Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кредитын түләргә кызымның гомере җитмәде» – Сания апа 82 яшендә банк белән судлаша

82 яшьлек Сания апа кызының үлеменнән соң 2 кечкенә бала һәм 1 300 000 сумга якын кредит белән утырып калган. Банк фатирны сорый.

news_top_970_100
«Кредитын түләргә кызымның гомере җитмәде» – Сания апа 82 яшендә банк белән судлаша

82 яшьлек Сания апа Гайнуллинага 2022 елның 9 апреленнән бирле хәсрәт арты хәсрәт ява. Сания апа кызының үлеменнән соң 2 кечкенә бала һәм 1 300 000 якын кредит белән берүзе утырып калган. Аның кызы Фирүзә Хисамова 55 яшендә җир җимертеп эшләп, яшәп йөргән җиреннән инсульт белән кинәт китеп барган. Шулай итеп, дәү әни – сабыйларга хәзер әни дә. Бүген аңа ятим балалар белән фатирдан куып чыгарылу куркынычы яный. 82 яшьлек әбекәй суд юлларын таптый…

Соңарып кына кызлар тапкан

Фирүзәне, кемнән сорама, «җир җимертеп яшәде» дип искә алалар. Аның үлеме һәркем өчен кинәт була. Йөгереп йөргән җиреннән юк кына булды, диләр. Белеме буенча психолог булган. Соңгы 4 елда ЦАФАП ГИБДД УМВДда ЭВ һәм ВМ (электрон-исәпләү һәм исәпләү машиналары) операторы булып эшләгән. Коллективта Фирүзәне бик ачык, мәрхәмәтле кеше иде, әнисе өчен бик борчылып торды, балалары өчен яшәде, шундый тырыш, эшчән иде, ипотекасын ябып үз йорты белән торырга бик нык хыялланды, дип искә алалар. Фирүзә үзен эшенә, әнисенә, балаларына багышлаган. Аның турында тыңлаганда, күз алдына ир затында була торган көч, тырышлык һәм сабырлык белән дөнья йөген тарткан хатын-кыз килеп баса.

Фирүзә кияүдә булмаган. Кызларын соң гына, олыгаеп, үзе өчен тапкан иде, дип сөйли дус-танышлары. Игезәк кызлары Раяна белән Даянаны әнисе белән икәү тәрбияләгәннәр. Тормышлары бөтен булсын, яхшыда үссеннәр, матурны кисеннәр, тәмлене ашасыннар, башкалардан ким булмасыннар, дип тырышкан ялгыз әни кеше. Бөтен эшләгәне, бөтен тырышканы кызлары өчен була.

Соңгы вакытта башы авыртып борчыштырган. Табиблар бертавыштан Фирүзәгә моны «кан басымың югары» дип аңлата. Фирүзә үзенең соңгы эш көнендә дә кичкә кадәр башы авыртып интегә. Эштән кайткач, әнисе кан басымын төшерергә дип дару бирә. Бераз ятып торганнан соң хәл кереп киткәндәй була, чәй эчеп алырга дип торырга ниятли. Фирүзә, аягына басу белән, егыла. Ашыгыч ярдәм машинасы белән МКДЦга алып китәләр. Иртәнге сәгатьләрдә Фирүзә дөнья куя.

Банктан 1 689 000 сумлык кредит алган

Исән чагында, 2020 елның мартында, Фирүзә ипотекага өч бүлмәле фатир сатып алган. Әмма, кредитны түләп бетерергә Фирүзәнең гомере генә җитми кала. 2022 елның апрелендә Сания апа Гайнуллина бердәнбер баласын җир куенына сала.

Фирүзәгә ипотеканы 11,67% еллык процент ставкасы белән биргәннәр. Банктан ул 1 689 000 сумлык кредит алган. 2020 елда Сания апа белән Фирүзә моңарчы бергә яшәгән иске фатирларын сатып, яңа фатирда балалар белән бергәләшеп яши башлаган.

«Без гел бергә яшәдек кызым белән. Иске фатирыбыз кечкенә, иске иде. Кызлары үсә бит. Яңа фатир юнәтергә тырышты Фирүзә. Балалар яхшы яшәсеннәр, иркендә, үз бүлмәләрендә үссеннәр, диде. Иске фатирыбызны саттык. Фирүзә ипотека артыннан йөрде. Нәтиҗәдә, яңа фатирлы булдык, күчендек, куанышып яши башладык. Алда әле кредитын түлисе дә түлисе иде, билгеле. «Эшләп торам бит, түләнеп бетәр әле берәр заман», – дия торган иде Фирүзә үзе», – дип искә ала Сания апа.

