news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мишә елгасына бозга мотоцикл белән кергән балыкчы баткан

Балыкчы ир-ат Мишә елгасына «Урал» мотоциклында килгән булган.

news_top
Мишә елгасына бозга мотоцикл белән кергән балыкчы баткан
Гадәттән тыш хәлләр министрлы

Татарстанның Лаеш районында балыкчы ир-ат батып үлгән. Ул Макаровка авылы янында Мишә елгасындагы бозга мотоциклда кергән булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

Коляскалы «Урал» мотоциклы астында боз ярылган һәм балыкчы суга төшеп киткән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фаҗига бүген көндезге уникеләр тирәсендә була. Шаһитлар 112 номерына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Унбиш минут эчендә урынга коткаручылар барып җитә. Алар һава мендәрендә йөри торган «Хивус-10» көймәсенә утырып, боз өстенә керә. Боздагы бәкедән мотоциклның бер өлеше генә күренеп тора. Хуҗа кеше исә якын-тирәдә күренми.

Коткаручылар шушы урыннан биш метр ераклыкта гына боз астыннан ир-ат мәетен табып ала.

Мәрхүмнең шәхесен ачыклыйлар. Аны судан алып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар