Башкортстанда судтагы бәхәс аркасында бер ир-атны үтергән мизгел видеога эләккән
33 яшьлек ир-атны пычак кадап үтергәннәр.
Башкортстанда бер ир-атны үтергән мизгелне урамдагы видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Тикшерү комитеты кадрларын РЕН ТВ сайты күрсәтте.
Ведомство белешмәсе буенча, Уфада яшәүче 50 яшьлек ир-атка карата «үтерү» маддәсе буенча җинаять эшен тикшереп бетергәннәр.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, былтыр 17 мартта Уфаның Пушкин урамында Арбитраж суды янында ике ир-ат арасында җәнҗал чыга. Алар судтагы бәхәс сәбәпле талаша. Судта бу ир-атлар оппонентлар була.
«Чираттагы суд утырышыннан соң, җинаятьтә шикләнелүче 50 яшьлек ир-ат һәм 33 яшьлек ир-ат яшьрәк ир-атның машинасына кереп утыралар. Алар сөйләшмәкче була. Шул чакта 50 яшьлек ир-ат пычак чыгара һәм яшьрәк ир-атның күкрәгенә һәм корсагына берничә тапкыр кадый. Яраланган ир-ат машинадан чыгып йөгерә, качмакчы була. Ләкин җинаятьтә шикләнелүче ир-ат аны куып җитә, тагын берничә тапкыр пычак кадый, аннары җинаять урыныннан качып китә», — диелә ведомство хәбәрендә.
Яраланган ир-ат урында ук һәлак була. Җинаятьтә шикләнелүче дә үз-үзенә кул салмакчы була, ләкин аны коткаралар.
Җинаять эше ир-атка карата медицина характерындагы мәҗбүри чаралар күрү өчен судка тапшырылган, диелә хәбәрдә.
- Уфа юристын шәһәр үзәгендә шаһитлар каршында пычак кадап үтергәннәр
- «Гел сине яратырмын». Уфада үтерелгән юристның тол калган яшь хатыны ире турында язды