Иминиятчеләр җавабы

Ипотека алган вакытта Фирүзә тормыш һәм сәламәтлекне иминиятләштерү буенча хезмәт күрсәтүче оешма белән килешү төзегән булган. Килешү кредит алучы үлгән очракта бурычның иминиятләштерү оешмасы тарафыннан каплануын күздә тота. Әмма иминиятләштерү оешмалары үз-үзенә кул салып үлгән, алкоголизм, наркомания һәм токсикомания китереп чыгарган авырудан үлгән, килешү төзелгәнче үк булган хроник авыруы кискенләшеп үлгән кредит алучының үлемен иминиятләштерү хезмәте күрсәтү очрагы дип танымый.

Фирүзәнең үлеменнән соң, мәетне ярып, медицина экспертизасы уздырыла, һәм ул түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтә: сул маңгай өлешендә баш миенә кан саву, баш миенең артерияләренең I стадиядәге II дәрәҗәдәге атеросклерозы; гипертоник авыру билгеләре һ.б.

«Үләсен көтеп йөргән кеше идемени ул?!»

Кызын җирләгәннән соң, Сания апа иминиятләштерү оешмасына мөрәҗәгать итә. Килешү төзелгән, хезмәт өчен түләнгән бит – кредитны капларга тиешләр, дип өметләнә. Әмма Сания апаның борын төбендә ишекне шартлап ябып куялар – иминиятләштерү оешмасы Фирүзәнең үлеме очрагы буенча кредитны каплаудан баш тарта. Алай гына да түгел – оешма, Фирүзә белән төзелгән килешүнамәне гамәлдән чыгаруны таләп итеп, дәгъва белән судка мөрәҗәгать итә. Ел дәвамында суд тикшерүләре бара. 82 яшьлек Сания апа, өметен өзмичә, суд юлларын таптый. Нәтиҗә: суд иминиятләштерү оешмасын яклый һәм Фирүзә белән төзелгән килешү гамәлдән чыгарылды дип таный.

Суд карары Сания апаны тәмам һушсыз калдыра: суд үзенең карарын кредит алучының, ягъни Фирүзәнең «хроник авыруын яшереп, аңлы рәвештә иминиятләштерү оешмасына сәламәтлегенең хәле турында ялган мәгълүмат бирүе, көтелмәгән үлем белән үлмәве» белән аңлата. Бу сүзләр бала югалту хәсрәтен кичергән ана кешенең йөрәген яра. «Ничек инде көтелмәгән үлем белән үлмәгән? Җир җимертеп яшәп йөргән җиреннән юк кына булды бит ул. Үләсен белеп, үләсен көтеп йөргән кеше идемени ул?!» – дип озак өзгәләнә Сания апа. Җитмәсә, хәзер Сания апа суд тикшерүләренең чыгымнарын да капларга тиеш – 60 меңлек экспертиза һәм 6 меңлек дәүләт пошлинасы.

Суд процессы чишелешенә ирешкәнче, тикшерүләр тәмамланганчы, Сания апа кредитны ябу өчен түләүләр кертә алмый. Судны җиңеп чыгармын, дип өметләнә. Банкка бурыч җыелып бара һәм бүгенге көндә инде 1,3 миллион сумны тәшкил итә. Сания апа көн саен бер үк сорауларга җавап эзли: бурычны ничекләр ябар, 2 бала белән калган 82 яшьлек пенсионер әби мәрхүм кызының кредитын түләп бетерү чарасын кайлардан табар?

«Түбәсез калдырырлар, фатирны тартып алырлар, балалар белән урамда калырбыз, дип куркам...» – дип өзгәләнә Сания апа. 4 сентябрьгә банк белән суд утырышы билгеләнгән. Сания апа бу көнне тынгысызлык һәм курку белән көтә: «Эчем поша бик нык, шуны уйлап төннәр буе борчу утында янып чыгам...». Бүгенге көндә фатир ДОМ.РФ банкында залогта. Вакытында түләмәгән өчен процентларны да исәпкә алып, Сания апаның бурычы бүген бөтенесе 1 254 059,56 сумны тәшкил итә.

«Менә шундый катлаулы хәл...»

«Фирүзә минем әнием белән бергә эшли иде, башка сменада. Фирүзә үлгәч, коллектив белән акча җыйдылар әниләр. Аннары әнием, фитр садакаларын да ятим калган кызларга бирик әле, диде. Без үзебез, туган-танышларыбызга әйткәләп, фитр садакаларын җыеп, Сания апага тапшырдык. Әнидән шулай ук Сания апаның иминиятләштерү оешмасы белән судлашып йөрүе хакында ишеттем. Тикшерүләр тәмамланып, суд карары мәгълүм булгач, әнидән сорадым. «Җиңелгән шул, кызым», – диде әни», – дип сөйли Гүзәлия Фәйзрахманова. Гүзәлия әнә шулай очраклы рәвештә Сания апаның тарихын ишетә.

