Бәләбәйдә татар гимназиясен оештыручы Нурмөхәммәт Хөсәенов истәлегенә: «Сүзен әйтә белде»
Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә яшәп иҗат итүче тарихчы, тарихи китаплар авторы, җәмәгать эшлеклесе, Бәләбәй татар гимназиясен оештыручы һәм беренче директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов 23 майда вафат булды. «Интертат» хәбәрчесе мәрхүмнең хезмәттәшләре һәм дуслары белән сөйләшеп, әдип турында истәлекләр туплады.

Нурмөхәммәт Хөсәенов 1954 елның 31 августында Бишбүләк районы Мәнәвез-Мәскәү авылында туган. Казан дәүләт университетында укыган. 1989 елдан Бәләбәйның 17 нче мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли. 1994 елдан – Бәләбәй гимназиясе директоры. Бәләбәйдә татар мәктәбе ачу, татарча укыту турында ялкынлы чыгышлар ясый. 1995 елдан гимназия үз бинасына ия була. Бу – Татарстаннан читтә ачылган беренче татар гимназиясе.
2023 елда «Интертат» журналисты белән әңгәмәсендә ул: «Бәләбәйдә татар гимназиясе булдырмас өчен, түрәләр нык тырышты», – дигән иде. Нурмөхәммәт ага – 20 ел эчендә күп тапкыр хакимиятләр тарафыннан вазифасыннан куылып, мәхкәмә аша урынына кире кайта алган шәхес. Гимназияне ул 2015 елның 11 мартына кадәр җитәкли. Шул вакытта, пенсия яшенә җитү сылтавы белән, соңгы тапкыр вазифасыннан куыла.

Бәләбәйдә татар гимназиясе, 2023 ел
Фото: © Ләбиб Лерон
Нурмөхәммәт Хөсәенов 2002 елда Минтимер Шәймиев, Мортаза Рәхимов, Владимир Путин белән Казанда узган очрашуда җанисәп мәсьәләләрен кузгатып, «Башкортстанда татар булу авыр», – дип чыгыш ясап татар дөньясына танылды. Шуннан соң аңа һәм ул җитәкләгән гимназиягә каршы административ басым башлана. Мәхкәмә утырышлары була.

Фото: © Нурмөхәммәт Хөсәеновның шәхси битеннән/ https://vk.com/id131912198
«Аңа бик авыр туры килде, басым көчле иде»
Җәмәгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган укытучысы Венера Кудашева:
Нурмөхәммәт абзый татар гимназиясен ачучы гына түгел, ул бөтен җаны-көче белән гимназияне саклап калды. Аңа бик авыр туры килде, басым көчле иде. Үзе генә белә мәгърифәтчебез. Халкыбызның активистлары аны һәм гимназияне яклаучылар рәтендә булдылар. Җыелышлар узды. Милли мәгариф җитәкчеләре катнашты. Бик күп көч, дәлилләр кирәк булды. Директор җиңде. Әдәбият, уку әсбаплары артыннан Казанга бара иде. Үзе китаплар яза иде, тарих белән шөгыльләнде. Казан уку йортларына керүчеләр арасында иң күп татар балалары Бәләбәйдән. Туган телдә сөйләшү, уку, язу, аралашу – бик зур казаныш. Мәсәлән, Башкортстанда яшәүче күпсанлы татар халкына. Дөньяда аның сыман кешеләр булганга, шундый көчле уку йорты булдырганга, бәхетле кешеләр туган телен бала чактан өйрәнә алды. Болар бар да – Нурмөхәммәт абыйның фидакарь хезмәте. Аның хезмәтенә күрә, ул битараф булмаганга, телебез яши, үсә. Шундый укытучылар, җитәкчеләр күбрәк булсын иде. Урыны җәннәттә булсын.
«Бәләбәйнең иң соңгы татар «могиканы» иде, шәһәрдә аның эшен дәвам итүче калмады»
Язучы, публицист, 2022 елга кадәр «Бәләбәй хәбәрләре» газетасын чыгаручы-редактор Габдулла Вафин:
Мин Нурмөхәммәт абыйны үткән гасырның 90 нчы елларыннан ук беләм. Аның белән беренче тапкыр Уфада «Өмет» газетасында танышкан идек, шуннан соң аралашкалап тордык, өйләрендә сәгатьләр буе сөйләшеп, бәхәсләшеп утыра идек. Тормыш иптәше Мәрьям апаны да бик яхшы беләм. Нурмөхәммәт Хөсәенов Бәләбәй татар хәрәкәтенең башында торды. Шәһәрдә татар гимназиясе ачылуда да аның өлеше чиксез. Ул җитәкләгән елларда уку йорты диварларында татар рухы хөкем сөрде. Әмма бу – кайберәүләргә ошамады, аны эшеннән китәргә мәҗбүр иттеләр. Мин җитәкләгән «Бәләбәй хәбәрләре» газетына каршы кампания башлангач та татар матбугаты өчен бергә көрәштек. Нурмөхәммәт абый хисчән кеше иде, бу хәлләрне авыр кичерде. Берничә көн элек кенә «ватсаптан» язышкан, 10 июньнән соң очрашырга сөйләшкән идек. Кызганыч… Нурмөхәммәт абый Бәләбәйнең иң соңгы татар «могиканы» иде. Аяныч, шәһәрдә аның эшен дәвам итүче калмады.

