news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырлап Сабан туена баручыларны машина бәрдереп киткән - видео

Башкортстанның Мәчетле районындагы авариядә биш кеше каза күргән.

news_top
Җырлап Сабан туена баручыларны машина бәрдереп киткән - видео

Башкортстанның Мәчетле районында бизәлгән җигүле атта җырлап Сабан туена баручыларны машина бәрдергән.

Аттагыларның Яңа Мөслим авылына барышы булган.

Арттан килүче Тойота машинасы йөртүчесе — 53 яшьлек ир ни сәбәпледер атны күрми һәм арбаны бәрдерә. Машина йөртүче Балакатай районыннан.

Биш кеше тән җәрәхәтләре алган, 65 яшьлек хатынның тубык өлешеннән аягын кискәннәр дип яза «Башинформ».

Ат та имгәнгән. Аны йоклатып үтергәннәр. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар