news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бала тудыру йортыннан репортаж: «Кичерешләрем әйтеп бетергесез...»

Әниләр көне – бу яктылык, җылылык һәм чиксез мәхәббәт бәйрәме. Һәрберебезнең тормыш юлы әни назыннан башлана. Шушы изге бәйрәм уңаеннан, журналистларыбыз Милена Новикова һәм Юлай Низаев иң мөһим урыннарның берсенә – бала тудыру йортына юл тотты.

news_top
Бала тудыру йортыннан репортаж: «Кичерешләрем әйтеп бетергесез...»
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров, Милена Новикова

Бала табу яки сабый каршылау өчен түгел, ә әни булу бәхетен кичергән һәм шушы могҗизалы вакыйгага әзерләнүче хатын-кызлар белән аралашып кайтырга бардык.

Әни, әнкәй… Әлеге кыска сүз үзендә күпме наз, йөрәк җылысын һәм яратуны саклый, аларны әйткәч тә, күңелләр йомшарып һәм яктырып китә. Аны әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Бала тәүге тапкыр күзләрен ачкач та йомшак кулларына алган, күз алмасыдай саклап, яратып, төн йокыларын йокламый, үзендә булган барлык җылылык белән назны биреп үстерә алар.

20 ел инвалид коляскасында гына булса да, бәхетле әни була алган

Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан бәйрәм булып узды. Булачак әниләр һәм күптән түгел бала тапкан аналар өчен табиблар бәйрәм оештырды. Шул ук көнне мәктәп укучылары өчен дә экскурсия булды.

Без авырлы ханымнарны гына түгел, бездә туган балалы әниләрне дә чакырдык. Перинаталь үзәктә беренче 3 игезәк балалары туган гаилә дә килде, – дип сөйләде хастаханәнең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Татьяна Шиһабетдинова.

Әйтергә кирәк, бәйрәм чарасы кунаклары арасында нәни кызы һәм ире белән 36 яшьлек Гүзәл Латыйпова да бар иде. Бала чакта аңа «сулыш юллары онкологиясе» диагнозы куелган була. Чире аркасында ул йөрүдән туктаган һәм менә инде 20 ел инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнә ала. Шуңа да карамастан, ел ярым элек хатын-кыз бәхетле – әни булу бәхетенә ирешкән.

Йөклелек яхшы узды. Монда, перинаталь үзәктә, табиблар бала тапканчы һәм аннан соң мине игътибар белән күзәттеләр. Миңа тормыш иптәшем Тимур булыша. Хәзер ул гел минем һәм кызыбыз янында булыр өчен, эшен калдырды. Ирем барысын да эшли: кызыбыз Еваны киендерә дә, биләүли дә, – дип сөйләде Гүзәл апа.

«Һәр кызга да әни булу бәхете һәм шатлыгы тәтесен»

Алга таба без әлеге вакытта бала тудыру йортында булган, әле әзерләнгән генә һәм инде сабыйларын тапкан әниләр белән аралашып алырга булдык.

Лаеш районыннан Людмила Мортазина:

Беренче тапкыр гына бала табуым. Кичерешләрем әйтеп бетергесез, көтеп алынган бала. Кыз көтәбез. Гендер-патилар ясап азапланмадык. Исемне алай тавыш-гаугасыз сайладык, Азалия дип кушарга ниятләдек. Әлеге бала тудыру йорты бик ошый. Киләчәктә дә монда кайтырга тырышырбыз, дигән өметтә.


Казаннан Айсылу Сафина:

Кызымны 13 ноябрьдә таптым. Кызык өчен гендер-пати ясап алдык. Исемен бала туганнан соң гына сайладык.

Тагын бер әни Миләүшә Вәлиуллина бу көнне тантаналы шартларда бала тудыру йортыннан өенә кайтып китте. Аны кадерле гаиләсе каршылады. Алар Арчада яшиләр икән, бик матур дини гаилә булып чыктылар.

Миләүшә Вәлиуллина:

Бу бала тудыру йортында беренче тапкыр. Миңа барысы да ошады. Яңа туган улыбызга Гадел дигән исемне сайладык. Мин бу исемне тәкъдим иттем, һәм барысына да ошады. Кызыбыз һәм улларыбыз энеләре белән бала тудыру йортыннан кайтуымны зарыгып көтеп торалар, сагынганнар. Гендер-патига килгәндә, мин аны кирәкле әйбер дип санамыйм. Әниләр көне уңаеннан теләгем – һәр кызга да әни булу бәхете һәм шатлыгы тәтесен. Һәм һәр әнинең баласы өчен йөрәге тыныч булсын.

Без, бик нык дулкынланып, 6 нчы оныгыбызны каршылыйбыз. Олы оныгыбыз сеңелкәш сораган иде дә, менә малай алып кайталар бит әле. Бәхетебез чиктән ашкан, Аллаһка шөкер. Балалар исән-сау булсыннар, тигезлектә үстерергә язсын, – дип, нәни Гаделне каршыларга килгән дәү әнисе дә хис-кичерешләре белән уртаклашып үтте.

Йөрәктән ургылып чыккан фикерләр

Бала тудыру йорты палаталарында һәм коридорларында аңлатып бетергесез бәхет мохите хакимлек итә. Ул яңа туган нарасыйларның елаулары булсынмы, шатлык белән тулы йөзле хатын-кызлармы, яки ак халатлы табиблар һәм акушеркалармы – барысы да дөньяга яңа кеше аваз салуга үзеннән зур тырышлык керткән. Монда һәр минут яңа тормыш туа. Журналистлар күргәнчә, йөзләгән әниләр үзләренең иң зур хыялларын тормышка ашыра – кулларына сабыйларын ала.

Бала тудыру йорты – гади хастаханә генә түгел, яңа өметләр, яңа бәхетләр һәм яңа гаилә тарихлары туган урын. Бала тудыру йортыннан чыкканда исә күңел түрендә игелекле бер генә теләк: кем әйтмешли, һәр кызның да биле калынаеп, әни булу сөенеченә ирешергә язсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар