. Блогер видеога төшерүче итеп туганын алырга булды, анысы да апасын күргәч куркып китте.

Видеода күренгәнчә, Миләүшә кибеткә кереп беренче кап тозны сатып алганда, сатучы игътибар да итеп тормый. Ә инде әллә ничә тапкыр кергәч, сатучы ир-ат «5 минут элек кенә тоз алдыгыз бит әле, нишлисез сез аның белән» дип, канәгатьсезлек белдерә башлады. Ә блогер, юләргә сабышып, беренче тапкыр керүенә ышандырырга тырыша.

Миләүшә Зарипова, битен «зеленка» белән буяганчы, ничек бетерәсен уйлап бетермәде бугай. Юкса, рәсем буйый торган «краска» да бик яхшы булыр иде. Хәзер блогер битендәге «зеленка»ны бетерә алмый, язылучыларыннан киңәшләр сорый, ә ире «йоклаганда сине күреп инфаркт булмаса ярар иде» дип куркып ята. Блогер бүген битенә күпләп «тоналка» сылап, ире белән базарга чыккан. Шулай да бите яшел булып калганы күренеп тора.

Ә «Башкирская домохозяйка»га бирем менә шундый иде: «Кеше күп йөри торган урынга чыгып, башка кәстрүл киеп җырларга». Блогер ханым бу биремне үтәргә ныклап әзерләнде, «ач килеш җырлый алмыйм» дип, кафега кереп, 300 сумлык ашап чыкты. Шуннан блогер ханым чәчәкле халатын киде, башына кәстрүл киде дә «Әлдермешкә кайтам әле» җырын башкарды.

Башкортстан блогеры, аппаратура, микрофон эзләп, артистларга шалтыратып чыккан, тик бирүче булмаган. Шуннан аңа аппаратура табып бирүче табылды, тик ул эшләмәде. Ул бер очтан 1500 сумга аппаратура биреп торган Булат исемле егеттән акчаны кире кайтаруын да сорады.

Видеода күренгәнчә, «Башкирская домохозяйка»ның тамашачылары да бар, аны видеога төшерделәр, аннары аның белән фотога да төштеләр.

Ике блогерның язылучылары да ике төркемгә бүленгән. Беренче төркемгә керүчеләр берни уйламыйча, видеоны карап рәхәтләнгән, кәефен күтәргән. Ә икенчеләре исә «башыгыз киттемени картайган көнегездә» дип аптыраган. «Күңел 18 дә бит», – дип җавап биргән андыйларга Миләүшә Зарипова.

Инвалид коляскасындагы блогер Миләүшә кияүдә чагында икенче иргә гашыйк булуын сөйләде.

«Ике чудо бер-берсен тапкан» – Шәрәпҗан «Башкирская домохозяйка»да кунакта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100