Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мине әсәем янына күм» - Башкортстаннан 3 туган авариядә вафат, 4 яшьлек бала комада

Юллар авыр булса да, соңгысы булмасын, дип җырланса да, Башкортстанда яшәүче Ямаловлар өчен 5 декабрь сәфәре соңгысы була. Типсә тимер өзәрдәй чакта, япь-яшь килеш өч ир юл фаҗигасендә һәлак була. Өч бала әтисез кала.

news_top_970_100
«Мине әсәем янына күм» - Башкортстаннан 3 туган авариядә вафат, 4 яшьлек бала комада
Вәлия Ямалованың шәхси архивыннан

Ирләрен кунакка озатып җибәргән хатыннарның иңнәренә авыр йөктәй кайгылы хәбәр килеп төшә. 5 декабрьдә Чиләбе өлкәсендә «ВАЗ 2109» машинасы «Газель» йөк машинасы белән бәрелешә. Машинаның 38 яшьлек йөртүчесе Вадим, аның 30 яшьлек энесе Артур һәм 29 яшьлек туганнан туганы Марсель урында ук җан бирә. Ә Вадимның дүрт яшьлек олы улы Рамазан могҗиза белән исән кала, сабыйны Златоуст шәһәренең травматология бүлегенә алып киткәннәр. Аннары санавиация ярдәмендә Чиләбегә күчергәннәр. Хәзер ул хастаханәдә авыр хәлдә, комада, табиблар аның гомере өчен көрәшә.

«Улымның комадан чыгачагына ышанам»

Башкортстанда туып-үскән ир-атларның өчесен дә Чиләбе өлкәсе Куса зиратында җирләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Вадимның тормыш иптәше Вәлия ханым сөйләде. Аның сүзләренчә, зур хәсрәтне кичерергә 1,5 яшьлек кечкенә улы Арслан да булыша, Вәлия аның белән юанып, онытылып тора.

Бүген аның комадагы улы Рамазан өчен ут йотып яшәгән көннәре: ул йөрәк пәрасенең айнып тернәкләнүен көтә. Карынындагы өченче баласы хакына да Вәлия җан-фәрман белән нык һәм сабыр булырга тырыша. Инстаграмдагы аккаунтында да ул Рамазанының исән калачагына өмет баглавын күрсәткән.

Вәлия һәм Вадим Ямаловлар Әбҗәлил районындагы Рыскужа авылында яшәгәннәр.

— Вадимнар Чиләбе өлкәсендәге Куса шәһәренә апаларына кунакка барганнар иде. Бездән ерак ул, 400ләп чакрым. 4 декабрьдә, шимбә көндез киттеләр. Бертуган энесе Артур, икетуган Марсель белән бергә иделәр. Марсельның әнисенә кунакка бардылар алар. Рамазанны да иярттеләр. Рамазан әтисен бик ярата иде, гел «әти белән барам» дип кенә торды. Кунак булып, якшәмбе юлга чыкканнар, чөнки аларга дүшәмбе эшкә иде. Алар өчесе бергә үзләренең төзелеш объектында эшли иделәр. Вадим үзенең төзелеш бригадасын оештырган иде.

Кусадан 15 км узып, авариягә эләккәннәр. Вадим таудан төшкәндә идарәне югалткан, анда бик каты бозлавык булган. Бу хәл көндезге 1 белән 2 арасында булган. Өчесе дә шунда ук үлделәр, ә Рамазан әтисе артында утырган, Марсель аны үз гәүдәсе белән каплаган, шуңа да исән калгандыр. Улым комада ята, бик авыр хәлдә, шул халәтеннән чыга алмый әле. Комадан чыгачагына ышанам, көчле ул, бирешмәячәк, җиңәчәк, бүтәнчә була да алмый. Дөрес, табиблар артык өметләндерми, баш мие җилсенү алган, шул җилсенүне операциясез генә бетермәкче булалар.

Аннары реабилитация дә кирәк булачак инде. Белеп булмый бит: я инвалид булып кала, я тулысынча тернәкләнергә дә мөмкин. Табиблар: «Баланың организмын аңлап булмый, бик кечкенә бит, төгәл шулай булачак дип ышандырмыйбыз», - диләр. Теләсә кайсы вакытта үлеп китә, теләсә кайчан айнып китә ала. Әле бала янына кертмиләр иде, ПЦР тест эшләттем, иртәгә бармакчы булам. Бер минутка булса да керәсе иде, бәлки, бала мине көтеп ятадыр.

Без инде Вадим белән өченчесен алып кайтыйк дип, кыз турында хыяллана идек. Әле кем икәнен белмибез, йөклелек 16 атналык кына, — дип уртаклашты Вәлия ханым.

«Бер-бер хәл булса, мине әсәем янына күм», - дия иде»

Ул якыннарын өченче көн Кусада җирләгәннәрен әйтте.

— Вадимның әнисенең кабере дә шунда. Вадим миңа: «Бер-бер хәл булса, Вәлия, мине алып барып, шунда әсәем янына күм», - дип гел әйтә иде. Аның үлеме дә шул зираттан, әнисе кабереннән ерак түгел, авария шул тирәдә булды, — диде. 

Вәлия Ямалова ире Вадимның иң күркәм сыйфатларының берсе итеп, балалар өчен җанын бирердәй итеп ярата белүе турында сөйләде.

— Бик мәрхәмәтле, ярдәмчел иде, балалар өчен үлеп торды ул. Гел балаларны беренче урынга куйды. Үзе ашамаса ашамый — балалар ашарга тиеш, үзе киенмәсә киенми — балалары киенергә тиеш. Балалар хакына яшәде.

