Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстаннан хәзрәт: «Татарстан һәм Башкортстан арасындагы низаг — чүп, вак бәхәс»

Башкортстанның Октябрьск шәһәре, Миякә, Бишбүләк һәм Ермәкәй районнары имамы Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин Татарстан һәм Башкортстан арасындагы бәхәсләргә зур игътибар бирмәскә чакыра.

news_top_970_100
Башкортстаннан хәзрәт: «Татарстан һәм Башкортстан арасындагы низаг — чүп, вак бәхәс»
Владимир Васильев/архив

Соңгы вакытта: «Башкортстан һәм Татарстан арасында үзара аңлашылмаучанлыклар бар», — дип еш әйтәләр. Мин Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә яшим, бездә бернинди конфликт та, бәхәсләр дә юк. Дусларым арасында зыялы башкортлар да, татарлар да бар. Без ул вак-төяк әйберләргә игътибар да итмибез.

Мәдрәсәләргә татар балалары да, башкорт балалары да йөри. Алар кечкенәдән бергә дус, тату булып үсә. Аллага шөкер, ике телне дә бертигез өйрәнәләр. Татар, башкорт телләре буенча олимпиадаларда җиңеп торалар.

Татарстан һәм Башкортстан артистлары арасында чыккан бәхәсләр — вак мәсьәлә. Аңа зур игътибар биреп торырга кирәкми.

Иң мөһиме, милләтләр арасында бернинди ыгы-зыгы юк. Аннан соң, акылы булган кеше бу низаглардан өстен булырга тиеш. Ике республика җитәкчелеге дә бу бәхәсләрдән ерак бит. Безгә дә шулай итәргә кирәк. Чөнки безнең халыклар гомер-гомергә тату, кода-кодагый булып яшәгән.

Халык санын алуга килгәндә, һәр кеше үзенең кем икәнен белә.Берәүләр башкорт булса, икенчеләр — татар. Шуның белән горурлана халык. Милләтчеләрнең аерым республикада үзләрен күбрәк итеп күрсәтергә теләүләре — сәяси мәсьәлә. Анысы безгә кагылмый аның. Һәр кеше йөрәгендә, калебендә үзен кем дип яздырасы килә — Аллаһы боерса, шулай язылачак. Бу җанисәпнең тату, матур гына үтәчәгенә иманым камил.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100