Фото: © Габдулла Вафинның шәхси архивыннан
«Түрәләр өчен җайсыз кеше булды, үз сүзен бик тәвәккәл, чая итеп әйтә белде»
Язучы, «Бәләбәй хәбәрләре» газетасы журналисты Зәйфә Салихова:
Нурмөхәммәт абыйны безнең Бәләбәйдә генә түгел, барлык Башкортстанда, Татарстанда бик яхшы беләләр. Ул алгы сафта торучы милләтпәрвәр шәхесебез иде. Башкортстанда беренче татар гимназиясенең чын директоры, җитәкчесе булган кеше. Ул җаны-тәне белән әлеге гимназияне алга алып барды. Әлеге гимназия укучылар өчен генә түгел, ә барлык Бәләбәй татарлары өчен аерым татар дөньясы, безнең өчен чын оазис булды. Барлык татарлар аның тирәсенә җыелды. Нурмөхәммәт абый бик талантлы, иҗади кеше иде. Соңгы вакытта ул, тарихчы буларак, татарлар тарихы турында китаплар язарга тотынды. 2-3 атна элек аның белән озак кына сөйләштек. Китапның 2 нче томын эшлим, диде. Сизенгәндер инде, 3 нче томын да язасым бар бит, өлгерермен микән, мин бит авырыйм, өлгерсәм ярар иде, дигән сүзләр әйтте...
Без Нурмөхәммәт абый белән бергә бик күп эшләр башкардык. Үзебезнең район хәбәрләре газетасыннан башка аерым татар газеталары чыгара идек. Ул журналист буларак та бик көчле булды, үзе һәрвакыт шулкадәр гади, ихлас булды. Гимназиягә барсаң, ул кочак җәеп каршы ала, чәй эчертә, аның белән бөтен нәрсә турында сөйләшеп утырасың. Дөресен әйтик, түрәләр өчен җайсыз кеше булды инде. Чөнки ул үзенең сүзен бик тәвәккәл, чая итеп әйтә белде. Бәләбәй төбәгендә хәзер туган телнең хәле мөшкөл генә, тиражларны җыю бик кыен. Ул яктан Нурмөхәммәт абый һәрвакыт ярдәмгә килде, таяныч булды. Мәчеттә дә, татарлар арасында да «әйдәгез, язылыйк» дип торды, үз халкының чын улы булды.

Фото: © Зәйфә Салихованың шәхси архивыннан
-
Нурмөхәммәт Хөсәенов белән бүген Бәләбәйнең татар гимназиясендә хушлаштылар.
-
Нурмөхәммәт Хөсәенов: «Бәләбәйдә татар гимназиясе булдырмас өчен, түрәләр нык тырышты»