«Без сеңлем белән әнидән бу хәлләрне ишеткәч, ничек ярдәм итәргә соң, дип уйлашырга тотындык. Мин үзем, белемем буенча юрист буларак, бу эш белән кызыксындым, Сания апа белән элемтәгә кереп, нечкәлекләрне белешергә булдым. Мин – башка сораулар буенча эшли торган юрист. Бу мәсьәлә минем эш өлкәсенә керми. Әмма шулай да булдыра алган кадәр ярдәм итеп карыйсы килде. Сания апаныкы кебек очраклар буенча суд практикасын анализладым. Шуны ачыкладым: Идел буе судының бу карарына шикаять белдерүдән бөтенләй диярлек мәгънә юк. Менә шундый катлаулы хәл...» – дип дәвам итте сүзен Гүзәлия.

Кызганыч, закон ягыннан барысы да нәкъ шулай килеп чыга. Фирүзәнең авыруы булган, һәм ул, теориядә, үлемгә китерә ала торган авыру санала. Бу хакта иминиятләштерү оешмасы белән килешү төзегәндә әйтү – кредит алучының бурычы, ә иминиятләштерү оешмасы өчен кредит алучының хроник авырулары булу-булмавы хакында мәгълүмат соратып алу – хокук кына. Килешү төзегәндә, Фирүзә үзенең авыруларын күрсәтмәгән. Үлеменнән соң ачыкланган авырулар турында, бәлки, иминиятләштерү оешмасы гына түгел, Фирүзә үзе дә белмәгәндер дә... Әмма хәзер моны ачыклап та, исбатлап та булмый. Шуңа судта җиңелә дә инде Сания апа.

Белгеч җавабы

Күчемсез милек өлкәсендә белгеч, юрист Эльвира Галимҗанова бу мәсьәлә буенча түбәндәгеләрне әйтте:

Россия Федерациясендә иминият эшен оештыру турындагы» 4015-I номерлы РФ Кануны нигезендә иминият куркынычы термины астында нинди дә булса вакыйга һәм аның килеп чыгу факты буенча иминиятләштерү хезмәте күрсәтелү аңлашыла.

Иминиятләштерү оешмасы белән хезмәтне алучы зат арасында төзелгән килешүнамә күздә тоткан вакыйга иминият очрагы булып санала. Әлеге вакыйга, ягъни иминият очрагы килеп чыктымы – иминиятләштерү оешмасының иминиятләштерелгән затка түләү башкару бурычы барлыкка килә. Россия Федерациясенең Гражданлык кодексының 963нче маддәсендә иминият очрагының килеп чыгуында иминиятләштерелгән зат үзе катнашкан очракта, ягъни аңлы рәвештә вакыйганы үз нияте белән китереп чыгарган очракта, иминиятләштерү оешмасы түләү башкарудан азат ителә, диелгән.

Иминиятләштерү килешүнамәсен төзегәндә, хезмәтне алучы зат иминиятләштерү оешмасына иминият очрагы барлыкка килү ихтималын һәм нәтиҗәдә мөмкин булган зыянның күләмнәрен билгеләү өчен әһәмиятле булган барлык белешмәләрне хәбәр итәргә тиеш. Бу аның бурычы булып тора. Әгәр килешү төзелгәннән соң иминиятләштерелүче зат оешмага ялган белешмәләр хәбәр иткәнлеге ачыкланса, иминиятләштерү оешмасы килешүне дөрес түгел дип тануны, гамәлдән чыгаруны һәм килешүне таркатуны, моннан тыш хезмәт алучыга карата ялган йогынтысында башкарылган килешүләр өчен каралган җәзаны куллануны таләп итәргә хокуклы.

Гражданлык кодексының 179нчы маддәсенең 2нче пункты ялган йогынтысында башкарылган килешүнең зыян күрүче якның дәгъвасы буенча суд тарафыннан гамәлдән чыгарылуын һәм таркатылуын вәгъдә итә. Нинди дә булса белешмәне аңлы рәвештә махсус яшерү, хәбәр итмәү шулай ук ялганга тиңләнә. Шулай итеп, иминиятләштерелүче затның сәламәтлеге хәле турындагы ялган белешмәләрне хәбәр итүе иминиятләштерүче оешманың түләү башкарудан баш тартуы өчен төп нигез булып тора. Әгәр иминиятләштерелүче затның авыруы белән аның үлеме арасында бәйлелек юклыгы ачыклана икән, бу очракта иминиятләштерүче оешманың түләү башкарудан баш тартырга хакы юк. Әмма иминиятләштерелүченең үлеме сәбәбе белән аның диагнозы аваздаш, ә оешма белән килешү төзелгәндә әлеге диагноз турында хәбәр ителмәгән икән – закон оешма ягында булачак, һәм оешма түләү башкарудан азат ителәчәк.

