Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстаннан килгән өч студент кызны үтерүчене гомерлеккә хөкем иттеләр

news_top_970_100
Башкортстаннан килгән өч студент кызны үтерүчене гомерлеккә хөкем иттеләр
https://www.bashinform.ru/, Оренбург өлкәсе буенча Тикшерү комитеты

Оренбург өлкәсенең Гай шәһәренә Башкортстаннан килгән өч студент кызны үтерүче Александр Лазаревны гомерлеккә хөкем иттеләр. Бу турыда «Башинформ» яза.

15 мартта Оренбург өлкә суды 31 яшьлек Александр Лазаревка хөкем карары чыгарды. Ул өч студент кызны үтерүдә гаепләнә. Лазарев Башкортстан кызларын үтергән өчен гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителә, диелә хәбәрдә.

Фаҗига 2021 елның сентябрендә Гай шәһәрендә була. Фатирда янгын сүндерергә килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре көч кулланып үтерелгән ике кыз мәетен таба. Өченче кыз мәете ишегалдында була.

Мәрхүмә кызларга 17, 18 һәм 19 яшь. Алар Оренбургка Башкортстанның Баймак һәм Күгәрчен районнарыннан укырга килгән. Кызлар Орск медицина көллиятендә укый һәм бергә фатир арендалап яши.

Суд утырышында ачыкланганча, Лазарев кызлар яши торган фатирга төнлә керә, пычак белән янап, кызларны көчли. Аннары күп итеп пычак кадый, шуннан соң фатирга ут төртә. Кызлар урында ук һәлак була.

Лазарев биредә автомойкада эшли, күптән түгел генә төрмәдән чыккан, эшмәкәрне вәхшиләрчә үтергән өчен хөкем ителгән булган. Хәзер берничә ай иректә була. Ул кызлар яши торган йорт яныннан узып бара. Тәрәзә аша 3 кызның кухняда өстәл янында утыруын күрә. Берничә сәгать узгач, бөтен кеше йоклаган чакта, ул шушы фатирга бәреп керә. Кызлар ишекне бикләргә оныткан була.

Шул ук елның августында Лазаревның Гай шәһәрендә тагын бер хатын-кызны көчләве ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100