Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан блогеры әтәч белән биегәнен күрсәтте

news_top_970_100
Башкортстан блогеры әтәч белән биегәнен күрсәтте
Фото Айдар Кәлимуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды

Башкортстан блогеры Айдар Кәлимуллин йорт хайваннары белән видеолар төшереп танылды, ул авылдан күптән киткән һәм кала тормышы белән яшәүчеләрнең сагынуын баса, яшьлекләрен искә төшерә. Видеоларга күпсанлы «рәхмәт»ләр җыя.

Хайван җанлы блогер йорт хайваннарының үлемен нык авыр кичерә, ташлап калдырылган этләрне һәм мәчеләрне йортына алып кайта, аларны дәвалый, кайгырта. Аның язылучылары, кайгыртучан булуын күреп, аналары имезмәгән сарык бәрәннәрен һәм кәҗә бәтиен аңа тәкъдим итәләр, блогер аларны машинасы белән барып ала һәм шешәдән сөт эчертеп үстерә.

Бу юлы блогер усал әтәч белән видео төшергән. Күпләр комментарийда өсләренә әтәч сикергәнгә куркып калулары турында яза. Айдар әтәч сикерүеннән курыкмый, ә киресенчә, ул аннан кызык ясаган.

Башкортстан блогеры авылга яз килүен кызык итеп күрсәтте

Башкортстан блогеры, «тәти егет» булып киенеп, тирес түгәргә чыккан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100