Бала хакы (Лилия Гәрәева) - 1 өлеш
Эшкә батыр, көчкә егәрле булды Хәтимә апа. Андыйларга картлык та, чир дә мәңге кагыла алмас шикелле бит ул. Ләкин беркөнне Хәтимә апаның көтүе куылмый калды.
(Башы)
Балалары акыллы Хәтимә апаның. Өчесе дә укып, зур кешеләр булды. Өчесенең дә шәһәрдә тормышлары көйле, Аллаһка шөкер. Үзе дә бик тырышты инде Хәтимә апа шуларны кеше итәргә. Бер ярдәмчесез иде бит… Уйласа, уелыплар китә. Ире тракторга тапталып үлгәндә кечесе белән авырлы калды ул. «Әле җан да иңмәгән, вакытында алдырасыңмы әллә?» — дип киңәш бирделәр аңа. Әйе, андый гөнаһлы уй үз күңеленә дә килгәләде. Ләкин төшенә ире бик ачуланып кергәч, бу ниятеннән ваз кичте тагын. «Ике янына берәү генә сыяр әле. Ачлык заманы түгел, безнең әниләр сугыш чорында да үскән», — дип юанды ул.
Соңыннан тупырдап торган улын сөйгәндә Аллаһы Тәгаләнең күңеленә дөрес уй салганына куанып бетә алмады.
Үзе йокламаса йокламады, ял итмәсә итмәде, балаларын авыр эш белән артык интектермәде Хәтимә апа.
— Ник берүзең чиләнәсең, ат кадәрле балаларың ник бераз булышмый? — ди иде күршеләре.
— Булышмаган кая, булышалар. Әле укыйсылары, дәрес хәзерлиселәре бар бит… Үзем булдыра алганда, аларны борчыйсы килми, — дип җавап бирә иде ул. Соң, чыны шул. Аның балалары өчесе тиң бары дүрткә-бишкә укыды. И горурлана иде инде Хәтимә апа аларның уңышлары белән.
— Укыгыз, укыган булсам, мин дә фермада сыер койрыгы борып йөрмәс идем, — дип тәкърарлады ул. — Кара эшне кем дә эшли аны, укырга кирәк!
Юк ла инде, әти-әнисенә бер дә булышмый гына үсәмени авыл баласы?! Эшләштеләр инде анысы, бәрәңгесен бергә утыртып, бергә алдылар. Сыер-сарыкка да печәнне Хәтимә апа берүзе генә әзерләмәде, балалары кул арасына керде, билгеле. Ләкин шулай да әниләре аларны артыгын көчәндерергә теләмәде. Бераз селкенсәләр: «Барыгыз, бар, дәресегезне карагыз! Монысын үзем дә эшләп куям», — дип, тизрәк өйгә кертеп җибәрү ягын карады.
Балалары торышка өйгә җылы төшсен дип, таң белән миченә якты. Җылы ризык ашап китсеннәр дип, тизрәк ризыгын әзерләде. Әле үзе дә бер көн ферма эшеннән калмады бит. Ничекләр өлгергән дә ничекләр чыдаган диген син?! Җылы ризыгын, кайнаган чәйнеген мендәр астына яшереп, будильникны алтыга куяр иде дә, биш тулганчы фермага чабар иде. Балалары үзләре торып, әзерне ашап мәктәпләренә китәрләр иде. Әнә шулай үстерде ул өч алтын бөртеген.
Мәктәпне тәмамлаган берсе шәһәргә китеп, институтларга урнаша торды балаларның. Анысы да читтән карап торышка гына җайлы шикелле аның. Балаларын укырга кертер өчен, акчасын да, көчен дә кызганмады Хәтимә апа. Фермада эшләсә дә, күпләп мал асрады. Ул елларда авылларда дуңгызын да тоттылар, гөнаһ дип белмиләр иде әле. Хәтимә апа да елына бишәр дуңгыз симертте ул чорда. Дөрес, итен үзләре ашамыйлар иде, анысын алыпсатарлар җыеп алып китте. Кулга кергән акчасының тиенен дә әрәм итмәде ул — барысын да алма бөртекләренә багышлады.
Башкаларның балалары ял саен авылга ашкынганда, Хәтимә апа үзенекеләргә кайтып йөрмәскә кушар иде.
— Атна саен авылда бернәрсә дә калмаган. Ял итегез, театрына барыгыз, киносын карагыз, — дип тукып кына торды.
Балаларын мактап, укыган җирләреннән килгән хатларны урам буйлап очраган берсенә укыды Хәтимә апа. Мактарлык та шул! Берсе бер тәртип бозып, алак-шалак йөрмәде. Тырышып укыдылар, укыган берсе эшкә урнашып, үз көнен үзе күрә башлады. Борчымады алар әниләрен. Балалары өчен җаны тыныч аның. Эшләрендә дә мактаулы булдылар.
Пенсиягә чыккач та балаларын кайгыртудан туктамады Хәтимә апа.
— Әни, нигә берүзеңә интегеп сыер асрыйсың, бетер! — дип ачуландылар аны.
— Асрыйм әле. Көчем барында ник өйдә тик ятыйм? — дип, үзсүзләнде ул. Дөресен генә әйткәндә, һаман да балаларына булышасы килде. Сөтен, итен саткан акчаның бер тиенен дә үзенә тотмады, дисәм, өй түбәсен калайдан яптырып, йортын тышлаткан — үзенә тәгаенләнгән иң зур чыгымы шул булган икән.
Балаларының диңгез буенда, зәңгәр рәшәле тау итәгендә төшкән матур-матур фотоларын көтү каршыларга җыелган хатыннарга күрсәтеп мактанганда җаны май булып эреде ананың. Аның балалары бит! Күрше-тирәнекеләр шикелле, эчеп-тартып, әниләренең җилкәсен кимереп ятмыйлар.
— Балаларыңның кайтканы бер дә күренми? — ди күршеләре.
–Үзем барып торам бит яннарына, ник интегеп йөрсеннәр инде, эш калдырып…
Картайса да, балаларын кайгыртып, артык эштән аралап, аларны юк-бар йомыш белән борчымыйча яшәүне һаман да үз бурычы дип саный иде Хәтимә апа. «Үзем барам яннарына» диюе дә хак. Җай чыгу белән, күчтәнәчен төяп, шәһәргә кузгалды ул. Хәзер юл йөрүләре элеккеге шикелле түгел лә, акчаңны бирсәң, капка төбеннән утыртып алып китәләр, подъезд төбенә кадәр илтеп куялар. Подъезд төбе дип, болай гына, ияләнгән сүз дип кенә әйтә. Өчесе дә күптән үз йортлары белән шәһәр читендә яши инде аның балалары. Үзләре дә тырышты, булыша алган кадәр әниләре дә буш итмәде.
Аның пенсия акчаларын, ит-сөт саткан акчаларын җыеп үзләренә бирүенә уңайсызланмады алар. Ник уңайсызлансыннар? Хәтимә апа үзе шулай үстерде бит аларны: әниләре тиеш булса да, алар әниләренә берни дә тиеш түгелләр иде.
(Дәвамы бар)