news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер машинада дүрт балыкчы батып үлгән

Салонда дүрт ир-ат мәете булган минивенны елгадан тартып чыгарганнар

news_top
Бер машинада дүрт балыкчы батып үлгән
19 сентябрьдә Хабаровск өлкәсендә дүрт ир-ат Амур елгасына балык тотарга барган. Алар эчеп исергән һәм батып үлгән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 

Балыкчылар кармакларын да бушатырга өлгермәгән. Алар урынга килгәч, салып алган һәм йоклап киткән. Toyota Town Ace автомобиле төнлә суга төшеп киткән дип фаразлыйлар. 

Ир-атлар соңгы мизгелдә машинадан чыгарга маташкан булуы ихтимал. Ләкин алар минивен салонында тончыгып һәлак булган. 

Дүрт ир-ат мәете булган минивенны елгадан тартып чыгарганнар. Россия Тикшерү комитеты бу урыннан видео күрсәтте.


Коткаручыларны төнлә үк чакырганнар. Машинаны иртәнге якта гына судан тартып ала алганнар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар