Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Су коенганда йога» – «баш миен ашый торган» амеба иярткән ир-ат ике көндә үлгән

news_top_970_100

Пакистанның Лахор шәһәрендә 30 яшьлек Мостафа Шафик «Неглерия Фоулера» амебасын иярткән һәм һәлак булган. Бу турыда РИА Новости Pakistan Observer басмасына сылтама белән яза.

Ир-ат салкын тигәндәге кебек авырый. Аның температурасы күтәрелә, башы авырта. Хастаханәгә китергәч, 2 көннән ул үлә.

Лаборатория анализлар ясагач, ир-атның Naegleria fowleri иярткән булуын раслый. Бу паразит «баш миен ашый торган» амеба буларак билгеле.

Лахор шәһәрендә бу – беренче очрак, моңа кадәр Карачи шәһәрендә 3 очрак теркәлгән булган.

Naegleria fowleri паразиты булган су организмга борын аша кергәндә, амеба кешегә йога. Гадәттә, бу – суда йөзгәндә, чумганда яки башны төче суга тыкканда (мәсәлән күлләрдә һәм елгаларда) була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100