Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан Башлыгы Мәчетле районында авариядә имгәнгән ир-атка ат бүләк итте

Бәйрәмгә барганда арбалы атка машина бәрелде һәм атны йоклатып үтерделәр.

news_top_970_100
Башкортстан Башлыгы Мәчетле районында авариядә имгәнгән ир-атка ат бүләк итте
https://www.bashinform.ru

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәчетле районында авариядә зыян күргән ир-атка ат бүләк итте. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

  • 30 майда «Күккүк чәе» бәйрәменә барганда арбалы атка җиңел машина бәрелә. Шуннан соң имгәнгән атны йоклатып үтерәләр. Биш кеше имгәнә, бер хатынның аягын кисәләр. Җырлап Сабан туена баручыларны машина бәрдереп киткән, дип язган идек.

Бүген Яңа Мөслим авылында яшәүче Марсель Шәрифуллинга төбәк башлыгы исеменнән Орлов токымыннан юртак ат бүләк иттеләр. Атны Мәчетле районы администрациясе башлыгы урынбасары Гөлназ Кадыйрова тапшырды.

«Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка көтелмәгән бүләк өчен зур рәхмәт. Тормышымны аттан башка күз алдына да китерә алмыйм. Игътибарыгыз һәм ярдәмегез өчен рәхмәт», — диде ат хуҗасы.

Юртакка «Забава» дип исем кушканнар

Шулай ук Радий Хәбиров әлеге авариядә зыян күрүчеләргә дәүләт хисабына җитди дәвалану тәэмин ителәчәген, авылда мәдәният йортын төзәтәчәкләрен һәм парк ясаячакларын вәгъдә итте, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100