Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда нәни баланы эт талап үтергәннән соң, авыл башлыгы тоткарланды

Тикшерү версиясе буенча, авыл советы башлыгы вазифаларына ваемсыз караган.

news_top_970_100
Башкортстанда нәни баланы эт талап үтергәннән соң, авыл башлыгы тоткарланды
https://surb.sledcom.ru

Башкортстанның Учалы районында «этләр чирүе һөҗүм иткәннән соң бала үлеменә китергән ваемсызлыкта гаепләү буенча», Сәфәр авылы советы башлыгы тоткарланды. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү органнары Сәфәр авылы башлыгына «саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән ваемсызлык» маддәсе буенча гаепләү белдергән.

Тикшерү версиясе буенча, авыл советы башлыгы вазифаларына ваемсыз карый. Гаепләнүче ир-ат Сәфәр авылы халкының мөрәҗәгатьләренә игътибар итми. Авыл халкы сукбай этләр булуга зарлана. Авыл башлыгы дәгъваларны карамый, хайваннарны закон белән билгеләнгән тәртиптә тоту өчен Учалы районы администрациясе белән килешү төзелгән махсус оешмаларга да, Учалы районы администрациясенә дә мөрәҗәгать итми. 

Гаепләнүче ир-ат авыл советы территориясендәге сукбай этләрне тоту буенча вазифаларын тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә, 17 апрельдә Сәфәр авылында сукбай этләр чирүе 4 яшьлек малайга һөҗүм итә. Велосипедта йөрүче сабый урында ук һәлак була.

Хәзерге вакытта авыл башлыгы тоткарланган, тикшерү эшләре бара, аңа карата чикләү чарасы билгеләү мәсьәләсе хәл ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100