Бала хакы (Лилия Гәрәева) - 2 өлеш
Икенче көнне дә, өченче көнне дә рәтләнмәде Хәтимә апа. Авыл фельдшеры килеп, кан басымын, температурасын үлчәгән булды. Ул гына дәваларлык түгел иде ахрысы чире, район больницасына салмый булмас, диде үзенә иярә кергән күрше хатынына.
Башы монда.
Эшкә батыр, көчкә егәрле булды Хәтимә апа. Андыйларга картлык та, чир дә мәңге кагыла алмас шикелле бит ул. Ләкин беркөнне Хәтимәнең көтүе куылмый калды.
— Гомер булмаганны, бу ни хәл? — дип кергән күрше хатыны Хәтимә апаны кызышып, авырып яткан килеш күреп, шаклар катты.
— Балаларыңа әйтик, — дигән сүздән коты очты Хәтимә апаның.
— Юк, юк, борчыйсы түгел! Иртәгә рәтләнәм мин, — дип, көчкә ризалатты күршесен.
Икенче көнне дә, өченче көнне дә рәтләнмәде Хәтимә апа. Авыл фельдшеры килеп, кан басымын, температурасын үлчәгән булды. Ул гына дәваларлык түгел иде ахрысы чире, район больницасына салмый булмас, диде үзенә иярә кергән күрше хатынына. Больница сүзе ишетелү белән, башын мендәрдән күтәрде Хәтимә апа.
— Әйтмәгез дә, төртмәгез дә! Бармыйм анда, — дип кырт кисте ул. Күз алдына балалары килде. Хәзер аларны эштән аерып, мәшәкатьләп, авылга кайтара, ди. Булмаганны!
Хәтимә апаның урынга ятуына атна-ун көн тулгач, күрше-күлән алай да балаларына шалтыратырга кирәк дигән фикергә килде. Өчесе бер булып җыелышып кайтырлар дигәннәр иде, иртәгесен капка төбенә кече малай гына кайтып туктады. Гомер буена аягөсте күреп ияләнгән әнисенең ябыгып, суырылып урында ятуын авыр кабул итте ул. Шул ук көнне авылдагы агроферма җитәкчесе белән сөйләшеп, әнисенең сыерын урнаштырды. Сарыкларын күрше-күлән алырга ризалашты.
Улының:
— Әни, монда берүзең генә кала алмыйсың, шәһәрдә больница белештем, шунда салабыз, — дигән сүзе Хәтимә апаның бөтен тынычлыгын алды.
— Улым, үз өемдә генә үлим, кузгатма инде, — дип инәлде ул.
— Сине монда кем карый? Миңа иртәгә эшкә, тегеләр дә кайта алмыйлар.
Тегеләр дигәне үзеннән олырак туганнары иде. Аның шулай икәнен үзе дә белә лә Хәтимә апа. Гомере буе балаларына артык мәшәкать китерүдән курыкты да инде.
Әнисенең ай-ваена карамыйча, машинага чыгарып утыртты аны кече малай. Чынлап та, бик ашыга иде ул, әле шәһәргә кайтып җиткәч тә, больница тирәсендә күпме вакыты узачак, һәр минуты исәптә чак болай да.
Яткан палатасы начар түгел иде Хәтимә апаның. Урыны да бик җайлы, йомшак…
Картлыктан һәм әҗәлдән дәва юк, диләр… Ялгызы тормыш йөге сөйрәгән ананың да гомер итәрлек егәре калмаган иде инде. Шунда больницада, җайлы, йомшак ятагында килеш җан бирде ул. Иртәгәсен балалары җыелышып килеп, әниләрен соңгы юлга әзерләде.
Әйбәт Хәтимә апаның балаларытырышлар, акыллылар. Эшләгән урыннарында да гел мактыйлар үзләрен. Күп нәрсәгә иреште алар, тик әниләренә генә кадер күрсәтәсен белмәделәр. Нишләтәсең, Хәтимә апаның гел бала хакы дип, аларның хакын гына хаклап яшәүнең чын бәясе иде бу.