news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балык Бистәсендә Камада ике балыкчы батып үлгән

news_top
Балык Бистәсендә Камада ике балыкчы батып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Балык Бистәсе районында Кызыл Яр авылы янында балыкчылар утырган көймә капланган. Кама елгасында ир-атлар иминлек кагыйдәләрен үтәмәгән, дип фаразлана. Бу турыда «Татарстан 24» каналы коткаручыларга сылтама белән хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, көймәдә өч балыкчы була, берсе, йөзеп, болынга кадәр барып җитү җаен таба. Тагын ике балыкчы һәлак була.

Биредә яшәүчеләр котылган ир-атны яр буена алып чыга. Тикшерү эшләре бара.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, коткару жилеты кию – гомерне саклап калу өчен мөһим шарт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар