Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфа юристын шәһәр үзәгендә шаһитлар каршында пычак кадап үтергәннәр

Мәрхүмнең ике баласы бар, хатыны өченче бала табарга авырлы була.

news_top_970_100
Уфа юристын шәһәр үзәгендә шаһитлар каршында пычак кадап үтергәннәр
https://www.bashinform.ru

17 мартта көндез Уфа шәһәре үзәгендә шаһитлар каршында бер юристны үтергәннәр. Аучы пычагы тоткан ир-ат машиналар йөри торган юлда юристка һөҗүм иткән һәм кадаган. Аннары җинаятьтә шикләнелүче ир-ат Зәки Вәлиди урамына барып, үз-үзенә кул салырга маташкан. Аны кар өстендә канга баткан килеш тапканнар. Янында коралы да булган. Һөҗүм итүче ир-ат исән калган, аны хастаханәгә илткәннәр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башта «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, ир-атлар юл уртасында сугыша башлый. Аннары берсе пычак ала һәм көндәшенә берничә тапкыр кадый. Үтерү мизгеле видеога эләгә, бу кадрларны социаль челтәрләрдә тараталар. Ул вакытта низаг сәбәпләре билгеле булмый.

Агентлык хәбәрчесе Уфада танылган адвокат Роман Петров белән сөйләшкән. «Юрист Елисеев судта Сергей Временко (Башкортстан президентына экс-кандидат, Россия Дәүләт Думасы депутаты) мәнфәгатьләрен кайгыртты Елисеевны процессуаль оппонеты Яшин үтергән. Судта бәхәс бер ҖЧҖны банкорт итеп тану турында гариза турында булган. Алар Арбитраж суды бинасында булган процесстан чыккан, Яшин аңа пычак кадаган. Эш шунда: Яшинның әнисе компания учредителе буларак, әлеге ҖЧҖ бурычлары буенча субсидиар җаваплылыкка тартыла. Нәкъ менә аның шәхси банкротлыгы, әнисенә карата дәгъва булу аракасында, Яшин юристны үтерүе ихтимал», — дип сөйли Роман Петров.

Башкортстан Арбитраж судының 2020 елның октябрендә чыгарган билгеләмәсе буенча, сүз компаниянең 244056937,70 сум бурычы турында бара. Яшин судта анасының мәнфәгатьләрен кайгырта.

Уфаның Киров районын буенча тикшерү бүлеге Уфада яшәүче 49 яшьлек ир-ат карата «үтерү» маддәсе буенча җинаять кылуда шикләнеп эш ачкан, диелә бу хәбәрдә.

«Ашыгыч ярдәм 30 минут чамасы килде. Хастаханә якында гына бит инде, юкса. Иртәрәк килсәләр, коткарып та булыр иде, бәлки. Мин аның кан ага торган яраларын кысып тордым. Һөҗүм итүче ир-ат мәрхүмгә зур ау пычагы белән күкрәгенә һәм корсагына сукты. Ул минем кулларымда үлде», — дип сөйли шаһит хатын.

Ашыгыч ярдәм машинасы янында мәрхүмнең телефоны, канлы бинтлар да ята. Аның хатынына да хәбәр иткәннәр. Хатын ирен үтергән урынга килеп җитә. Ул дус хатыны белән була. Хокук саклаучылар мәрхүмнең хатынын сораштыра. Якынча белешмә буенча, аларның ике баласы бар, хатын өченче баласына авырлы, диелә хәбәрдә.

Агентлык сайтындагы канлы видеода мәрхүмнең соңгы минутлары сурәтләнгән. Ул үтерүчесенең исемен атый, «Яшин Стас», дип кабатлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100