news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балык — хәләл ризыкмы?

Балык, кысла, креветка, кальмар, төрле әкәм-төкәмнәр кебек диңгез продуктлары хәләл ризык буламы?

news_top
Балык — хәләл ризыкмы?

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин судагы ризыкларны куллануга карата сорауга Әбү Ханифә мәзһәбе кагыйдәләреннән чыгып җавап бирде.

Иң башта Рөстәм хәзрәт Рәсүлебез сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм сүзләрен искә төшерде. «Рәсүлебез сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм диңгездә, суда булган һәрбер нәрсә хәләл, ди. Ләкин мәзһаб буенча (без Әбү Ханифә мәзһәбендә) бездә креветка кебек әйберләр мәкруһ дип санала. Шуңа күрә алардан ераграк булсак хәерле булыр иде», — ди Рөстәм хәзрәт.

«Гомумән, балык — хәләл ризык. Тик бездә гореф-гадәтләр бар. Мәсәлән, кайбер авылларда җәен (сом) балыгын ашамыйлар. Авылларыгыздагы гореф-гадәтләрегезне ташламагыз», — дип киңәш итә Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Казанның «Гаилә» мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әлеге сорауларга да җавап биргән иде:

Ясалма тырнак, татуировка ясау гөнаһмы?

Гаиләсен ташлап китеп, баласына ярдәм итмәүче ир-ат гөнаһлымы?

Яңа ел бәйрәмен уздыру гөнаһмы?

Идәнне кайсы почмактан юа башларга һәм сихер тапканда нинди дога укырга?

Йоклаганда ишеккә таба сузылып ятарга ярыймы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар