«Ничек аякларымны алып калырга җитешкәнмендер — ике аякны да өзеп алып китә иде»
Башкортстанның Мәчетле районында Яңа Мөслим авылы татар фольклор ансамбленең «Килдек, дуслар» җырын көйли-көйли «Кәккүк чәе» бәйрәменә барышы була. Клуб сәхнәсендә матур чыгышлар куюдан мәхрүм булган алар. Шуңа һичьюгы җәй булса да табигатьтә бәйрәм ясыйбыз дип җыенганнар, әмма арбада баручыларны машина бәрдерә.
Видеода «Тойота» ның бик зур тизлектә килүе күренә. Автомобиль рулендә Балакатай районында яшәүче 53 яшьлек кеше булган. Бик югары тизлектә бәрдерә, шуңа да — шөкер, имгәнүләр белән булса да исән калулары үзе бер могҗиза. Андыйлар турында «күлмәкчән тугандыр» диләр.
Имгәнгән атны йоклатып үтергәннәр.
«Безгә клуб кирәк!»
Фольклор ансамбльдәге сигез кешенең бишесе имгәнгән. Атта баручыларның берсе — Сәлимҗан Хәкимов, ул гармунда уйнаган.
— Сигез кеше бара идек арбада. Үзебезнең авылдан бер километр тирәсе генә «Фазыл чишмәсе»нә. «Кәккүк чәе» — электән килгән гореф-гадәт. «Кәккүк чәе, карга боткасы» дигән бәйрәм ул. Соңгы елларда уздырган юк иде аны. Дөресен генә әйткәндә, гел бәйрәмнәр үткәреп торырга безнең мөмкинлек тә юк. Клуб та юк, 60 нчы елларда салынган агач клуб, авария хәлендә булгач, яраксыз итеп табылды. Бер 5-6 ел элек клубны «списать» иткәч, яңа клуб булмый диделәр. Аннары аны беркем карамады, тагын да таушалды, таркалды ул.
20 еллап клуб салдырырга дип сөйлибез, безне тыңлаган кеше дә юк. Республика башлыгы Хәбиров (Радий Хәбиров — Т.И.) исеменә ике хат яздык. Безнең хатны аның кулына бирмәскә тырышалар. Кемдер, секретареме, Мәдәният министрлыгына җибәрә, министр урынбасары безгә «сезнең клуб „Мәдәният“ программасына кертелде. 2023 елда проект эшләнсә, 2024 елда салыначак» дигән җавап яза. Ә аның 2026-2028 елларга калмасына кайда гарантия?! — диде Сәлимҗан абый.
«Гармун белән асфальтка барып төштем»
Ул һәлакәттә сул аягының бот сөяге имгәнгәнен әйтте.
— Гармун белән асфальтка барып төштем. Борын сынды, күзләр күгәреп чыкты. Баш мие дә селкенгән иде. Дуван районындагы Мәсәгуткә алып барып, компьютер томографиясе ясадылар. Безне «бернинди куркыныч, сынулар юк» дип кайтардылар. Үзебездә бүген приемга бардым, 8 е тагын килерсең диделәр, — диде Сәлимҗан абый.
Ансамбль булып оешып йөри башлауларына әле бер-ике ай гына. Авариягә эләккән Фәүзия Сәлимованың кызы Рания Корбанова әле быел язын гына клуб мөдире булып урнашкан.
— Рания әле яңарак кына бик әйбәт эшли башлаган иде, үзебезнең инициатива белән татар милли костюмнарын киеп, казаннар асып, ашарга пешереп, шушы бәйрәмне үткәрик дигән идек. Анда безне халык алдан әзерләнеп көтеп тора иде.
Без ат белән борылып төшеп җитәргә 2-3 метр калган иде. Берзаман зур тизлек белән арттан машина килеп бәрелде. Үзем дә аптырыйм менә: ничек күреп, аякларымны алып калырга җитешкәнмендер. Ике аякны да өзеп алып китә иде. Гөлсем җитешмәде, хатын-кызларда реакция барыбер әкренрәк инде. Анда бит бер секунд хәл итә. Имгәнүләр белән булса да исән калдык инде, — ди ул.
Видеода арба артыннан кара төстәге машина баруы күренә.
— Кара машина безнең клубныкы иде, безне озата барды. Күрәсең, «Тойота» аны узмакчы булган, тик ярамаган маневр ясаган. Анда узарга ярамый дигән билге дә тора, — диде Сәлимҗан абый.
Коллективларында күбрәк пенсиядәге ханымнар, әле пенсиягә чыкмаганнары да бар.
— Яңа Мөслим — татар авылы, күпчелек халык татарлар, башкортлар да бар. Без татарча җырлыйбыз. Татар халык җырларын, борынгырак җырларны башкарабыз. 1 меңнән артык була торган идек без татарлар, быел җанисәп тагын күрсәтер инде, — диде ул.
Иң зур зыян күрүчеләр — хатын-кыз советына рәис итеп сайланган Гөлсем апа һәм аның урынбасары Фәүзия Сәлимова. Гөлсем Дөсмөхәммәтованың тубыктан аягын кисәргә мәҗбүр булганнар, хәзер ул беренче группа инвалид.
— Әни белән бергә яши идек, әтине март аенда гына җирләдек, шуннан әни ялгыз калды инде. Мин үзем гел Себергә китеп эшләп йөрим. «Кәккүк чәе» бәйрәме Сабан туе кебегрәк бәйрәм инде. Мин үзем анда юк идем, вахтага киткән идем. Әни янына кертмиләр реанимациягә, журналистларны гына керткәннәр. Телефоннан да сөйләшмәдем, табиб белән генә сөйләшеп белештем хәлен. Юньләп бернәрсә белмибез әле, ампутация булганы гына билгеле, — дип сөйләде «Интертат»ка улы Ранис Дөсмөхәммәтов.
Гөлсем апа гомере буе башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Җырга гашыйк кеше булган.
«Үзебез картайсак та, күңел яшь бит әле. Бәйрәмгә ныклап әзерләнгән идек, көне дә кояшлы иде, тик менә шушы хәл килеп чыкты. Мин үзем оптимист, ләкин моны кичерү бик авыр», — дигән тездән түбән өлешеннән бер аягын югалткан Гөлсем апа реанимациядә тележурналистларга.
«Әни, сөйләшә, тик бик елый, сызлана»
Клуб директоры Рания Корбанованың әнисе Фәүзия Сәлимова да Мәсәгут хастаханәсендә. Кызы Рания Корбанова сүзләренчә, аның аяк-куллары, башы имгәнгән.
— Авылда бәйрәмнәр үтмәгәч, авыл халкының бераз булса да күңелен ачыйк дигән идек. Матур гына итеп үткәреп җибәрербез дип уйлаган идек, шулай килеп чыкты инде менә. «Кәккүк чәйләре»н элегрәк үткәргәннәр, мин дә яңа гына, 30 апрельдән эшли башлагач, кабат шул традицияне торгызмакчы идем. Без үзебез артларыннан машина белән озатып бардык. Үзебез дә аңламый калдык, безне зур тизлек белән «Тойота» узып китте. Шофер гаепле инде, шундый зур тизлектә килеп бәрелде бит ул.
Беренче ашыгыч ярдәм машинасы тиз килде, Гөлсем апаны алып киттеләр, ә минем әниемә озак килде. Ә табиблар килгәнче иң беренче ярдәмне авылдашыбыз Фәүзия Хадыева күрсәтте. Ул да шул арбада иде. Гөлсем апа да, әни дә Дуван районы хастаханәсендә яталар. Гөлсем апа реанимациядә, минем әнием травматологиядә. Әле әнинең иртәгә туган көне, 60 яшьлек юбилее да. Хәзер аңында әни, сөйләшә, тик бик елый, сызлана, — диде кызы Рания Корбанова.
