Башкортстан төбәкчеләре җанисәптә почетта: Ярлы Кәримнең татар булуын исбатлау тарихы
Башкортстан татарларын башкорт дип яздыру очраклары турында сүз чыккач, каршы як «алар чыннан да башкорт булган, архивлар шуны күрсәтә...» ди башлый. Әмма архивлар чынлыкта Уфа төбәгендә татарлар яшәвен күрсәтә. Сәясәтчеләр «башкорт» дип күрсәтергә теләгән татар шагыйре Ярлы Кәрим белән булган хәл дә шуны күрсәтә.
«Төбәк тарихын өйрәнү Башкортстан татарларыннан башланды»
Тарих фәннәре кандидаты, сәясәтче Илнар Гарифуллин Башкортстандагы татарлар төбәк тарихын өйрәнүне күпләп башлап җибәрүе турында «Татар-информ» матбугат агентлыгында «Туган җир» журналының биш еллыгына багышланган матбугат очрашуында сөйләде:
— Татарлар үз төбәгендәге тарихын бик нык өйрәнергә тели, аларның кыюлыгы да җитәрлек. Шуңа күрә Татарстан Башкортстан татарларына һәрчак игътибарлы булсын иде. Җанисәп бетте дип кенә проблемага битараф булып калмаска иде. Ярдәм итеп торсак, халыкның да рухы күтәрелер. Башкортстандагы төбәкне өйрәнүчеләр — үз фикерле халык. Алар Башкортстандагы пропаганданы алып бармый
Башкортстанда төбәкне өйрәнүчеләр 6-7 ел элек барлыкка килде, чөнки андагы институтлар Башкортстан татарлары тарихын сөйләми яки ялган мәгълүмат бирә. Татарстанда төбәкне өйрәнүчеләр соңгы ике елда гына барлыкка килә башлады, — диде тарихчы.
Тарих фәннәре докторы, журналның баш мөхәррире Дамир Исхаков журналны әзерләгән вакытта яшьләр һәм урта буын кешеләренең элемтәгә керүен, Башкортстанда журналларны таратырга ярдәм итүләрен әйтте:
— Алар Башкортстан эчендәге проблемаларны гади халыкка аңлатырга тырышты. Шул рәвешле, халыкның фикерен дә белә алдык. Журналда фольклор материаллар да басыла, татарларның милли рухы фольклор мисалында ачык күренә.
Алга таба стабиль рәвештә эшләп барырга исәп бар. Киләсе елда безнең алда Бөтенроссия татар төбәкне өйрәнүчеләрен берләштерү максаты тора. Берләшү съезды булса да, оешма теркәлмәде. Ул оешма конгресс канаты астында эшләргә тиеш була», — дип аңлатты ул.
— Бер яктан, төбәк тарихын профессиональ тарихчылар да өйрәнә. Алар күп очракта төбәкнең сулышын сизә алмый. Икенче яктан, төбәк тарихын һәвәскәрләр дә өйрәнә. Төбәкчеләргә профессиональлек җитми. Ләкин алар шушы төбәктә туган, аның барлык нечкәлеген белә. Төбәкчелек хәрәкәтендә ике юнәлеш бердәм эшләргә тиеш», — диде Татар энциклопедиясе институты җитәкчесе, тарихчы-галим Искәндәр Гыйләҗев.
Фатих Кәрим музеенда татарча бер юл язу да юк
Илнар Гарифуллин Башкортстандагы төбәкне өйрәнүчеләрнең дә җанисәп кампаниясенә кушылуның нәтиҗәсе барлыгын әйтте. Моны ул татар язучысы, шагыйре Фатих Кәримнең бертуган абыйсы Ярлы Кәрим мисалында аңлатты:
— Җирле халыкның безнең мәгълүматны тыңлап, өйрәнеп калмыйча, үзләренең дә чын тарихның дөреслегенә көрәшергә әзер булуы мине шатландырды.
Хәтерегездә булса, 2019 елда Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында Фатих Кәримгә музей ачылды. Аны ясау өчен Татарстан хөкүмәте 23 млн бүлеп бирде. Кызганыч хәл килеп чыкты: музейдагы барлык язулар башкорт, рус һәм инглиз телләрендә. Татар телендә бер сүз дә юк музейда. Татарстан акчаны юкка җибәрде, дигән фикер дә туа ала. Ләкин җирле халык Башкортстан татарларын ташламаганын, игътибар иткәнен күрде, — ди Илнар Гарифуллин.
Музей ачылышында татар язуларының ни сәбәпле булмавын миңа Бәләбәй татар гимназиясенең беренче директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов сөйләгән иде:
Мин бу хәлне болай дип аңлыйм: һаман да татарны читкә этәрү, түбәнгә төшерергә тырышу башкорт туганнарның өстендә утыручы идеологлар, шовинистларның эше. Моңа кадәр татарча булган әйберләрне беркем дә «бу — начар» дип әйтмәде. Элек татар мәктәбендә бар нәрсә дә татарча языла иде. Берсенә дә «чуан» чыкмады.
