Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда әтисе белән авариягә очраган бала да үлгән

Авариядә баланың атасы, абыйлары һәлак булды. Табиблар баланың гомерен саклап калу өчен берничә көн тырышты.

news_top_970_100
Башкортстанда әтисе белән авариягә очраган бала да үлгән

Башкортстанның Әбҗәлил районының Рыскужа авылында яшәүче дүрт яшьлек сабый Чиләбе хастаханәсендә вафат булган. Ул әтисе һәм абыйлары белән бергә авариягә очрап имгәнгән иде. Табиблар берничә көн тырышуга карамастан, баланың гомерен саклап кала алмый. Малай комага китә һәм аңына килмичә үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Коточкыч авария 5 декабрьдә Чиләбе өлкәсендә Куса-Златоуст юлында була. Биредә ВАЗ-2109 һәм йөк ташый торган «Газель» кара-каршы бәрелешә. Җиңел машинада Әбҗәлил районында яшәүче өч туган һәм машина йөртүченең нәни улы була. Олылар үлеп бетә, бала җитди имгәнә. 

Тол калган хатын дүрт айлык көмәнле, аның 1,5 яшьлек нәни улы бар, диелә хәбәрдә.

  • Башкортстаннан абыйлы-энеле өч туган берьюлы һәлак булган, нәни бала комада.
  • «Мине әсәем янына күм» — Башкортстаннан 3 туган авариядә вафат, 4 яшьлек бала комада
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100