Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гел сине яратырмын». Уфада үтерелгән юристның тол калган яшь хатыны ире турында язды

33 яшьлек ир-атны урам уртасында пычак кадап үтергәннәр.

news_top_970_100
«Гел сине яратырмын». Уфада үтерелгән юристның тол калган яшь хатыны ире турында язды
https://www.bashinform.ru

Кичә Уфа үзәгендә үтерелгән юрист Елисеевның тол калган яшь хатыны Елизавета Инстаграмда ире турында пост язган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

29 яшьлек Елизавета бәби көтә, ул ирен яратуын яза, балалары хакына көчле булырга тырышачагын әйтә. Елизаветаның ике олырак баласы, карындагы нарасые әле дөньяга килмәгән килеш ятим калды.

«Мин сине яратам, мин сине гел яратачакмын. Балаларыбыз өчен барысын да эшләргә вәгъдә бирәм, син безнең белән горурланырсың. Ләкин хәзер синең булмавыңны аңлауга чыдарлык түгел. Син иң мәрхәмәтле һәм яхшы кеше. Бу авыртуны аңлатып бетерерлек сүзләрем дә юк инде, мине барысы өчен гафу ит, зинһар», — ди яшьли тол калган хатын.

Ул ире үлгән көнне карындагы баланың җенесен белергә барырга җыенулары әйтә.

33 яшендә һәлак булган юрист Елисеевны 19 мартта җирлиләр.

Уфа юристын шәһәр үзәгендә шаһитлар каршында пычак кадап үтергәннәр, дип язган идек. Үтерүдә шикләнеп 49 яшьлек ир-ат тоткарланган. Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, Уфада яшәүче 49 яшьлек ир-атка карата «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. 

Тикшерү версиясе буенча, 17 мартта көндез Уфаның Пушкин урамында, Арбитраж суды янында, ике ир-ат арасында низаг була. Алар суд оппонентлар, суд эше турында бәхәсләшәләр. Бәхәс вакытында җинаятьтә шикләнелүче ир-ат 33 яшьлек ир-атны җиргә егып сала, берничә тапкыр пычак белән суга, аннары җинаять урыныннан качып китә. Яраланган ир-ат исә урында ук үлә. 

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат читкәрәк китеп үз-үзенә кул салмакчы була. Ләкин ул бу эшен ахыргача җиткерә алмый, аны хастаханәгә алып китәләр. Хәзер аңа медицина ярдәме күрсәтелә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100