Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аквапаркта «баш миен ашый торган» амеба иярткән хатын берничә көн эчендә үлгән

news_top_970_100
Аквапаркта «баш миен ашый торган» амеба иярткән хатын берничә көн эчендә үлгән
Фото: © «Татар-информ»

Тайваньдә яшәүче хатын баш миенә үтеп керә торган Неглерия Фоулера төрендәге амеба иярткән һәм вафат булган. Бу – Тайваньдә соңгы 12 елда беренче очрак. Авыру иярткән хатын Тайваньнең төньягында 30 ел яши. Якын арада чит илләргә дә бармый. Бу турыда РИА Новости яза.

Эксперт бу хатынның «баш миен ашый торган» амеба ияртүенең бердәнбер сәбәбе – аквапаркка бару дип белдергән.

«Авырыр алдыннан, бу хатын ябык аквапаркта булган. Баш авырту, күңел болгану, муен һәм иңбашлар авырту 26 июльдә башланган. Температурасы күтерелеп, көзән җыеру башлангач, ул табиб чакыра. Аннары авыр бик тиз үсеш ала, һәм 1 августта хатын үлә», – диелгән хәбәрдә.

Лаборатория тикшерүләреннән соң үлем сәбәбе амеба булуы раслана.

Бу – бик сирәк очрый торган авыру, аннан үлем ихтималы 99 процент.

Таиланд гаскәрләрендә отставкадагы медицина хезмәте полковнигы, доктор Чаренчай Сопха, күп элләрдә эшләгән хәрби инфекционист, РИА Новости агентлыгына сөйләгәнчә, авыруның инкубацион периоды 3-7 көн. Билгеләре – баш авырту, тамак авырту, күңел болгану, ис сизми башлау, тамак кибү, югары температура. Кешенең хәле бик тиз начарлана, 10 көн чамасы эчендә ул үлә.

«Бик куркыныч, ләкин бик-бик сирәк очрый торган авыру. Аның сирәклеге бары тик бер юл белән генә ияртүгә бәйле. Ул инфекцияле су борынга кергәндә генә була. Бу вакытта су борында шактый озак торырга тиеш – бары тик шул чакта гына амеба ис сизү нервына керә», – ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100