Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортлаштыруның уңай нәтиҗәсе дә булачак

Башкортстанда яшәүче татар язучысы Хисаметдин Исмәгыйлев «Татар-информ» агентлыгы редакциясенә Башкортстандагы татар авыллары, Татарстан хөкүмәтенә башкортлардан үрнәк алырга кирәклеге, «төньяк-көнбатыш диалекты» һәм башкортлаштыру сәбәпләре турында сөйләде.

news_top_970_100
Башкортлаштыруның уңай нәтиҗәсе дә булачак
Владимир Васильев

Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүче халык башкорт теле диалектында сөйләшә, диләр…

Әкиятне озак сөйли башласаң, кеше шул әкияткә ышана башлый. Геббельс коткысы кебек. Башкортлар төньяк-көнбатышта яшәгән татарларның телен башкорт диалекты дип сөйли. Мин дә нәкъ алар кебек сөйләшәм бит. Алай булгач, мин дә башкорт буламмыни? Ул бит берьяклы гына була алмый. Пычагы булгач, сабы да була. Алайса, Башкортстан җирендә башкорт диалектында сөйләшкән татарлар да булырга тиеш, шулаймы?

Ньютонның «Бер җисемгә икенче җисем күпме көч белән тәэсир итә, каршы торган шул җисем аңа шул ук көч белән каршы тора» дигән законы бар. Татарстанның кайбер мәсьәләләргә күз йомып каравы шушы хәлгә китерде дә инде.

Мин яшь чакта паспортта «башкорт» дип язылган булса, институтка, техникумга укырга керү, эш табу җиңел иде. Шуңа да күпләр паспортларына «башкорт» дип яздырды.

Башкортларга бер дәгъвам да юк. Бу хәл Башкортстан зыялылары һәм Мәскәүнең күрсәтмәләре генә. Мин башкортлар белән бергә озак эшләдем, дөрес, тау ягындагы башкортлар безнең дала башкортларын бик өнәп бетермиләр, алар кайчак: «Сез башкортмыни?» - дип тә әйтә хәтта.

Аннан, Стәрлебаш районында Каранай дигән башкорт авылы бар, анда башкортча сөйләшәләр, тирә-ягында зур-зур татар авыллары урнашкан. Шул авыл егетләренең күбесенең хатыннары — татар кызлары. Балалары үзләрен башкорт дип саный. Менә шундый очраклар да бар. Бервакыт очрашуга баргач, ул балаларның татарча җырлауларына таң калдым. Укытучыларыннан сорагач, «Бәй, уларҙың әсәләре (әниләре) татар бит», — дип җаваплады. Алар татарча да, башкортча да, русча да сөйләшә. Менә алар ичмасам чын башкортлар!

Каранай авылы Пугачев восстаниесеннән соң бу якларга килеп урнашкан. Татарлар белән аралашып яшәсәләр дә, үз телләрен югалтмаганнар. 250 елдан артык телләре шул көе. Вакытында татарча да укыды алар. Әмма телләре үзгәрешсез!

Кызык, ул төньяк-көнбатыш башкортлары ничек алай тиз генә татар теленә күчтеләр икән? Кайбер татарларның үзләрен башкорт дип санап йөрүләре - наданлыктан, тарихны белмәүлектән килә. Үзләренең элек нинди сословие — катламга кергәннәрен милләт төшенчәсе белән бутыйлар. Ә катлам - милләт түгел. Татарларның күпләп башкорт сословиясенә күчүе — күбрәк җир алу хокукына ия булуга бәйле. Патша хөкүмәте элек-электән татар белән башкортны аерырга тырышкан. Әле дә шул сәясәт алып барыла. Менә бер мисал: «ОРАН» дигән газетаның (2010 елгы 7нче саны) «Башкорт мәсьәләһе» дигән мәкаләдә Россия императрицасы Анна Иоанновна 1736 елның 11 февралендәге указыннан мондый өзекләр китерелгән:

4-нче п. Башкортларга корал йөртү тыела.

5-нче п. Тимерлекләр һәм тимер белән эшләү тыела.

6-нчы п. Башкортларга корал сату тыела.

13-нчы п. Җыеннар тыела.

14-нче п. Ахуннар саны кыскартыла, яңа мәчетләр төзү тыела.

15-нче п. Башкортларга Казан татарлары белән никахлашу тыела.

