news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда Фәнис Хөсәенов турында мультфильм төшергәннәр

news_top
Башкортстанда Фәнис Хөсәенов турында мультфильм төшергәннәр

Тәтешле районы егете, «Барс-127» батальоны хәрбие Фәнис Хөсәенов үзенең батырлыгы белән миллионлаган кешенең йөрәген яулады. Башкортстанда аның турында «Безбашенный» дигән мультфильм төшерделәр, дип яза «Йөрүзән» сайты.

Тамашачылар Фәнис Хөсәенов батырлыгы турында «Безбашенный» анимацион фильмын, Сибай театрының һәлак булган артисты Илнар Хәтмуллин турында «Танец героя» документаль фильмын һәм махсус операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрү турында «Бетеу» кыска метражлы уен фильмын карады.

«Безбашенный» анимацион фильмының премьерасы Уфада булды. Мультфильмда махсус операциядә дошман танкын куып алып киткән һәм берничә дошманны бер ялгызы җиңгән герой Фәнис Хөсәеновның тормышы турында сөйләнә.

Премьерада әйтүләренчә, бу фильмнарны төшергән кешеләр – үзләре дә герой. Чөнки хәзер илебезне саклаучыларның тарихын киләчәк буыннарга һәм яшьләргә дөрес итеп җиткерү бик мөһим. Ә бу кыска метражлы фильмнар хәзер махсус операциядә булган һәркемне чагылдыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар