Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 25 миллион урлаган Луиза Хәйруллина 4,5 елдан иреккә чыккан

news_top_970_100
Башкортстанда 25 миллион урлаган Луиза Хәйруллина 4,5 елдан иреккә чыккан
Фото: https://www.bashinform.ru, Мирон Доронских

Башкортстанның Салават шәһәрендә банктан 25 миллион сум урлап хөкем ителгән кассир Луиза Хәйруллина берничә ай элек иреккә чыккан. Ул колониядә 4,5 ел утырган. Бу турыда «Башинформ» яза.

Ул хәзер ире Марат Хәйруллин белән аралашмый, балаларын үзенә алган һәм ире белән бергә төзегән өйдә яши. Туганнары сүзләренчә, Луиза эшкә урнашкан.

Моңа кадәр билгеле булганча, 2021нче Яңа ел алдыннан Салават шәһәре суды Марат һәм Луиза Хәйруллиннар эшенә нокта куйды. 2017 елның августыннан 2019 елның маена кадәр банкта өлкән кассир булып эшләгән Луиза Хәйруллина, ире кушуы буенча, системалы рәвештә банктан акча алып чыга. Җинаять эзен яшерү өчен, ялган документлар куя. Акчага ире букмекер контораларында уйный. Луиза барлыгы 9 025 270 сум, 140900 доллар һәм 101315 евро урлый.

2019 елның май азагында Марат Хәйруллин, үзләрен тиздән тотачакларын чамалап, эзсез югалу оештыра. Луиза, Марат һәм балалары берничә көн урманда качып ята, аннары Салаватка кайтып, машинаны гаражда калдыралар, үзләре таксида Казанга китә. Аларны Казанда тоталар.

Суд Луиза Хәйруллинаны 5 елга, Марат Хәйруллинны 6 елга ирегеннән мәхрүм итте. Алар «Россельхозбанк»ка килгән 25 455 862,50 сумлык зыянны уртага бүлеп капларга тиеш иде, диелә хәбәрдә.

  • Банктан 25 миллион сум акча урлап качкан Луиза Хәйруллинаны үтергәннәрдер дип фаразлыйлар
  • Банктан 20 миллион урлаган Луиза Хәйруллинаның кулга алынуы - МВД кадрлары
  • Банктан миллионнар урлауда шикләнелүче Луиза Хәйруллина 13 килога ябыккан
  • «Хөкемне ишеткәч, елап җибәрде». Миллионнар урлаган Луиза Хәйруллина төрмәгә китә
  • «Үземә зиннәтле әйберләр алмадым»: Луиза Хәйруллина хөкем алдыннан соңгы сүзен әйтте
  • «Өйгә бик кайтасым килә»: 20 миллион урлауда гаепләнүче Башкортстан кассиры Луиза Хәйруллина гаебен таныган
  • Банктан акча урлаган Луиза Хәйруллинаның ире халыктан гафу үтенде
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100