Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банк белән судлашып йөргән 82 яшьлек Сания апа: «Аллага шөкер, ипотеканы яптык»

«Интертат», кызының үлеменнән соң, 2 ятим оныгы һәм 1 300 000 сумга якын кредит белән утырып калган 82 яшьлек Сания апа турында язган иде. Банк аларның фатирларын тартып алмакчы булды. Пенсионер әби суд юлларын таптады. Тарихның чишелеше – әлеге язмада.

news_top_970_100
Банк белән судлашып йөргән 82 яшьлек Сания апа: «Аллага шөкер, ипотеканы яптык»

2022 елның 9 апрелендә 82 яшьлек Сания апа Гайнуллинаның кызы Фирүзә Хисамова 55 яшендә, җир җимертеп эшләп, яшәп йөргән җиреннән инсульт белән кинәт китеп бара. Исән чагында, 2020 елның мартында Фирүзә ипотекага 3 бүлмәле фатир сатып алган була. Әмма кредитны түләп бетерергә Фирүзәнең гомере җитми кала – 2022 елның апрелендә Сания апа Гайнуллина бердәнбер баласын җир куенына сала.

Кызының үлеменнән соң Сания апа 2 ятим оныгы һәм 1 300 000 якын кредит белән берүзе утырып кала. Кечкенә балалар белән фатирдан куып чыгарылмас өчен, 82 яшьлек әбекәй суд юлларын таптый. Кызының вафатыннан соң калган миллион сумнан артык кредитны түли алмау сәбәпле, ике оныгы белән фатирдан куып чыгарылу куркынычы янаган Сания апа турында күптән түгел язган идек.

Ипотека алган вакытта, Фирүзә тормыш һәм сәламәтлекне иминиятләштерү буенча хезмәт күрсәтүче оешма белән килешү төзегән була. Килешү, кредит алучы үлгән очракта, бурычның иминиятләштерү оешмасы тарафыннан каплануын күздә тота.

Фирүзәнең үлеменнән соң, мәетне ярып, медицина экспертизасы уздырыла. Кызын җирләгәннән соң, Сания апа әлеге экспертиза нәтиҗәләрен күтәреп, иминиятләштерү оешмасына юл тота. Килешү төзелгән, хезмәт өчен түләнгән бит – кредитны капларга тиешләр, дип өметләнә.

Әмма Сания апаның борын төбендә ишекне шартлап ябып куялар – иминиятләштерү оешмасы Фирүзәнең үлеме очрагы буенча кредитны каплаудан баш тарта. Алай гына да түгел – оешма, Фирүзә белән төзелгән килешүнамәне гамәлдән чыгаруны таләп итеп, дәгъва белән судка мөрәҗәгать итә.

Ел дәвамында суд тикшерүләре бара. 82 яшьлек Сания апа, өметен өзмичә, суд юлларын таптый. Нәтиҗә: суд иминиятләштерү оешмасын яклый һәм, Фирүзә белән төзелгән килешү гамәлдән чыгарылды, дип таный.

Суд карары Сания апаны тәмам һушсыз калдыра: суд үзенең карарын кредит алучының, ягъни Фирүзәнең, «хроник авыруын яшереп, аңлы рәвештә иминиятләштерү оешмасына сәламәтлегенең хәле турында ялган мәгълүмат бирүе, көтелмәгән үлем белән үлмәве» белән аңлата. Җитмәсә, Сания апа суд тикшерүләренең чыгымнарын да капларга тиеш – 60 меңлек экспертиза һәм 6 меңлек дәүләт пошлинасы.

Суд процессы чишелешенә ирешкәнче, тикшерүләр тәмамланганчы, Сания апа кредитны ябу өчен түләүләр кертә алмый. Судны җиңеп чыгармын, дип өметләнә. Банкка бурыч җыелып бара. Елдан артык кредит буенча түләүләр килеп ирешмәгәч, банк судка бирә – килешүне өзәргә, калган бурычны һәм процентларны түләтергә, фатирны кире алырга җыена. Мәрхүм кызының 1,3 миллион сумлык бурычын түләп бетерү чарасын таба алмау сәбәпле, 2 бала белән калган 82 яшьлек пенсионер әбигә ДОМ.РФ банкында залогта торган фатирдан куылу куркынычы яный.

Август аенда Сания апаның авыр хәлдә калуы турында Гүзәлия Фәйзрахманова чаң сукты. Фирүзә исән чагында Гүзәлиянең әнисе белән бер коллективта эшләгән була. Гүзәлия, Сания апа белән булган бәхетсезлеккә игътибар җәлеп итәргә тырышып, социаль челтәрләрендә мәгълүмат таратып карый. Сания апа белән 2 ятим кызчыкның язмышы хәл ителәчәк суд утырышына кадәр 1 айлап кына вакыт калып килгән була бу вакытта.

Вакыт уза тора. Суд утырышы якынайганнан-якыная. Гүзәлия, чарасызлыктан, Аллага тапшырып, Сания апага аерым счёт ача. Акча җыя башларга карар кыла. Ярты ай вакыт эчендә 1,3 миллион сум акча җыю ай-һай авыр була.

Без – «Интертат» редакциясе Сания апа белән булган ситуацияне өйрәнеп, белгечләргә чыгып, бу мәсьәлә хакында язып чыктык.

Кыска вакыт эчендә Сания апа счетына үзе өчен күтәрмәслек булган акчалар – 1 354 097,56 сум җыелып өлгергән. Ипотеканы каплар өчен шуның 1 278 853,56 сумы кулланылган. Калган 75 мең сумны Сания апа суд тикшерүләренең чыгымнарын – 60 меңлек экспертиза һәм 6 меңлек дәүләт пошлинасын түләргә тоткан.

2023 елның 31 октябрендә соңгы суд утырышы булды. Сабыйлар әниләре исән чагында тир түгеп юнәткән фатирдан куып чыгарылмады, шөкер. Кызлар җылыда, рәхәттә, дәү әни кочагында үсә алачаклар, дигән сүз бу.

Гүзәлия Фәйзрахманова, Сания апа Гайнуллинага ярдәм итү буенча башкарылган зур эшкә керткән өлеше өчен, «Интертат»ка рәхмәт белдереп элемтәгә чыкты. «Сания апа ярдәм иткән һәркемгә ихлас рәхмәтен җиткерә, бәрәкәтле озын гомер, саулык, тигезлек, кайгы-хәсрәтсез имин тормышлар тели», – диде Гүзәлия. Сания апа «Интертат» аша барча ярдәм итүчегә рәхмәт әйтеп, видео да төшергән.

«Аллага шөкер, ипотеканы яптык. Ипотека түләргә ярдәм биргән һәммәгезгә озын гомер, сәламәтлек, тигезлек телим. Кайгы-хәсрәт күрмәгез. Бик зур рәхмәт! Аллаһ рәхмәте яусын һәммәләрегезгә дә!» – дип рәхмәтен җиткерде Сания апа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100