Яшьрәк чагымда Фатих Кәримне башкорт дип язарга көчәнеп йөргәннәрен хәтерлим. Әмма ул барып чыкмады. Язуларның татар телендә булмавы Фатих Кәримнең шәхесен татар итеп күрсәтмәүнең бер юлы булып тора. Моны ничә айлар уйлаганнардыр алар, әмма эшләгәннәр.
Башкортстан республикасында законы бар, ул канунга таянып, мин кайчандыр тел буенча көрәшкән идем. Татар гимназиясенә «Хуш киләсез» дип язган өчен мине прокуратура судка бирде. Судта җиңеп чыктым. Ул үз көченә керде. Татарча язуны алдыра алмадылар. Бүгенге көндә дә ул язу тора.
Монда, билгеле, Татарстан хөкүмәтенең кайгыга күтәрмәскә тырышуы гына күренә. Әгәр дә закон нигезендә суд аша үткәрсәң, бу мәсьәләне хәл итеп була. Минем аңлавымча, Татарстан бәйрәм алдыннан: «Ярар, пычратмыйк, бәйрәмне бозмыйк» дип кул селтәгән.
Мин моны үзем дә җиңеп чыгам һәм татарчаны яздырырга мәҗбүр итә алам, — дигән иде Нурмөхәммәт абый.
Фатих Кәримне башкорт дип атап булмагач, абыйсы Ярлы Кәримне башкорт дип атарга тырыштылар
Ает авылында Фатих Кәримнең абыйсы — шагыйрь Ярлы Кәрим дә туган.
Илнар Гарифуллин сүзләренчә, аны күбесенчә «башкорт» шагыйре дип әйтәләр, чөнки шигырьләрен башкорт теленә тәрҗемә итеп чыгарганнар:
Авылына берничә тапкыр башкорт пропагандистлары килде, язын конференция үткәрмәкче иделәр — пандемия комачаулады. Конференцияне августка күчерделәр.
Конференция булганчы җирле төбәкне өйрәнүчеләр Ярлы Кәрим турындагы документларны белер өчен Башкортстан милли архивына барган. Карасалар — архив ябык! Архивына бары тик туганы гына керә ала икән…
Төбәкне өйрәнүчеләр Ярлы Кәримнең Уфадагы туганын табып, аңа хәлне аңлатты. Нотариуска барып, аның Ярлы Кәрим гаиләсенең оныгы икәнлеген исбатлап, документын алдылар. Шуның белән архивка барганнар. Документны күрсәткәннән соң гына архивка кереп, өйрәнеп, Ярлы Кәримнең чын татар икәнлеген ачыклаганнар…
«Архивны яптырган башкорт пропагандистлары Ярлы Кәримнең татар булуын белгән»
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгында Башкортстанның милли архивы нигезендә ачык доступта «Башархив» проекты эшләве, «Башархив«тан кеше үзенең туганнарын таба алмаса, һәркем милли архивка барып документларны карау хокукына ия булуы турында язган иде.
Шулай да, төбәкчеләр Ярлы Кәрим документларын эзләргә дип кергәндә аларның юлларына каршы төшкәннәр…
Илнар Гарифуллин архивка кертмәү боерыгын башкортлаштыру сәясәтен алып барган тарихчы Салават Хәмидуллин биргән дип уйлый, чөнки «ул һаман саен архивка йөри, көне-төне шунда ята, андагы җитәкчелек белән зур элемтәдә, диләр аны», — ди сәясәтче.
Шулай да татар төбәкчеләре коелып калганнардан түгел. Туганын табып, Ярлы Кәримне «башкорт» дип йөрүчеләрнең авызларын томалаганнар.
— Анкетасы, автобиографиясендә дә Ярлы Кәрим «татар» дип язылган. Ярлы Кәрим гаиләсенең оныгы августта Ает авылында үткән конференциядә ярлы Кәримнең татар булуын исбатлап, чыгыш ясады. Пропагандачылар карышсалар да, җирле халык барыбер аңлады.
Архивны япкан кешеләр Ярлы Кәримнең татар булуын белгән. Ул махсус эшләнгән әйбер. Тарихта репрессиягә эләккән кешеләрнең генә архивын туганнарына бирәләр. Ярлы Кәрим — репрессиягә эләккән кеше түгел, ул соңгы көннәрен психиатрик дәваханәсендә үткәрә. Репрессиягә эләкмәгән булса да, аның архивын япканнар.
Бу канунга каршы әйбер, икенчедән, башкорт пропагандистлары халыкка чын тарихның ачылуыннан курка, шуңа күрә тарихны яшерергә тырыша. Алдасаң да, яшерсәң дә чынбарлык ничек тә калкып чыга. Ярлы Кәрим турындагы вакыйгалар шуны күрсәтә, — ди тарих белгече.
