Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстаннан өч кызны көчләгән һәм үтергән маньякның эше судка тапшырылган

news_top_970_100
Башкортстаннан өч кызны көчләгән һәм үтергән маньякның эше судка тапшырылган

Тикшерү фаразы буенча, былтыр 29 сентябрьдә 30 яшьлек Александр Лазарев, Оренбург өлкәсе Гай шәһәре урамыннан барганда, беренче каттагы фатир эчендә 17, 18, 20 яшьлек өч кызны күреп ала. Алар өчесе дә Башкортстаннан укырга килгән студент кызлар була.

Төнге бердә, пычак алып, фатирга керә – кызлар ишекне бикләмәгән була. Ул кызларны куркытып, аларның өчесен дә көчли һәм өчесен дә кадап үтерә. Аннары, эзне яшерер өчен, фатирдагы әйберләргә ут төртә. Кызларның берсе урамга чыгып йөгерә, әмма Лазарев аны куып җитеп, пычак белән кадап үтерә.

3 октябрьдә ул үзен кулга алырга килгән кешеләрне күрә, бер кешенең машинасын урлап алып китә, әмма аны тоткарлыйлар.

Бу җинаятькә кадәр ул, кеше үтереп, төрмәдә утырып чыккан була инде. Кулга алынгач, аның тагын бер җинаяте ачыклана – ул 15 августта юлда бер хатынны утырта һәм көчли. Ул хатын полициягә хәбәр итмәгән була.

Лазарев көчләүдә, кеше үтерүдә, машина урлауда гаепләнә. Аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Башта, җинаятьче дип, бер кызның егетен талкыйлар. Аның бу урында булмавын ачыклагач, үтерүчене эзли башлыйлар. 

Лазарев үзе – Орск шәһәреннән. Башта ул, кызлар мине кунакка чакырды, дип алдап маташкан була.

Orsk.ru сайты хәбәр итүенчә, Александр әбисе белән яшәгән. Әнисе гел сугышып торган иреннән аерыла, үз тормышы белән каядыр китеп югалып-кайтып яши башлый. Александрга 15 яшь булганда, әбисе үлә. Үсмер чагында Александар әнисенең өчәр көн өйдә булмавына, ашарга юклыгына зарлана торган була. Аны белгән кешеләр: «10 яшенә кадәр әйбәт иде, аннары башкаларга иярде», – дип сөйләгәннәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100