Иркәләп, ике малайны ике кулына күтәрде дә йөрде. Бәләкәй малайны бигрәк тә яратты. Мин бала тапкач та, баланы кулыннан да төшермәде.

Минем әни өчен дә үлеп торды ул. Аңа «әни» дип дәшә иде, бездә бит «кайнәм» диләр, ә ул «әни» дип, әнисенә караган кебек карады. Алар икесе уртак телне бик яхшы таптылар. Үз әти-әнисе дә булмагачтыр инде, үзен тулысынча безгә багышлады.

Беркайчан үземә шундый кайгы килер дип уйламый идем. Начар уйлар уйларга вакытыбыз да булмады. Бергә яшәргә кирәк иде безгә, балаларны бергә үстерергә, өченчесен дә көттек бит. Йорт сатып алмакчы идек. Без әлегә әни өендә яши идек. Ипотека белән үзебезгә аерым куыш булдырырбыз дип хыялландык… һәм көтмәгәндә шушы кайгы…

Әле җирләгәч, шушы ике төндә Вадим бер төшкә дә кермәде. Алдагы төннәрне йокламагач, бүген бераз йоклап алганмын, ял иткәнмен инде. Миңа бит тынычландыргыч дарулар да ярамый, үзәк өзелгән чаклар була, ләкин бала хакына дип үземне үзем тотам инде. Бәләкәй малаем да янымда булгач, аның белән юанам, онытылып торам, — дип сөйләде Вәлия Ямалова.

«Өч бертуган бик дус иделәр»

Вадим белән Артурның тагын бертуганнары Юлай калган, ул гаиләдә уртанчысы. Вәлия ханым әйтүенчә, өч бертуган бик тату булганнар.

— Юлай башта Уфада тора иде. Өйләнешкәч, без аны үзебезгә алдык. Аннары монда кәләш таптык үзенә, өйләнештеләр. Бүген аңа бик авыр: ул абыйсын һәм энесен югалтты.

Кайчак бертуганнар тыныша алмый, ачуланышып бетәләр, ә болар бергә бик нык булдылар. Хаталанган, ялгышкан вакытларында да Вадим аларны аңларга тырышты, хәлләренә керә белде, кычкырып әрләмәде, ярдәм итте. Нык тату булдылар, шуңа Юлайга бик авыр. Әти-әнисе дә, абыйлары да юк, ул бит шуларга аркаланып яши иде, — диде Вәлия.

«Улым әтисенең кайчан кайтачагын сорый»

Артурның хатыны Гөлнара ирсез, 5 яшьлек улы Вил әтисез калган. Алар Уфада торганнар. Аның тормыш иптәше Гөлнара Кужабаева безгә иренең якты истәлегенә иң җылы сүзләре белән уртаклашты.

— Артур бик яхшы ир, булдыклы, эшчән булды. Балаларны бик яратты — үзебезнекен дә, читнекен дә. Туендыручыбыз иде, терәк-таянычыбызны югалттык. Миһербанлы, яхшы кеше булды. Уртак улыбызны бик яратты, ул дип эреп төшә иде, гел бергә уйнадылар. Йорттагы хуҗалык эшләрендә дә миңа бик булышты.

21 декабрьдә 30 яшь туласы иде, юбилеен билгеләп үтәрбез дигән идек. Улым белән аларның туган көннәре дә якын — әтисенеке 21 декабрь, улыбызныкы 23 декабрь, балага 6 яшь тулачак. Ул аңлый да кебек, ләкин барыбер «Әти кайчан кайта?» дип сорый, — ди Гөлнара ханым.

Вадим бер дигән туган гына түгел, чын дус та була белгән. Дусты Фидәнис аны сагынып искә алды.

— Вадим дус кына түгел, өченче буын туганым да. Ачык, гел ярдәмгә атлыгып тора иде, ышанычлы дус булды.

Без өч дус идек, хәзер икәү калдык. Гел очрашып, аралашып тордык. Бәйрәмнәрдә булса да җыелышырга тырыша идек. Дуска гел ярдәм итәргә тырышасың, сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итешә идек.

Вадим соңгы вакытта машиналар белән мавыкты. Әле берсен, әле икенчесен алмаштыра, шундый кызыксынуы барлыкка килгән иде, — дип сөйләде Фидәнис.

Җилкәнеңне җилләр екса — йөрәгеңне җилкән итеп күтәр, дип язган Фәнис Яруллин «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәрендә. Вәлия дә, Гөлнара да балалары хакына бүген йөрәкләрен җилкән итеп күтәреп, сыгылмаска тырыша. Вәлиягә аеруча авыр: карынындагы нарасыен да исән-сау табып, өч нәниен аякка бастырасы бар.

Өч туганны бер көнне гүргә салуның кыенлыгын күз алдына китерү дә кыен. Аллаһы Тәгалә күргәннәргә сабырлык бирсен, бүтәннәргә күрәчәк итмәсен! Сабыйлары белән тол калган Вәлия бүген ярдәмгә мохтаҗ. Битараф калмыйк: ил төкерсә — күл булыр.

Ярдәм итү өчен карта номеры: 2202 2005 8986 9914 Валия Вагазовна Ямалова 89097472615 (карта телефонга беркетелгән). 

"Татар-информ" агентлыгы якыннарын югалткан гаиләләрнең тирән кайгыларын уртаклаша. Мәрхүмнәрнең урыны оҗмахта, рухлары шат булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100