Тагын шунысы мөһим: Россия Федерациясенең Гражданлык кодексының 935нче маддәсенең 2нче пункты нигезендә тормышны һәм сәламәтлекне иминиятләштерү турындагы килешүнамә бары тик ирекле рәвештә генә төзелә ала. Бик күпләр кредит алганда үзләренең хокукларын белеп бетермәү сәбәпле, әлеге килешүне төзүгә мәҗбүри рәвештә дә ризалыкларын бирәләр. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закончылык бер товарны (хезмәтне) сатып алучыны икенче бер товарны (хезмәтне) сатып алырга мәҗбүр итүне тыя. Димәк, банк тормышны һәм сәламәтлекне иминләштерү буенча килешүнамә төзүне таләп итә алмый. Банк тарафыннан мондый килешү төзүне шарт итеп кую һәм әлеге шартны үтәмичә кредит бирүдән баш тарту закон бозу булып тора. Бу очракта банк Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.8нче маддәсенең 2нче өлеше буенча кулланучыларның хокукларын бозу өчен административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Фатирны кире алачаклар?

Сания апа иминиятләштерү оешмасы белән алга таба судлашырга теләмәгән. Гүзәлиянең сүзләре буенча, олы яшьтәге кеше, суд юлларында йөреп, күп стресс, борчу кичергән, бик нык арыган. Ел дәвамында барган суд тикшерүләре тәмамланганчы, Сания апа кредитны түләмәгән. Судны җиңеп чыгармын, дип өметләнгән. Елдан артык кредит буенча түләүләр килеп ирешмәгәч, банк судка биргән. 4 сентябрьдә суд утырышы көтелә. Банк килешүне өзәргә, калган бурычны һәм процентларны түләтергә җыена, фатирны кире алачаклар, ул башка кешегә сатылачак.

«Сания апа, фатирны саклап калыр өчен, тизрәк банк белән проблемаларны хәл итәргә тели. Бурычны каплый башласак, фатирны тартып алмаслар, бәлки, дигән өмет бар. Сания апаның иң борчылганы – фатирсыз калса, кызларны да тартып алырлар, балалар йортына алып китәрләр, дип курка. Сания апа балаларның бердәнбер законлы опекуны булып тора. Йортсыз калсалар, балаларны әбидән тартып алулары ихтимал. Сания апа, чарасызлыктан, бу фатирны сатып, бурычны түләп, калган акчага кечкенәрәк фатир сатып алырга, дип тә уйлап карады. Әмма мин аңа мондый эшләрне опека органы белән килештермичә эшләп булмаганлыгын аңлаттым. Фатирны сатып, балаларның бүгенге торак шартларын начаррак шартларга алмаштыруны аларның хуплаячагы икеле», – ди Гүзәлия.

«Хәзер иң төп максат – Сания апа белән балаларның урамда калуына юл куймаска. Шуңа күрә без сеңлем белән, Аллага тапшырып, Сания апага аерым счёт ачтык, акча җыя башлап карарга булдык. Тамчыдан күл җыелмасмы, дидек. Сания апа башта бик нык тартышты, читенсенәм, куркам, диде. Аннары безгә ышанды, ризалыгын бирде. Күпме булса да җыеп илтеп түли торсак, банкка түләргә әзер булуыбызны күрсәтсәк, бәлки, банк та безгә теләктәшлек күрсәтер иде, сөйләшеп, мировое соглашениега чыгып булыр иде, бәлки, дип өметләнәбез. Ходай бер җаен бирсә ярар иде. Бик нык ышанабыз.

«Суд утырышына кадәр ярты ай вакыт калып килә. Бүгенгә инде 600 меңгә якын акча җыелды. Мәрхәмәтле кешеләр бар бит ул! Әй, Ходаем, безнең тырышлыкларны күреп, догаларыбызны ишетеп, ятим балаларны урамда калдырмасын иде. Гөнаһсыз сабыйлар әниләре исән чагында тир түгеп юнәткән фатирдан куып чыгарылмасын, җылыда, рәхәттә, дәү әни кочагында үсә алсыннар иде, йә Раббым!» – диде ихлас күз яшьләрен тыя алмыйча Гүзәлия.

Бүген Сания апа белән нәни кызлар, борчу катыш курку хисе белән, суд утырышын көтә. Дөрес, өмет кисәге дә бар – әнә шул яхшыга ышанырга көч бирә. Гүзәлия безне Сания апа белән кызларның язмышы турында хәбәрсез калдырмаячак, дип килештек. Бу тарихның чишелеше хәерле булсын иде!

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 18 август 2023
    Исемсез
    гафу. банк казани икән
  • 18 август 2023
    Исемсез
    телефон номеры буенча күчми
  • 18 август 2023
    Исемсез
    Гузэлия, бэхет телим сезгэ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100