Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баш миен амеба ашый». Пляжда ял иткәндә күлдә су коенган ир-ат реанимациядә

news_top_970_100

Америкада күлдә су коенган ир-ат амеба белән зарарланган һәм реанимациягә эләккән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Кешенең баш миен ашый торган амеба күлдә генә түгел, краннан аккан суда да (АКШта мондый очраклар еш теркәлә икән), бассейнда да (Чехословакиядә күпләп үлүчеләр булган), буа-күлләрдә дә булырга мөмкин. Бу юлы исә амеба Израильдә яшәүче 25 яшьлек ир-атка эләккән, ул пляжда ял иткәндә Тивериад күлендә коенган булган. Хәзер ир-ат реанимациядә, критик халәттә ята.

Неглерия фоулера – амебаның рәсми атамасы шундый. Ул баш миенә эләккән кешеләрнең 5 проценты гына исән кала, диелә бу хәбәрдә.

Израиль Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, табиблар бу кешедә беренчел амеба менингоэнцефалиты булуын билгели. Бу вакытта кешенең температурасы югары була, башы авырта, йокысы бозыла, коса, көзән җыера, аңын югалта. Инфекция симптомнары 7-10 көн узгач беленә башлый.

Хәзер күлдәге суны тикшерәләр.

2022 елда 36 яшьлек ир-ат гидромассажлы ваннада коенгач амеба йоктырган. Аны коткара алмаганнар.

«Башны ашый торган» амеба йоктырмас өчен, төче сулы җылы күлләрдә коенмаска киңәш ителә, аеруча җәен. Амеба борынга керә, аннары эпителий һәм ис сизү нервы аша баш миенә үтеп керә. Шуңа күрә күлдә су коенганда борынга кыстыргыч кую хәерле.

Әлеге паразит кешедән кешегә күчми. «Амебалы» суны эчәсәң, ул ашказаны-эчәклек трактында һәлак була, диелә хәбәрдә.

  • «Су коенганда йога» – «баш миен ашый торган» амеба иярткән ир-ат ике көндә үлгән
  • Аквапаркта «баш миен ашый торган» амеба иярткән хатын берничә көн эчендә үлгән
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100