Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстаннан абыйлы-энеле өч бертуган берьюлы һәлак булган, нәни бала комада

Чиләбе өлкәсендәге авариядә 38, 30 һәм 29 яшьлек ир-атлар үлгән. 38 яшьлек ир-атның 4 яшьлек баласы комада, хатыны авырлы килеш тол калган.

news_top_970_100
Башкортстаннан абыйлы-энеле өч бертуган берьюлы һәлак булган, нәни бала комада
https://www.bashinform.ru

5 декабрьдә Чиләбе өлкәсендә «ВАЗ 2109» машинасы юл һәлакәтенә очрый. Биредә машинаның 38 яшьлек йөртүчесе, 30 һәм 29 яшьлек ике пассажир ир-ат һәлак була. Алары абый-энеле бертуганнар була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Мәрхүмнәр Башкортстанда туып-үскән. Бүген аларны Әбҗәлил районындагы Рыскужа авылында җирләгәннәр.

Авариядә 4 яшьлек бала да имгәнүе билгеле. Ул да «ВАЗ» машинасында була. Коткаручылар гидравлик кайчы ярдәмендә машинаны кисеп, баланы тимерләр арасыннан ала, аның травмалары бик катлаулы. Сабыйны Златоуст шәһәренең травматология бүлегенә алып киткәннәр. Аннары аны санавиация ярдәмендә Чиләбегә күчергәннәр.

Авариядән соң, җинаять эше ачылган. Машина йөртүченең хатыны һәм яшь ярымлык баласы ятим калган. Тол калган хатын авырлы.

«Мой Башкоротостан» сайты белешмәсе буенча, «ВАЗ-2109» автомобиле «Газель» йөк машинасына бәрелгән. Имгәнгән 4 яшьлек малай Рамазан исемле. Ул «ВАЗ» йөртүчесе Вадимның улы. Вадимның яшь ярымлык улы Арслан бар. Хатыны Вәлия өченче баласын көтә, диелә бу хәбәрдә.

  • Ярдәм итү өчен карта номеры: 2202 2005 8986 9914 Валия Вагазовна Ямалова 89097472615 (карта телефонга беркетелгән).

Өстәмә: Соңрак «Татар-информ» журналисты ачыклаганча, мәрхүмнәрнең икесе бертуган, өченчесе туганнан туган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100