Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банктан 25 миллион сум урлап, төрмәдә утырган Луиза ире Марат белән араны өзгән

news_top_970_100
Банктан 25 миллион сум урлап, төрмәдә утырган Луиза ире Марат белән араны өзгән
Фото: UFA1.RU, Луизаның элекке фотосы

Башкортстанның Салават шәһәрендәге банктан 25 миллион сум акча урлап, төрмәдә утырып чыккан Луиза Хәйруллина ире Марат белән араны өзгән. Бу хакта UFA1.RUга Луизаның туганнары хәбәр иткән.

«Марат белән аралашмыйлар, чөнки нормаль ирләр алай эшләми», – дигән Луизаның туганы. Луиза хәзер балаларын алып, ире белән бергә төзегән йортка күченгән. Туганнары сүзләренчә, Луиза эшкә урнашкан, ләкин кая икәнен әлегә әйтмәгәннәр. Хөкем ителгән кассир Луиза Хәйруллина берничә ай элек иреккә чыккан. Ул колониядә 4,5 ел утырган.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның май аенда Салават шәһәрендәге банкта кассир булып эшләүче Луиза Хәйруллина 25 миллион акча урлап, ире һәм 2 кызы белән качып китте. 2 айдан соң гаиләне Казанда таптылар. Луиза – 5 елга, Марат 6 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Луизаның җинаятькә бару сәбәбе дип, Маратның акчалы уеннарга булган бәйлелеге таныла. Луиза Хәйруллина, ире кушуы буенча, системалы рәвештә банктан акча алып чыга. Җинаять эзен яшерү өчен, ялган документлар куя. Акчага ире букмекер контораларында уйный. Луиза барлыгы 9025270 сум, 140900 доллар һәм 101315 евро урлый.

Марат, хатынын урларга котыртуын раслап, интервью биргән иде. Ир үзенең спорт уеннары тотализаторында күп акчалар оттырганын һәм, бурычларны каплар өчен, хатынын банктан акча алып чыгарга мәҗбүр итүен әйткән. Марат әйтүенчә, хатыны сейфтан акчаны 27 майда түгел, ә 2 ел буена аз-азлап алып чыккан. «Беренче тапкыр 50 мең алып чыгарга үгетләдем. Мин, уенда отып, бурычларны кайтармакчы идем. Икенче тапкыр кабатларга туры килде – нәтиҗә шул ук. Өченче-дүртенче – китте китте... Кар өеме кебек җыелды ул 25 миллион», – дигән иде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100