Ул ансамбльнең быел 9 Май бәйрәмендә дә татарча чыгыш ясаганнарын әйтте.
— Алар барысы да бик матур җырлый. Клуб булса, бөтен бәйрәмнәр шунда узар иде дә, тик клуб безнең авария хәлендә, ничә еллар торып, инде аны тагын да җимереп, яртылаш сүтеп бетерделәр. Бала-чаганы биергә өйрәтергә, матур чаралар үткәрергә урыныбыз да юк бит безнең. 2019 елда апрель аенда клуб сельсовет бинасына күченде. Селсоветны, колхозны бетерделәр, клуб юк, яшьләргә эш юк, авыл халкы кайда барсын?! Шуңа шул мәҗлесне үткәрергә уйлаган идек, — дип уртаклашты Рания ханым.
Бу арбада Башкортстан Иҗтимагый палатасы пресс-секретаре Ләйсән Гаррапова әнисе дә барырга тиеш булган.
— Әнине өстәмә рәвештә район үзәге Олы Ыктамактан чакырган булганнар. Әни бармыйча калды, мин Мәскәүгә «Елның матбугат хезмәте» бүләкләү тантанасында идем, әни улымны карап торды. Әле аңа кисәтү рәвешендә төш тә кергән булган, мәрхүмә әбиемне күргән ул, — диде.
Авылдашлары сүзләренчә, авылда клуб авария хәлендә булганлыктан, зыян күргән артистлар чишмәгә барырга уйлаган.
— Бу чыннан да шулай. Аны кирпечтән төзи башлаган иделәр, тәки тәмамлый алмадылар. Ул эш шулай таркалды. Мин яшь чакта әле ул клуб ачык иде, агач идәннәре шыгырдаса да, шунда дискотекага йөри идек. Авылда әле ташландык бер куркыныч йорт та тора, беркемгә берни кирәкми, аны сүтмиләр дә. Урам башында ук тора ул. Авылларның төзеклеге, ямьлелеге, мәдәният йортлары төзелеше өчен кем җавап бирергә тиештер, белмим. Кем дә булса шушы авыллардагы проблемаларга игътибар юнәлтсен иде. Авылда күңел ачу өчен шартлар булмаганга, эчүгә сабышалар, чишмә янында гармунда уйнап-җырлап күңел ачалар. Ни өчен авыл халкы тайгада яшәгән кебек яшәргә тиеш, шәһәр халкына бит мәдәни-күңел ачу программалары бар, — дигән Ләйсән Гаррапова Facebook тагы үз сәхифәсендә.
Арттан берәү кара машина тошороп килә — беҙҙең ойоштороусыларыбыҙ. Ә артынан теҙелеп 12ләп машина калоннала артыбыҙҙа. Алда боролошка знак тора һәм «обгон запрещен» тора. Унда беҙ анламайҙа калдык, ишетмәнек тауышты, сөнки беҙ гармунга йырлап киләбеҙ, — дип сөйләде «Интертат»-ка Фәнирә Якупова.
«Түбән очлыкны саклап калырга тырышкан идек, ләкин тездән түбән өлешен ампутацияләргә туры килде. Пациент реанимациядә, уртача авыр хәлдә», — дигән БСТ телеканалына интервьюда Мәсәгут хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире Илгиз Мостафин.
«Һәлакәт буенча суд-медицина һәм автотехник экспертизасы билгеләнгән. Юл хәрәкәте иминлеге һәм транспорт чарасыннан файдалану кагыйдәләрен бозу буенча җинаять эшен кузгату мәсьәләсе хәл ителә», — дигән Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеге пропагандасы инспекторы Марсель Бикташев телесюжеттагы интервьюда.
Авылдашлар әйтүенчә, «Тойота» йөртүчесе зыян күрүчеләр янына килеп гафу да үтенмәгән. Тәүлек узгач та, авылда күренмәгән. Кем гаепле икәнен хокук саклау органнары ачыклый.