Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда дүрт яшьлек баланы этләр талап үтергән

Өй тирәсендә уйнап йөргән сабыйга сукбай этләр чирүе һөҗүм иткән.

news_top_970_100
Башкортстанда дүрт яшьлек баланы этләр талап үтергән
https://pixabay.com

17 апрельдә иртәнге якта Башкортстанның Учалы районындагы Сәфәр авылында 4 яшьлек бала һәлак була. Сабый үз өе янында уйнап йөргәндә, аңа берничә сукбай эт ташлана. Имгәнгән бала урында ук үлә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан прокуратурасы сукбай этләрне тоту, халыкның иминлеген тәэмин итү чаралары үтәлешен тикшерәчәк. 

Ел саен Башкортстанда этләр тешләгәннән соң, 11-12 мең кеше табибларга мөрәҗәгать итә. Аларның күбесенә сукбай этләр ташлана, диелә бу хәбәрдә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, фаҗига Мәктәп урамындагы шәхси йорт янында була. Малай велосипедта йөргән, дип хәбәр иткән район администрациясе вәкиле.

«Тикшерү бара, гаеплеләр җаваплылыкка тартылачак. Мәрхүм бала гаиләсенә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк», — дигән ул.

Урынга район башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов барган. Биредә хокук саклаучылар, тикшерү һәм күзәтчелек органы вәкилләре эшли. Җинаять эше ачылган. 

Учалы районы халкы социаль челтәрләрдә язганча, алар үзләренең өйләре янында йөрүче сукбай этләр чирүеннән берничә тапкыр зарланган инде. Ләкин проблема хәл ителмәгән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100