news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Балаларны университетка экскурсиягә алып килде». Пермьдә атышта танылган табиб үлгән

Аткан тавышларны ишеткәч, мәктәп укучылары агачлар арасына җиргә ята, телефоннарын сүндерәләр.

news_top
«Балаларны университетка экскурсиягә алып килде». Пермьдә атышта танылган табиб үлгән
Пермь өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы

20 сентябрьдә мәктәптә икенче сыйныфта укучы 30 бала Пермь дәүләт университетының ботаника бакчасына экскурсиягә килә. Экскурсия уникенче яртыда тәмамлана. Шул чакта университет территориясенә коралланган Тимур Бекмансуров килеп керә һәм атыш оештыра. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Беренче курста укучы 18 яшьлек Тимур биредә кешеләрне атып үтерә. Аткан тавышларны ишеткәч, мәктәп укучылары агачлар арасына җиргә ята, телефоннарын сүндерәләр, аларга олылар команда биреп тора. 

Мәктәп укучыларын экскурсиягә укытучы һәм бер баланың әбисе озата килә. Әби — танылган табиб Маргарита Энгаус була. Тимур Бекмансуров табибны атып үтерә.

Маргарита Геннадьевна Энгаус танылган табиб, эндоскопистом, ул 43 ел дәвамында кешеләрне дәвалау белән шөгыльләнә. Хезмәттәшләре аны бик яхшы дус, мәрхәмәтле кеше һәм бик оста белгеч иде дип искә ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар