Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстаннан килгән 17, 18, 19 яшьлек өч студент кызны балта белән чабып үтергәннәр

Оренбург өлкәсенең Гай шәһәрендә ут капкан фатирга килгән коткаручылар өч кыз мәетен тапкан.

news_top_970_100
Башкортстаннан килгән 17, 18, 19 яшьлек өч студент кызны балта белән чабып үтергәннәр
Тикшерү комитеты

Оренбург өлкәсенең Гай шәһәрендә өч студент кызны вәхшиләрчә үтергәннәр. Мәрхүмәләргә әле 20 яшь тә тулмаган. Кызлар медицина уку йортында укый, алар фатир арендалап яши. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Кызларга 17, 18 һәм 19 яшь. Алар фатир арендалап, бергә яши. Биредәге медицина уку йортында укыйлар», — дигән Россия Тикшерү комитетының Оренбург өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Радик Галимов.

Кызларны балта белән чабып үтергәннәр. Мәетләр фатирда янгын урынында табыла, бер кыз йорт ишегалдында була.

Җинаять эше ачылган.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, мәрхүмә кызлар Башкортстаннан килгән. Алар медицина көллиятендә укый. Мәрхүмәләрнең икесе Баймак районында, берсе Күгәрчен районында туып-үскән.

Җинаять эшен тикшерүдә Оренбург һәм Башкортстан хокук саклаучылары катнаша. Якынча белешмә буенча, кызларны балта белән чапканнар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100