Патша хөкүмәте сугышлар вакытында татар-башкортлар күпчелек булган гаскәрләрне гел алгы сафка бастырган. Дошман аларның сафын күбрәк кырсын өчен. Менә күрәсезме, бу астыртын ысул башка вак милләтләрнең санын кыскарту өчен дә кулланыла. Ике тугандаш милләтне аеру һәм дошманлаштырып, бер-берсенә каршы кую өчен, руслашкан Тәвкилевне башкортларны кыру өчен яу белән башкорт җиренә җибәрә. Ә Пугачев восстаниесе вакытында татар авылларын яндырып йөрүче Каранай Моратов җинаятьче итеп кулга алынса да, Екатерина II тарафыннан акланып кире кайта. Бу бәндәләрнең явызлыгы һәркемгә билгеле.

Әлеге вакытта да бу сәясәт яшерен генә дәвам итә. Төрле-төрле уйдырмалар, провокацияләр уйлап табылып, күтәрелеп чыга. Мәскәү өчен татар-башкортның берләшүе куркыныч. Уттан курыккан кебек куркалар. Башкасын монда сөйләп тормыйм инде. Менә кайсы заманнардан ук килә безнең халыкларны аеру. Шушы хәлне ни башкорт, ни татар аңлап бетерми.

Кешенең милләте аның аңында, күңелендә һәм йөрәгендә. Менә минем әнием — башкорт, әтием — татар. Әниемнең әнисе — татар, ә әтисе — башкорт. Башкортлар үз милләтен саклау өчен бик күп көч түгә. Татарлар кебек кенә түгел. Бу җәһәттән Татарстан хөкүмәте Башкортстаннан үрнәк алырга тиеш.

«Башкортлаштыруның уңай нәтиҗәсе дә булачак»

Әгәр дә башкортлар Башкортстанда күпчелекне тәшкил итмәсә, ул губерна булып калачак. Башкортстан губерна булып калса, Татарстанга уңайлы булырмы? Уйлап карагыз. Татар белән башкортны аерып, Башкортстанда Президент институтын бетерделәр бит инде. Ә президентны халык сайлап куйган иде.

Вакыты җиткәч, башкортлаштыруның уңай нәтиҗәсе дә булачак. Без бит татарча укыдык, татарча сөйләшәбез, нигә әле безне кысалар дип, халык уйга калачак һәм татар белән башкорт берләшәчәк. Бу идея 1918 елда ук тормышка ашырыла башларга тиеш иде, әмма «син — башкорт», «син — татар» дип, бер-берсен аеру аркасында булмый калды. Әгәр Россиядә Идел-Урал штаты төзелгән булса, Мәскәү белән аяк терәп, күкрәк киереп сөйләшә алыр идек.

Бөтен империяләр дә вакыты җиткәч таркала. Менә шул вакытта үзебезнең урынны, милләтне саклап калырга тиешбез. Бер-береңне күтәрсәң генә алга барып була. Килеп җитәр шундый бер заман, башкортлар үзләре, «әйдә берләшик» дип татарга мөрәҗәгать белән киләчәк әле. Без бу вакыйганы күрә алмаска да мөмкинбез. Әмма сезнең буын моңа шаһит булачак, иншаллаһ!

Башкорт халкының милли стратегиясе татарларныкына караганда яхшырак үтәлә

Башкорт милли стратегиясе яхшырак кына түгел, ә көчлерәк тә әле. Аларны үрнәк итеп куярлык. Башкортлар һәрбер юл чатындагы күрсәтмәләрен, биналарда элмә такталарындагы язуның дөрес язылуын тикшереп, карап тора. Алар үзләренең милләте, теле өчен нык көрәшә.

«Башкорт бит ул» дип аерырга торабыз, юк, аерырга түгел, ә алар белән берләшергә кирәк. Республикаларыбыздан ерактагы шәһәрләрдә татарлар милли мәҗлесләрен оештыра башласа, һәрвакытта башкорт туганнар килә. «Әйдә, бергә берләшеп эшлик», — диләр. Бергә булгач, көчле бит! Бердәм булсак, Мәскәүнең басымына каршы торып булуны аңлаган алар. Татарстан белән Башкортстан берләшсә, нинди зур көч булыр иде! Татар белән башкорт — бер кошның ике канаты ул. Кош та сыңар канат белән оча алмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100