Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан блогеры Диана Сәфәрованың әнисенә 750 мең сумнан артык акча тапшырган

news_top_970_100
Башкортстан блогеры Диана Сәфәрованың әнисенә 750 мең сумнан артык акча тапшырган
Видеодан скриншот

Башкортстан блогеры Арбуллина (Светлана Гыйззәтуллина) юл фаҗигасендә һәлак булган блогер Диананың каберенә роза чәчәкләре китергән. Шулай ук Диананың туган йортына кереп, мәрхүмәнең әнисе белән дә күрешкән. Дианының подписчиклары аның әнисен «Марваровна» дип яратып карый иде.

Блогер Диананың әнисе белән очрашуы видеосы белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә дә бүлешкән. «Гомеремдә беренче тапкыр видео астына нәрсә язарга белмим. Битараф булмаганнарның барысына дә рәхмәт. Дианочка моя, лети! Син мәңгегә безнең йөрәкләрдә», – дип язган ул.

«Марваровна, минем һәм Диананың подписчикларыннан балаларга 757 мең сум ярдәм. Язылучыларым, сезгә зур рәхмәт», – диде блогер, тастымалга төрелгән акча төргәген өстәлгә куеп.

«Зур рәхмәт сезгә, балаларны үстерергә инде», – диде бердәнбер кызын югалткан ана.

«Эх, бу акчалар күпме булса да әнине алыштырмый шул», – дип язучыга: «Әгәр акча булмаса, җиңелрәк булырмы? Әнине бернинди акча да алмаштырмавы аңлашыла, ә сайлау мөмкинлеге булмаганда...» – дип җавап биргән блогер.

«Бу акчаларны банкка салып куйсыннар инде, нәрсә булмас», – дип тә борчылган икенче берәү.

«Нишләп аның әти-әнисе пенсиядә булса да эшләмиләр?» – дип аптыраган бер язылучы. 

«Диананың әтисе инсульттан соң, ә әнисе хуҗалыкны алып бара. Аларның терлекләре күп, бакчалары. Авыл җирендә күп кеше шулай хуҗалыкта эшли. Хәзер балалар да тулысынча алар өстендә», – дип җавап биргәннәр бу сорауга башкалар.

Бу сорауны язучы Диананың сәхифәсен күзәтеп бармавы, аларның тормышы турында берни дә белмәве турында комментарий калдырган.

Шулай ук мәрхүмә блогерның социаль челтәрдәге сәхифәсенннән аның әнисен, өч баласын күзәтеп баручылар Диананың да ярдәмчел һәм мәрхәмәтле булуын искәрткәннәр.

Диана Сәфәрованы соңгы юлга озатканнар – видеолар 

Әнвәр Нургалиев: «Диананы югалту әти белән әнинең үлеменнән дә авыррак булды»

«Балаларына да күрсәтергә булдылар» – Чишмәдә Диана Сәфәрова белән хушлашалар.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100