Ярлы Кәримнең танылган җырларының берсе — Салават Фәтхетдинов башкаруында «Назлы гөлкәем» шигыре (Фасил Әхмәтов көе):
«Архивта эзләнергә теләүчеләр табылса, „башкорт“ дип йөрүчеләрнең чынлыкта татар булганын исбатлап була»
Илнар Гарифуллин 200-300 хәтта йөз ел элек яшәгән кешенең үзен нинди милләткә кертеп караганын белә алмавыбыз турында да искәртте. Мантыйк ягыннан бик дөрес. Үлгән кешене кире терелтеп булмый анысы, моны хәтта күрәзәчеләр дә әйтеп бирә алмас иде…
— «Байлар кабиләсе», «елан кабиләсе башкорты», диләр. Ә без 200-300 ел элек яшәгән кешенең үзенең нинди милли үзаң булганын әйтә алмыйбыз. Пропагандистлар «арттагы» сан белән яза, архивта эзләнергә теләүчеләр табылса, үзләрен «башкорт» дип йөрүчеләрнең чынлыкта татар булганын исбатлап була.
Бер мисал китерәм: Уфада генерал-майор, Бөек Ватан сугышы каһарманы Миңлегали Шәйморатовка һәйкәл куярга җыеналар. Мин мәктәптә укыганда барлык башкорт китапларында аны «башкорт» дип язалар иде.
Музеенда партия анкетасы, орден алган анкетасында милләте «татар» дип язылганын белеп алгач, хәзерге көндә пропагандистлар да, Башкорстан хакимияте дә Шәйморатовны милләте буенча «башкорт» дип әйтми. Чөнки документлар чыкты, ул мәгълүматны беркая да ташлап булмый. Аптырагач, дивизиясендә генә фәкать башкортлар гына хезмәт иткән, дия башладылар.
Бу очрак шулай ук дөрес түгел, чөнки минем әни ягымнан дәү әтием Арслангали Арсланов шул башкорт кавалериясе дивизиясендә хезмәт иткән һәм Ленинградта 1942 елда һәлак булган. Бу да кызыклы момент.
Ярлы Кәрим, Шәйморатов очраклары безнең өчен дәрес. Тарих белән шөгыльләнсәк, документларны халыкка күрсәтсәк, башкортлаштыру пропагандасына чик куя алыр идек, — дигән фикере белән уртаклашты тарихчы.
«Башкортстанда җанисәп белән шөгыльләнү төбәкчеләр дәрәҗәсендә булды»
Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков быел Башкортстандагы җанисәп белән шөгыльләнү төбәкчеләр дәрәҗәсендә генә булуын әйтте.
— Төбәкне өйрәнүчеләр без чыгарган китапларны, журналларны авылга кайтарды, безгә барып та йөрисе булмады. Алга таба да Башкортстандагы төбәкне өйрәнүчеләр белән тыгыз эшләргә кирәк. Башкортстан чикләреннән артистлар керә алмаса да, без керә алдык.
Җанисәп башлангач, Башкортстанда сәер хәлгә калдык. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиллеге таралып бетте, аны яңадан аякка бастырасы бар әле. Башкортстанның Татар милли-мәдәни автономиясе хөкүмәт кулына эләкте һәм безнең файдага эшләмәде. Безнең таянырга көчебез бетте. Шуңа күрә без төбәкне өйрәнүчеләргә таянып эшләргә мәҗбүр булдык һәм ул отышлы да», — ди ул.
— Дамир Исхаковның бәяләмәсе дөрес», — диде шунда ук Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе киңәшчесе, тарих фәннәре докторы Ринат Закиров.
«Башкортстанның көнбатышы барыбер татар дөньясы булып калачак»
— 1920 елда татар-башкорт республикасын төзергә йөргәннәр хәзерге Башкортстанның көнбатышын кушырга уйлаган, — дип дәвам итте Дамир Исхаков. — Андагы башкорт дип аталучы кешеләрнең барысы да татар милләте эчендә яши. Башкортлар аларны кире кайтарырга җыена. Минемчә, кайтара алмаслар. Ул барыбер татар дөньясы булачак. Татар дөньясында калсын өчен, үзебезгә дә тырышырга кирәк.
Башкортстанда татарлар һәм татар халкы белән бик нык береккән татар телле башкортлар бар. Алар икесе бергә 1,5 млн чамасы халык. Күптән түгел дустым, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллинның биргән әңгәмәсе дә чыкты. «Башкорт булсам да, җанисәптә татар булып яздырдым», — диде ул. Алар татар телле, татар мәдәниятле, катнаш гаиләләрдә тора.
Җанисәп тәмамлангач, Башкортстандагы сәяси мәсьәләләр дә бетә, дигән ялгыш караш бар. Бу мәсьәләнең күптәннән барлыкка килгәнен белергә кирәк, ул иртәгә генә бетә торган нәрсә түгел. Безгә күбрәк үзебезнең мәнфәгатьләрне яклый белү зарур», — дип нәтиҗә ясады тарихчы.