Дамир Исхаков: «Башкортның бер өлеше төркиләшкән угор, аларны манси дип тә язалар»
Без тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков белән Башкортстанның көнбатышындагы халык турында түгел, башка яклар - Пермь, Чиләбе, Курган өлкәләрендә яшәүче «ысын башкорттар» турында сөйләштек. Тарихчы бу төбәкләрдә төркиләшкән угорлар һәм кайбер сәбәпләр аркасында башкорт дип атала башлаган себер татарлары яши, ди.